Эра Җиһаншина

Эра Җиһаншина (Эра Гарәф кызы Җиһаншина) – Россия театр һәм кино артисты. РФ халык артисты (2005). «Алтын битлек» премиясе лауреаты (2014).

Тәрҗемәи хәле

1944 елның 1 февралендә Казанда туган. Балачакта эскрипкә белән мавыга. Ата-анасы каршы булса да, Мәскәүдә Щукин исемендәге театр укуханәсенә укырга керә. Укуын Ленинградта Зур драма театры каршындагы студиядә (Г. Товстоногов сыйныфы) тәмамлый (1965).[1]

Ленком исемендәге театрда (Ленинград) (1965-1976), Кишенәүдә рус драма театрында (1970), Мәскәү театрларында эшли. Г. Опорков, Г. Яновская, Р. Виктюк кебек режиссёрлар белән хезмәттәшлек итә. 2011 елдан Александр театрында (Санкт-Петербург).

Иҗаты

Уйнаган спектакльләре

Ленком театры

Файл:Э.Җиһаншина 1.jpg
«Антонина борылды» фильмында. 2009
undefined
Файл:Э.Җиһаншина 3.jpg
Эра Җиһаншина
  • «Өч бакырлык опера» (Трехгрошовая опера) Б. Брехт — Люси
  • «Изелгәннәр һәм мыскыл ителгәннәр» (Униженные и оскорблённые) Ф. Достоевский — Нелли
  • «Мария өчен акча» (Деньги для Марии) В. Распутин — Мария
  • «Кыңгырау кемне кисәтә» (По ком звонит колокол) Э. Хэмингуэй — Пилар
  • «Үрдәк авы» (Утиная охота) А. Вампилов — Галина
  • «Соңгылар» (Последние) М. ГорькийСофья
  • «Акчарлак» (Чайка) А. ЧеховАркадина

«Никита капкалары янында» (У Никитских ворот)

  • «Бәя» (Цена) А. Миллер

Мәскәү Тюзы

  • «Яшенле яңгыр» (Гроза) — А. Островский — Кабаниха

Р. Виктюк театры

  • «Фердинандо» А. Ручелло — Донна Клотильда

«Балтия йорты» (Балтийский дом)

  • «Гаепсездән гаеплеләр» (Без вины виноватые) А. Островский — Кручинина
  • «Ольга. Тыелган көндәлек» (Ольга. Запретный дневник) Е. Чёрная — Ольга Берггольц
  • «Плинтус артына җирләгез» (Похороните меня за плинтусом) П. Санаев – Әби

Фильмография

  • 1966 – Кар патшабикәсе (Снежная королева) — нәни юлбасар кыз
  • 1968 — Давыл алдыннан (Перед бурей) — Любовь
  • 1969 — Сезгә (Вам!)
  • 1976 — Таулар исән чакта (Пока стоят горы)
  • 1975 — Хәтер (Память)
  • 1976 — Күк карлыгачлары (Небесные ласточки) — Урсула
  • 1976 — Гадәти хәл (Житейское дело) — Зина
  • 1977 — Агачлар аягүрә үлә (Деревья умирают стоя)
  • 1981 — Мордар китү (Самоубийство)
  • 1981 — Зәңгәр карга (Синяя ворона) — Ням, асрау, хуҗабикә, санитарка
  • 1982 — Ут аша (Сквозь огонь) — Павлик анасы
  • 1983 — Магистраль
  • 1984 — Үтерүчегә-Гонкур премиясе (Убийце — Гонкуровская премия) — Катрин
  • 1985 — Гум-гам — музыка укытучысы
  • 1990 — Датасыннан башка искә төшерү (Воспоминание без даты) — мамка
  • 1991 — Чүплектәге кеше (Человек со свалки)
  • 1991 — Кире кайтмаучы (Невозвращенец) — Г. М. Григорьева
  • 1992 — Сер (Тайна)
  • 1994 — Эт елы (Год собаки) — Раиса Кожина
  • 1994 — Варёныйның соңгы эше (Последнее дело Варёного) — Светлана Андреевна
  • 1998 — Календула чәчәге (Цветы календулы) — Серафима Георгиевна
  • 1999 — Милли хәвефсезлек агенты-1 (Агент национальной безопасности-1) — Лидия Сергеевна
  • 1999 — Асылташ шәһәрендә маҗаралар-1 (Приключения в Изумрудном городе-1) — Тотошка
  • 2000 — Бандит Петербургы-2 — Маргарита Михайловна
  • 2000 — Ватык фонарлар урамы-3 (Улицы разбитых фонарей-3) — Вера Михайловна
  • 20002005 — Кара карга (Чёрный ворон) — Павел анасы
  • 2001 — Барон исемле (По имени Барон) — Мария Ильинична
  • 2002 — Челябумбия — Татьяна Ивановна
  • 2003 — Начар кәеф белән бисквит пешермәгез (Не делайте бисквиты в плохом настроении) — Регина Морская
  • 2003 — Сөюнең өч төсе (Три цвета любви) — Маша анасы
  • 2004 — Иванов һәм Рабинович — миллионер
  • 2004 — Хатын-кыз романы (Женский роман) — Алина Борисовна
  • 2005 — Империя һәлакәте (Гибель империи) — Панасиха
  • 2005 — Бары да бии (Танцуют все) — өлкән Белка
  • 2005 — Уяну (Пробуждение)
  • 2006 — Бәхет елмайды (Не было бы счастья)… — Лора анасы
  • 2006 — Очып барышлый (Пока он летал)
  • 2006 — Юлсызлык (Путина)
  • 2007 — Яулыклар (Платки) — Карга
  • 2007 — Корсак биюе (Танец живота) — Нина анасы
  • 2008 — Королёвтагы һуманоидлар (Гуманоиды в Королёве) — Клара Аркадьевна
  • 2008 — Сакла мине, яңгыр (Храни меня, дождь) — Профессор Манке
  • 2009 — Антонина борылды (Антонина обернулась)
  • 2009 — Туң йөрәк (Холодное сердце) — Надежда Ефремовна
  • 20102011 — Бары да яхшыга (Всё к лучшему) — Софья Введенская
  • 2011 — Бриллиант аулаучылар (Охотники за бриллиантами) — Лидия Ильинична
  • 2011 — Бару билеты (Проездной билет) — Софья Николаевна
  • 2011 — Югары хөкем (Небесный суд) — зираттагы хатын
  • 2012 — Хатын-кыз патшалыгы (Бабье царство) — Матильда Карловна
  • 2012 — Мин булмасам, кем (Кто, если не я?) — Серафима Ильинична
  • 2012 — Килешү буенча әни (Мама по контракту)

«Алтын битлек» премиясе

Золотая маска омского театра кукол АРЛЕКИН.jpg

2014 — «Алтын битлек» премиясе – Ф.М. Достоевскийның «Уенчы» (Игрок) әсәре буенча Александр театрында (Санкт-Петербург) куелган «Литургия zero» (режиссер Валерий Фокин) спектаклендәге роле өчен (иң яхшы уйналган икенче пландагы роль номинациясе буенча) [2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • РСФСР атказанган артисты (1980)
  • РФ халык артисты (2005)
  • 1998 – К. Станиславский премиясе
  • 1999 – В. Стржельчик исемендәге театр премиясе
  • 2008 – «Алтын софит» театр премиясе
  • 2014 — «Алтын битлек» премиясе

Искәрмәләр