Марсель Җаббаров
Марсель Бәкер улы Җаббаров (рус. Заббаров Марсель Бакирович, 12 март 1947, Түбән Бәрәскә, Татарстан АССР[1]) — Росия драма актёры, режиссёр, тәрҗемәче, драматург. 1968―1996 елларда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, 1996—2018 елларда Казан федераль университетында эшләп килүче «Мизгел» яшьләр театрының (беренче) режиссёры. Татарстан АССР атказанган (1986) һәм халык (1991), Россия Федерациясенең атказанган (2004) артисты.
Тәрҗемәи хәле
1947 елның 12 мартында Татарстан АССР Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында туган. 1951 елда гаиләсе авылдан Казанга күченә, балачагы шәһәрдә уза, рус мәктәбендә укый. Казан театр училищесын тәмамлаган (1968). 1968―1996 елларда Татар дәүләт драма һәм комедия театрында (1988 елга кадәр Республика татар күчмә театры) эшли. 1996 елның сентябреннән 2018 елга кадәр Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (2011 елдан КФУ составында) татар филологиясе факультеты базасында оештырылган «Мизгел» театр студиясе җитәкчесе.
Иҗаты
Театрга килгәч, үзен психологик юнәлештәге актёр буларак белдерә. Шул ук вакытта ул аерым энергетикага, билгеле бер магнетизмга ия була. Роль әзерләгәндә, аңа геройларының тәртибендә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен эзләү кызык була. Актёр жанрга туры килгән башкару манерасын да табарга тырыша. Беренче елларда, нигездә, уңай геройларны, интеллектуаль һөнәр ияләре ролен уйный. Моның сәбәбе — интеллигент кыяфәте, эчке рухи дөньясы булу. Еллар узу белән иҗади диапазон киңәя һәм актёр характерлы тискәре персонажлар ролен уйный башлый. Ул башкарган барлык геройларына — уңай һәм тискәреләренә актёр шәхесенең гомуми үзлекләре хас. Алар барысы да уйлый белә, аларда тышкы пафос юк, ләкин эчке рухи байлык бар, аеруча уңай геройларда. А. Дударев, М. Сторожев, С. Шәкүров, Р. Ханнанов, Д. Салихов әсәрләре буенча спектакльләр куя[2]. Заманында Тинчурин театрын стационар биналы итү өчен Мәскәүгә кадәр барып, татар артистларының күптәнге хыялын тормышка ашыруда катнашкан.
Башкарган рольләре
- Гөлүс — «Бөркетләр кыяга оялый», И. Юзеев;
- Незнамов — «Гаепсездән гаеплеләр», А. Островский;
- Юрий — «Июнь — җәй башы», Ю. Эдлис;
- Халик — «Кыр казлары артыннан», И. Юзеев;
- Тәминдар — «Сихерче», Н. Гыйматдинова[3];
- Абдулла — «Хөрмәләрне бушлай бирмиләр», С. Җамал;
- Утташ — «Итил суы ага торур», Н. Фәттах;
- Идрис — «Мәхәббәтне сакла», Х. Төхвәтуллов%
- Рухани — «Кураж анакай һәм аның балалары», Б. Брехт һ.б[4].
«Мизгел» театр студиясе
1996 елның сентябреннән 2018 елга кадәр Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (2011 елдан КФУ составында) татар филологиясе факультеты базасында оештырылган «Мизгел» театр студиясе җитәкли. 1996 елның сентябрендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (2011 елдан КФУ составында) татар филологиясе факультеты базасында ректор Рүзәл Йосыпов инициативасы белән театр студиясе оештырыла[5]. Беренче спектакль — «Үзебез сайлаган язмыш» (1997).
Театр студиясенең беренче көннәреннән баш рольләрне уйнаган кеше — хәзерге декан Рамил Мирзаһитов. Студентлардан тыш, спектакльләрдә укытучылар да катнаша. 1998 елда «Кырларым — тугайларым», «Ай булмаса, йолдыз бар», Әнгам Атнабаевның «Ул кайтты» куела. Әмирхан Еникинең «Рәшә» повесте сәхнәләштерелә.
2006 елда Татар театрының 100 еллыгына багышлап Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» спектакле куела. Малик ролен башкарган Илназ Баһавиев бәйгедә «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә җиңә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1986 — Татарстан АССР атказанган артисты;
- 1991 — Татарстан АССР халык артисты;
- 2004 — Россия Федерациясенең атказанган артисты.
Искәрмәләр
- ↑ Җаббаров Марсель Бәкер улы / Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 96нчы бит.
- ↑ Ильтани Илялова. Заббаров Марсель Бакирович / Народные артисты. К.: «Магариф-Вакыт», 2011.
- ↑ Н. Гыйматдинова. Ул бүтән иде. Сәхнә, 23.01.2019.
- ↑ Марсель Заббаров. Кино-Театр.Ру.
- ↑ Мөршидә Кыямова. Марсель Җаббаров — сизгер психолог һәм оста педагог — Рәдиф Җамалетдинов. Татар-информ, 18.03.2017.
Сылтамалар
- Марсель Заббаров. Кино-Театр.Ру [рус.]
- Заббаров Марсель Бакирович. Казанский театральный музей