Шамил Фәрхетдинов
Шамил Тимергали улы Фәрхетдинов (1971 елның 18 августында туган) — Россия актеры, драматург, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2003). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, әдәби бүлек мөдире, балалар һәм өлкәннәр өчен пьесалар авторы. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Тормыш юлы
Шамил Тимергали улы Фәрхетдинов 1971 елның 18 августында Татарстан Республикасының Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа.
1978–1989 елларда профессор М. Габдрахманов исемендәге Яңа Ибрай урта мәктәбендә укый. Мәктәп елларында үзешчән театр түгәрәкләрендә актив катнаша. 1989 елда Казан театр училищесына укырга керә.
1993 елда училищены тәмамлаганнан соң, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист булып эшли башлый һәм бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт итә. 1998 елдан актерлык хезмәте белән бергә театрның әдәби бүлеге мөдире вазифасын да башкара, әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнә.
2001 елдан — Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Иҗаты
Шамил Фәрхетдинов Тинчурин театры сәхнәсендә дөнья классикасы, рус һәм татар драматургиясе әсәрләренә нигезләнгән 40 тан артык роль башкара.
Рольләре
- Равил — «Җаным жәл түгел сиңа» (Г. Зәйнашева);
- Марат — «Яңадан мәхәббәт турында» (Х. Вахит);
- Надир мәхдүм — «Сүнгән йолдызлар» (К. Тинчурин);
- Ламб — «Кураж ана һәм аның балалары» (Б. Брехт);
- Мортаза — «Хикмәтле доклад» (К. Тинчурин);
- Әхмәт — «Гөлшаян» (М. Әмир);
- Зиннәт — «Бер тамчы ярату» (Н. Гыйматдинова);
- Сатин — «На дне» (М. Горький).
Надир мәхдүм роле өчен «Иң яхшы ир‑ат роле» номинациясендә К. Тинчурин исемендәге V Республика театр фестивалендә (Казан, 1999) һәм төрки халыкларның «Нәүрүз» III Халыкара театр фестивалендә (Уфа, 2000) төп бүләкләргә лаек була.
Драматургия
1993 елда Тинчурин театры тарихында беренче балалар спектакле буларак Шамил Фәрхетдиновның «Әкият турында әкият» пьесасы сәхнәләштерелә. Аның уннан артык әсәре республика театрларында һәм телевидениедә куелган:
- «Алтын алма»;
- «Мыгырдык»;
- «Али баба һәм өч карак»;
- «Саламторхан яки бәхет гөле»;
- «Әптери солдат маҗаралары»;
- «Шифалы су» (конкурс лауреаты).
Китаплары
- Әкият турында әкият: әкият‑пьесалар. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. — 240 б. — 3000 экз.
Искәрмәләр
Иҗаты турында мәкаләләр
- Мөхәммәтова Р. Исмәгыйль белән Мәхдүм // Ватаным Татарстан. — 2000. — 28 гыйнвар;
- Гыйматдинова Н. Кемгә уен, кемгә яшәү // Идел. — 2000. — № 10. — 10–11 б;
- Хәмидуллина Р. Балачактан сәхнә сихерләгән // Шәһри Казан. — 2001. — 26 октябрь;
- Хәйруллина Л. Мин реалист хыялый… // Татарстан яшьләре. — 2003. — 27 сентябрь.
Сылтамалар
- Фәрхетдинов Шамил. Татарстан язучылар берлеге сайты
- Шамил Фәрхетдинов 2021 елның 12 апрель көнендә архивланган.. Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009