Хөсәен Уразиков

Хөсәен Уразиков, Хөсәен Ибраһим улы Уразиков (18941977) — драма артисты, режиссёр, драматург Татарстан АССР халык (1945), РСФСР (1950) атказанган артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле

1894 елның 7 (19) гыйнварында Сарытау губернасы Дергачев өязе (хәзерге Сарытау өлкәсе Дергачев районы) Сәфәр авылында туган[1]. Самар хәрби округы каршындагы татар музыка-драма студиясен беренчеләрдән булып тәмамлаган (1920). Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар студиясендә укый (Газиз Айдарский, Сара Садыйкова, Гөлсем Камская, Асия Измайлова белән бергә).

Хезмәт юлы

Иҗаты

Артист иҗат иткән төрле характердагы образларга тормышчанлык, халыкчанлык хас. Аларның бөтенесе диярлек шигърилеге, гадилеге, акыллы һәм бераз хәйләкәр булулары белән аерылып торалар.

Атаклы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында «Каюм Насыйри» исемле тарихи пьесасы Мөхәммәт Гали белән бергә язылып, 1945 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.

Тәрҗемә өлкәсендә дә эшли: Киршонның «Икмәк» (Хлеб), «Чудесный сплав» әсәрләрен тәрҗемә иткән.

Куйган спектакльләре

Уйнаган рольләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1945 Татарстан АССРның халык артисты
  • 1950 РСФСРның атказанган артисты
  • РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе

Чыганаклар

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. М. Арсланов. Хөсәен Уразиков. Тормышы һәм иҗаты. Казан: ТКН, 1986.