Диләрә Фазлыева
Диләрә Рәис кызы Фазлыева (рус. Диляра Раисовна Фазлиева, 29 март 1993, Казан) — Россия драма актрисасы, Әлмәт татар драма театры артисты (2015 елдан башлап)[1] «Тантана» премиясе лауреаты (2017).
Тәрҗемәи хәле
1993 елның 29 мартында Татарстанның Казанда туа[1]. Кечкенәдән үк иҗатка тартыла. 2000 елда мәктәпкә укырга керә. 2011 елда, 11нче сыйныфны тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Аны 2015 елда тәмамлый һәм Әлмәт татар драма театрына эшкә кабул ителә. Кияүдә.
Театр
2015 елда Казан театр укуханәсен тәмамый һәм Әлмәт театры коллективына кабул ителә. Беренче рольләренең берсе Олжас Жанайдаровның «Кибет» спектаклендәге Карлыгач образы була. Тамашачыларга күбрәк шул образы һәм Фәтхи Борнашның «Яшь йөрәкләр» спектаклендәге Сәрби роле буенча таныш[1].
2017 елда «Кибет» спектаклендәге Карлыгач образы өчен «Дебют» номинациясендә «Тантана» республика театр премиясе лауреаты исеменә лаек була. Шул ук елда Әлмәт шәһәренең «Ел актёры» премиясе лауреаты була.
2018 елда «Алтын битлек» театр премиясе, 2022 елда «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» премиясе номинанты була.
Кинематограф
2025 елда Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә төшерелә башлаган «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалында төп рольне берен башкара[2].
Башкарган рольләре
- Карлыгач – «Кибет» (О. Жанайдаров);
- Хәнифә – «Качаклар» (Н. Исәнбәт);
- Бертуганның кызы – «Бистә фәрештәсе» (Б. Брехт);
- Маняның анасы, Ваняның сыйныфташы – «Как прожить без взрослых» (Т. Воронина);
- Лилия – «Дөнья киң түгел икән!» (З. Хәким);
- Принцесса – «Играем маленького Мука» (Э. Шахов);
- Сәрби – «Яшь йөрәкләр» (Ф. Борнаш);
- Ләйсән – «Хыял йорты» (И. Зәйниев);
- Ләйсән – «Синсез килгән язлар» (З. Кадыйрова);
- Чибәр җиңги – «Агыйделнең аръягында» (Х. Сәрьян);
- Фәрештә – «Ул әле өйләнмәгән иде» (Г. Исхакый);
- Фатыйма Мөдәрисова – «Нечкәбил» (М. Гыйләҗев);
- Бирдебек – «Явыз» (Р. Зәйдулла);
- Зиләйлә, биюче, медсестра – «Йорт» (Р. Сабыр);
- Нурия – «Җиләкле җәй» (И. Зәйниев);
- Кекка – «И'тальян» (К. Гольдони);
- Алия – «Курку» (З. Хәким).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Ире — Әлмәт театры артисты Айзил Фазлыев. Кызлары бар[4].
Фотосурәтләр
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Фазлиева Диляра Раисовна | Альметьевский драматический театр
- ↑ «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалында төп рольләрне Диләрә Фазлыева һәм Артем Пискунов башкарачак. Татар-информ (8 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.
- ↑ Номинанты Театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана» («Триумф») – 2022. mincult.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Диләрә Фазлыева: «Театрдан балама вакыт аз кала дип, кайчагында намусым уяна». intertat.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.