Каюм Бариев
Каюм Бариев, Каюм Барый улы Бариев (1898 ел, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Дәүләки - 1976 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма артисты, Татарстан АССР атказанган артисты (1959). Казан театр училищесының беренче чыгарылышыннан (1926).
Тәрҗемәи хәле
1898 елда Казан губернасы (хәзерге Апас районы) Дәүләки авылында туган. Татар театр техникумын беренче чыгарылыш студенты буларак тәмамлаган (1926).
Иҗаты
1926 елдан Г. Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый һәм гомере буе әлеге театрга тугърылыклы булып кала. Кечкенә, эпизодик рольләрдә дә ышандырырлык итеп уйный.
Уйнаган рольләре
- Мулла — «Мактаулы заман» Таҗи Гыйззәт
- Ахун — «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт
- Поручик Резников — «Мулланур Вахитов» Нәкый Исәнбәт
- Тарҗегунов — «Габбас Галин» Шәриф Камал
- Мөәзин — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин
- Бикчәнтәй — «Наёмщик» Таҗи Гыйззәт
- Шапкин — «Яшенле яңгыр» Алексей Островский
- Мөгаллим — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал
- Хәйри — «Каюм Насыйри» М. Гали һәм Хөсәен Уразиков
- Стамескин — «Мылтыклы кеше» Николай Погодин
- Растаковский — «Ревизор» Николай Гоголь
- Җиһанша — «Әбли авылы» Фатих Хөсни һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1959 ― ТАССР атказанган артисты
Әдәбият
- Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. ISBN 5-298-00708-2