Вера Минкина

Вера Егор кызы Минкина (1918 елның 9 сентябре2011 елның 20 сентябре) — драма артисты, 1952—2011 елларда Камал театры актрисасы, ТАССР (1968) һәм РСФСР (1977) халык артисты.

Тәрҗемәи хәле

1918 елның 9 сентябрендә Чистай районының Бахта авылында дөньяга килә. Казанга килеп Театр техникумына укырга керә, аны 1938 елда тәмамлый. Иҗат юлын Республика татар күчмә театрында башлый. 1952 елдан исә ул — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы. Биредә ул 60 тан артык ел хезмәт итә.

Артистка 2011 елның 20 сентябрендә Казанда вафат булды[2].

Рольләр

Спектакль Драматург Башкарган роле
«Кыз урлау» Мостай Кәрим Уңганбикә
«Дошманнар» Максим Горький Полина
«Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Ма-лай
«Зифа» Нәкый Исәнбәт Кәләмзә
«Чаткылар» Таҗи Гыйззәт Гыйльмениса
«Беренче театр» Галиәсгар Камал Факиһә
«Кол» Гильерме Фигейредо Мелита
«Баһадирлар» Николай Погодин Мария Ильинична
«Күк капусы ачылса» Хәй Вахит Бибиәсма
«Әбиләргә ни җитми» Флорид Бүләков Хөлә
«Моңлы бер җыр» Туфан Миңнуллин Ана
«Җимерелгән бәхет» Александр Островский Степанида
«Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш Екатерина
«Әлдермештән Әлмәндәр» Туфан Миңнуллин Хәмдебану
«Гөргөри кияүләре» Туфан Миңнуллин Палый

Фильмография

  • 1993 — «Италия контракты» (рус. Итальянский контракт, Россия, Ренат и К` студиясе, режиссер Владислав Чеботарев (II) — эпизод.
  • 1981 — «Зифа оныгы – Ришат» (рус. Ришад — внук Зифы, СССР, Горький исемендәге киностудия, режиссер Марк Осепьян) — Зифа.
  • 1975 — «Хәзинә» (рус. Клад, СССР, Свердловск киностудиясе, режиссер Ольгерд Воронцов) — Мәгыйшә, Әнвәрнең анасы[3].

Искәрмәләр

  1. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  2. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Вера Минкина вафат булды
  3. Вера Минкина. kino-teatr.ru [рус.]

Сылтамалар