Энҗе Яруллина

Энҗе Мөдәрис кызы Яруллина (рус. Яруллина Эндже Мударисовна; 8 февраль 1986, Сикертән, Татарстан АССР) — драма артисты, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2005 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы[1]. Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле

undefined
undefined
undefined

1986 елның 8 февралендә Татарстанның Арча районы Сикертән авылында туа[2]. 2001 елда мәктәпнең 9 нчы сыйныфын тәмамлап, Казан театр училищесына укырга керә. Уку йортын 2005 елда тәмамлагач, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли. 2008 елда читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. Анда театр факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасында белем алып, 2012 елда актёр белгечлеге буенча тәмамлап чыга[1].

Театр

Театрдагы иҗат юлын, училищеда беренче курста укыган чагында ук, күмәк күренешләрдә чыгыш ясап башлый. Сәхнәдәге беренче ролен 2001 елда башкара: ул Рәдиф Сәгъдинең «Гүзәл Аппаксылу» спектаклендә Әкиятче һәм Куштанбикә образларын тудыра. Киң танылуны аңа Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» спектаклендәге Фирүзә роле китерә.

Репертуар

Репертуарында 40 тан артык роле бар:

Гаилә хәле

Ире — Фәнис Яруллин. Алар 2011 елның 9 сентябрендә өйләнешәләр. Ике кызлары бар (Сәмирә, Әминә). *Сәмирә – Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе, төрле иҗади проектларда да катнаша[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 http://karievteatr.ru/collective/yarullina_endzhe_mud
  2. «Әтиемнең васыятен үтәдем» | Безнең гәҗит (рус.). beznen.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2026.
  3. Энже Яруллина — ВКонтакте
  4. Энҗе Яруллина - Татарстанның атказанган артисты! tat.karievteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2026.

Тема буенча өстәмә