Йолдыз Миңнуллина

Йолдыз Миңнуллина (Йолдыз Фәрваз кызы Миңнуллина) — XXI гасыр татар шагыйрәсе, журналист. «Калеб» иҗади берлеге лидерларының берсе. «Яңа татар прозасы» конкурсын оештыручы. «Яңа татар пьесасы-2007», «Тантана» (2022) премияләре лауреаты. ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә туа. Татар гимназиясен тәмамлый. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. Әдәбиятка булган мәхәббәте КФУның татар филологиясе факультетына алып килә. Аны тәмамлагач, Мәскәүдә Әдәбият институтында укый.

2002 елдан «Ялкын» журналында эшли башлый. 2011 елдан алып 2016 елга кадәр журналның баш редакторы була.[1]

Иҗаты

2011 елда Татарстан китап нәшриятында «Күк тирмәсе» дигән бердәнбер[2] шигырьләр җыентыгын бастыра.

«Зөһрә» (Кариев театры), «Мергасовский», «Төшке ялдан соң» спектакльләре авторы.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2007 ― «Яңа татар пьесасы-2007» премиясе
  • 2022 ― «Тантана» премиясе ― «Сезон уңышлары өчен» (рус. За достижения в сезоне) номинациясендә[4]

Әдәбият

  • Күк тирмәсе : шигырьләр / Йолдыз Миңнуллина. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2011. - 46, [1] с. : ил.; 17 см.; ISBN 978-5-298-02049-7.
  • Йолдыз Миңнуллина. // Ак юл. Яшь язучылар иҗаты (төзүчеләр Ркаил Зәйдулла, Вакыйф Нуриев). Казан, 2012, 7-19нчы бит. ISBN 978-5-4428-0003-6