Гүзәлия Нәҗипова
Гүзәлия Зөфәр кызы Нәҗипова (рус. Гузелия Зуфаровна Назипова; 3 ноябрь 1985, Усаклы, Татарстан АССР) — Россия драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2005 елдан). Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1985 елның 3 ноябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы, Усаклы авылында туа[2]. Әтисе — Зөфәр исемле. 1992 елда мәктәпкә укырга керә. 2001—2005 елларда Казан театр училищесында укый. Шул елда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына эшкә урнаша. 2010—2015 елларда читтән торып Казан социаль-юридик институтында белем ала.
Театр
Сәхнәдәге эшчәнлеген училищеда укыган чакта ук, күмәк күренешләрдә катнашудан башлый. Беренче ролен 2003 елда башкара — Дәрҗия Аппакованың «Тапкыр егет» спектаклендә Шүрәле. Тамашачыга, башка ролләре белән беррәттән, Аманулланың «Super светофор» спектаклендәге Алёна һәм Г. Исхакый әсәре буенча куелган «Сөннәтче бабай» спектаклендәге Сәгыйдә рольләре буенча таныш.
Репертуар
Түбәндәге рольләрне башкара[3]:
- Шүрәле — «Тапкыр егет» (Дәрҗия Аппакова, 2003);
- Наян — «Светофорда кунакта» (Аманулла, 2002);
- Килмешәк — «Килм ешәк» (Хабибулла Ибраһим, 2003);
- Ана бүре — «Алмачуар» (Фәнәвил Галиев, 2004);
- Тутакай — «Кыю кызлар» (Таҗи Гыйззәт, 2004);
- Зәмзәмбану — «Серле балдак маҗаралары» (М. Закирова, 2006);
- Сәмитова, Фәрештә, Су кызы — «Печән базары» (Ренат Аюпов, 2006);
- Зилә — «Амазонка һәм Айдар» (Илгиз Зәйниев, 2006);
- Хезмәтче — «Король Лир» (Уильям Шекспир, 2006);
- Катя, Бәрән, Чүл комы — «Алхимик» (П. Коэльо, 2007);
- Куян — «Урман клаб» (Илгиз Зәйниев, 2007);
- Сәүдәгәр — «Йосыф-Зөләйха» (Кол Гали, 2007);
- Эльвира — «Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә» (Рэй Куни, Мих. Мишин, 2008);
- Куян — «Кышкы әкият» (Шамил Фәрхетдинов, 2008);
- Бәти — «Бүре һәм Кәҗә» (Рафис Корбан, 2008);
- Фәүзия — «Ничек миллионер булырга?» (Мансур Гыйләҗев, 2009);
- Масса — «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи, 2009);
- 4 нче кыз — «Җырларым» (Фәнәвил Галиев, 2010);
- Энәбикә — «Керпе малае дуслар эзли» (Рәфис Корбан, 2011);
- Мырау, Енот, Ак Барс, Көңгерә, Аю — «Ак барс маҗаралары» (Хабибулла Ибраһим, 2012);
- Алёна — «Супер светофор» (Аманулла, 2013);
- Су анасы — «Әйт әле, күбәләк» (Туфан Миңнуллин, 2014);
- Сәмидә — «Кичер мине, әнкәй» (Рабит Батулла, 2015);
- Халык — «Артист» (Ркаил Зәйдулла, 2016);
- Маймыл — «Убыр-шоу» (З.Хөснуллина, 2017);
- Галия — «Ак чәчәкләр кебек…» (Ренат Аюпов);
- Сәгыйдә — «Сөннәтче бабай» (Ренат Аюпов, 2021);
- Венера әби, сакчы — «Камыр батыр» (М.Горвиц 2021);
- Ана мәче — «Тимур һәм комета» (П. Коротыч, 2022);
- Ишәк — «Галәм кунаклары һәм Яңа ел» (А. Палкин, 2022);
- Әминә — «Муса. Моабит» (Л. Янсуар, 2023);
- Сарык — «Тау битендә Сабантуй» (И. Хафизов, Р. Абянов, 2024);
- Юлбасар — «Кар патшабикәсе» (Е. Шварц, 2024);
- Гөлүсә — «Позывной Татарин» (Ж. Салимгәрәев, 2025) һәм башкалар.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 http://karievteatr.ru/collective/galimullina_gulnaz_m
- ↑ Гузелия Назипова - афиша выступлений 2026 и билеты | Ticketland (рус.). Ticketland.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
- ↑ Назипова Гузелия Зуфаровна. karievteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
Сылтамалар
- Нәҗипова Гүзәлия Зөфәр кызы — Кариев театры сайтында [тат.]
- Кариев театры / Театр Кариева — рәсми RuTube каналы [рус.]