Альбина Гашигуллина
Альбина Рафис кызы Гашигуллина (рус. Альбина Рафисовна Гашигуллина; 1 июль 1998, Казан) — драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2020 елдан).[3]
Тәрҗемәи хәле
1998 елның 1 июлендә Татарстанның Казан шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлый. 2016—2020 елларда Казан театр училищесында укый.
2020 елда уку йортын тәмамлый һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый[3]. Әмма ул театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, институтта укыганда ук, күмәк күренешләрдә чыгыш ясап башлап җибәрә, тамашачыга күбрәк Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» спектаклендәге Алинә һәм Хәй Вахитның "Кияүләр"ендәге Банат рольләре аша таныла[3].
2023 елда Россия театр сәнгате институтында — ГИТИСта «Сәхнә киңлегендә пластик культура» программасы буенча квалификация күтәрү таныклыгын ала[4].
Репертуар
- «Асылкош» Туфан Имаметдинов — Агачлар, утлар, еланнар;
- «Утка очкан күбәләктәй…» Харисов Зөфәр — Кәримә;
- «Карурман» Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова — Пластика;
- «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» Сәрдәр Таһировский (Венгрия) — Әни;[5]
- «Галәм. Әгъләм» Мөдәррис Әгъләмов;
- «Сәйдәш. Йокысызлык» Луиза Янсуар, Резеда Гарипова — Танго биюче;
- «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» Туфан Миңнуллин — Алинә;
- «Хыялый» Салават Әбүзәров — Яшь Шәрифә;
- «Гашыйклар тавы» Илдар Юзеев — Мөнирә;
- «Назлы кияү» Кәрим Тинчурин — Зөһрә;
- «Эх, алмагачлары!» Шамил Фәрхетдинов — Укытучы;
- «Кияүләр» Хәй Вахит — Банат;
- «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Авыл яшьләре;
- «Күрәсем килгән иде…» Исламия Мәхмүтова — Гөлназ;[6]
- «Төш» Туфан Миңнуллин — хор;
- «Сәйдәш. Йокысызлык» — Танго биючеләр;
- «Ал яулык, зәңгәр шәл» өч пәрдәле опера, («Умай» лабораториясе)[7];
- «Мәдинә» — Нәфисә[8];
- «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» — Матурова[9].
Бүләкләре
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы[10].
Искәрмәләр
- ↑ https://tinchurinteatr.ru/team/гашигуллина-альбина-рәфис-кызы/
- ↑ https://tinchurinteatr.ru/team/
- ↑ 1 2 3 https://tinchurinteatr.ru/ru/team/гашигуллина-альбина-рәфис-кызы/
- ↑ Гашигуллина Альбина Рәфис кызы – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (рус.). tinchurinteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Премьера в театре имени Тинчурина: «Ядәч! Исемдә!» на «Хадишке» | Миллиард Татар | Яндекс Дзен
- ↑ Дорогу молодым — в Тинчуринском театре сделали замену по возрасту — Реальное время
- ↑ Ал яулык, зәңгәр шәл (“Умай” лабораториясе) – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (рус.). tinchurinteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Язмышыңны кемнәр яза, Мәдинә-гөлкәем яки азгын хатын турында «хәләл» спектакль. 21 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Альбина Гашигуллина: «Яшьләрне театрга җәлеп итү буенча идеям бар...» idel.top. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 гыйнвар 2026.
- ↑ Гашигуллина Альбина Рафисовна — Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина (рус.). tinchurinteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 гыйнвар 2026.