Роберт Мортазин
Роберт Габделнур улы Мортазин (Роберт Мортазин, рус. Роберт Габделнурович Мустафин, 7 гыйнвар 1958, Иске Өҗем, Татарстан АССР) — Россия театр эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 2002—2013 елларда Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры.
Тормыш юлы
1958 елның 7 гыйнварында Татарстанның Әтнә районы Иске Өҗем авылында туа. 1982 елда Казан театр училищесын, 2009 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый.
В 1983—1984 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.
1984 елдан К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты булып эшли башлый. 1987 елда, театрының үз бинасы булдырылганнан соң, җитәкчелек эшенә күчерелә — сәхнәләштерү бүлеге мөдире, баш администратор, директор урынбасары булып эшли[1].
2000—2002 елларда — Г. Камал исемендәге академия театрында баш администратор.
2002—2013 елларда — Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамачы театры директоры[2]. 2017 елга караган мәгълүматлар буенча, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында директор урынбасары булып эшли[3].
Г. Кариев исемендәге театрдагы эшчәнлеге
Роберт Мортазин җитәкчелеге астында Яшь тамачы театры берничә халыкара конкурста, шул исәптән «АРТ-ОРДО» Халыкара театр фестивалендә, «КУГУ-СОРТА» этно-арт театр фестивалендә, «Нәүрүз» VIII Халыкара театр фестивалендә җиңүләр яулый. Шулай ук Яшь тамачы театры Роберт Мортазин җитәкчелеге астында беринчә грант ота[4].
2007 елда «Татар-информ» Республика мәгълүмат агенлыгы Роберт Мортазин турында болай дип яза:
| Яңа директор Роберт Мортазин һәм баш режиссер Ренат Әюпов килү белән Татар яшь тамашачы театрында күп нәрсә үзгәрде. Соңгы елларда театрның үсеше күзгә күренеп тора. Бишкәк шәһәрендә узган ике конкурста катнашуларын искә төшерү дә җитә. Беренче тапкыр «Сак-Сок» спектакле өчен икенче урын бирелгән булса, «Печән базары» аларга беренче урынны китерде. Театрның бу казанышларын инде беркем дә шик астына куймас, чөнки һәр спектакльнең үз йөзе, үз характеры бар[5]. |
2008 елда Г. Кариев театрында Роберт Мортазинның 50 яшьлек юбилее билгеләп үтелә. Бу уңайдан Мортазинга Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә[6].
Роберт Мортазин җитәкчелек иткән вакытта Яшь тамашачы театрына яңа бина бирелә. 2002 елдан театр Казанның Гладилов урамындагы Алафузов йортында урнаша[7], 2012 елда театрның Петербург урамындагы Офицерлар йортына күчүе турында карар кабул ителә[8].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2008);
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» мактау билгесе (2008);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- Д. Сираҗиев исемендәге премия[5].
Шәхси тормышы
Өйләнгән, ике улы бар.
Йорт хайваннарын ярата һәм үсемлекләр белән кызыксына[9].
Искәрмәләр
- ↑ Татарский ТЮЗ празднует юбилей директора. Министерство культуры Республики Татарстан (24 гыйнвар 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
- ↑ Рузиля Мухаметова. «Начатое ей движение уже не остановить»: чем запомнилась работа Гузель Сагитовой в Кариевском театре. Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
- ↑ Информация о среднемесячной заработной плате руководителей, их заместителей и главных бухгалтеров государственных учреждений, подведомственных Министерству культуры Республики Татарстан за 2017 год. Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
- ↑ Театр тарихы. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
- ↑ 1 2 Арслан Камал. Самый юный и достойный театр. Татар-информ (6 июнь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 март 2026.
- ↑ Люция Камалова. Директор татарского ТЮЗа Роберт Муртазин отмечает 50-летие. Татар-информ (24 гыйнвар 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
- ↑ Артисты театра Кариева играют в сторону Киблы: 24 важных факта о татарском ТЮЗе и его новом здании. Татар-информ (30 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
- ↑ [ht.ps://sahne.ru/news/arkhiv-materialov/kariev-teatryi-b%D3%99yr%D3%99mg%D3%99-%D3%99zerl%D3%99n%D3%99 Кариев театры бәйрәмгә әзерләнә]. Сәхнә (16 ноябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
- ↑ Муртазин Роберт Габделнурович. Казань: история и культура. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.