Рөстәм Галиев (1960)

Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев (Рөстәм Галиев, рус. Галиев Рустям Валиахметович, 27 август 1960, Киекле, Татарстан АССР) — театр режиссёры, актёр. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы, аның режиссёры (1989 -2024 елларда) һәм директоры (2009-2025 елларда). Татарстанның халык артисты (2011), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006).

Тәрҗемәи хәле

1960 елның 27 августында Татарстан АССР Нурлат районы Киекле авылында туган. Казан театр укуханәсенең актёрлык бүлеген (Марсель Сәлимҗанов курсы, 1987) тәмамлый. Соңрак Мәскәү дәүләт мәдәният институтында (2010) читтән торып югары белем ала. Армия сафларында хезмәт итә.

Хезмәт юлы

Иҗат юлын авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып башлый. 1980–1981 елларда Минзәлә татар дәүләт драма театрында сәхнә эшчесе һәм актёр булып эшли. Студент елларында Илһам Шакировның концерт бригадасында нәфис сүз остасы буларак чыгыш ясый. 1987 елда укуханәне тәмамлагач, Әлмәт татар дәүләт драма театрына эшкә җибәрелә.

Әлмәт театрындагы рольләре

Түбән Кама татар дәүләт драма театры

Рөстәм Галиев Түбән Камада татар драма театрының оештыручысы булып санала, ул аның беренче режиссёры була.

1989-2024 елларда Түбән Кама татар дәүләт драма театры режиссёры вазифасын башкара.

2009-2025 годы — Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры була.

Беренче куйган спектакле — Т. Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» музыкаль комедиясе.

Театрда режиссёрлыктан тыш, ул «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсен җитәкли, балалар өчен «Әллүки» һәм «Бишегем» театрларын оештыра. Утыз елдан артык иҗат дәверендә 70 тән артык спектакль сәхнәләштерә.

Сәхнәләштергән әсәрләре

Башка театларда куйган спектакльләре

  • К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында: К. Тинчурин, «Җилкәнсезләр» драмасы;
  • Чаллы татар дәүләт театрында: Т. Миңнуллин, «Безнең авыл кешеләре» комедиясе;
  • Әлмәт татар дәүләт драма театрында: М. Кәрим, «Кыз урлау» комедиясе;
  • Буа дәүләт драма театрында: Т. Миңнуллин, «Рафинад» музыкаль комедиясе.

Фильмография

  • «Бибинур» (2010) — Габдуллаҗан;
  • «Язгы аҗаган» (телесериал) — Гази;
  • «Яшәешнең гүзәл мизгелләре» (документаль фильм) — режиссёр.

Искәрмәләр

Әдәбият

  • Һәдия Хәбибуллина. Ак йолдызың синең. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2001;
  • Һәдия Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006.