Кәрим Гыйльманов

Гыйльманов Кәрим Ибраһим улы — артист Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1954) .

Тәрҗемәи хәле

Биектау районы Мүлмә авылында туа. Татар театр техникумын тәмамлагач, 1933–1937 елларда Казан эшче театрында хезмәт итә. 1938 елда Татар академия театрына күчә. 1951–1958 елларда театрның директоры була. Бөек Ватан сугышында катнаша. ТАССРның атказ. сәнг. эшл. — 1957 ел.

Аның рольләре:

  • Боровский — «Диңгездәгеләр өчен» (Б.Лавренев)
  • Крофт — «Ул килде» (Дж. Пристли)
  • Розенбах — «Изге әманәт»
  • Мидхәт — «Чын мәхәббәт» (Т.Гыйззәт)
  • Фәрит — «Тормыш җыры» (М.Әмир), Самсонов — «Мылтыклы кеше» (Н.Погодин)
  • Тәфкилев — «Пугачев Казанда» (Ә.Фәйзи)
  • Миловзоров — «Гаепсездән гаеплеләр» (А.Островский)
  • Рандольф — «Икенче фронт артында» (В.Собко)
  • Шпекин — «Ревизор» (Н.Гоголь)
  • Нәби — «Мулланур Вахитов» (Нәкый Исәнбәт) һ. б.

Сылтамалар