Дәрҗия Аппакова

Дәрҗия Сәйфулла кызы Аппакова (рус. Даржия Сейфулловна Аппакова; 2 (14) март 1898, Байгол (Татарстан), Түбән Кама районы28 май 1948, Казан) — татар совет язучысы, драматург, журналист һәм педагог. Балалар һәм үсмерләр өчен әсәрләр, шул исәптән рус, үзбәк һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителгән «Кечкенә Бануның тарихы» повесте авторы[2][3].

Тормыш юлы

Дәрҗия Аппакова 1898 елның 2 (14) мартында Уфа губернасы Минзәлә өязе Байгол авылында туган[3][2]. Ярлы крестьян гаиләсеннән[4]. 1917 елда Казандагы керәшеннәр өчен укытучылар мәктәбен тәмамлый. Казан шәһәрендә һәм туган авылында укытучы булып эшли. 1918 елдан «Кызыл әләм» гәзитенең авыл хәбәрчесе була[2].

1922—1923 елларда Совет партия мәктәбендә һәм Казан Зур драма театры каршындагы театр студиясендә укый. Республиканың Запас армиясе Казан сәяси бүлеге каршындагы театр труппасы составында чыгыш ясый[2].

1925—1928 елларда Бөтенсоюз Ленинчыл коммунистик яшьләр берлегенең Татарстан өлкә комитеты инструкторы һәм Россия коммунистлар (большевиклар) партиясе Бөгелмә кантон комитетының хатын-кызлар оештыручысы булып эшли[2].

1928—1943 елларда Ташкентта укыта, 1943 елда Казанга күчеп кайта[2].

1948 елның 28 маенда Казанда вафат була[2].

Иҗаты

Ташкент чорында Д. Аппакова «Сәнәкчеләр» (1932), «Мәмәт һәм Аман карт» (1934) һәм «Лүли» (1937) повестьларын, шулай ук «Михнәт» (1934—1935) романын яза[2].

1935 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

1938 елда «Кечкенә Бануның тарихы» повестен яза. Әлеге повесть рус, үзбәк һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителә[2][5].

Драматургия

Казанга күчеп кайткач, Аппакова «Шүрәле» (1944), «Тапкыр егет» (1945), «Бишек җыры» (1946) һәм «Илдус» (1947) пьесаларын иҗат итә[2].

Әкиятләре

Аппакова — «Иске чиләк», «Гөлчәчәк белән сандугач» һәм «Сараның башыннан үткәннәре» әкиятләренең авторы[2].

Басмалары

  • Хикәяләр һәм пьесалар. — Казан, 1953.
  • Сайланма әсәрләр. — Казан, 1957.

Хәтер

2023 елның мартында Татарстан Республикасы китапханәләрендә Дәрҗия Аппаковага һәм аның «Кечкенә Бануның тарихы» повестенә багышланган әдәби чаралар уздырыла[6][7].

Сайланма әсәрләре

Проза
  • «Рөстәм»,
  • «Кечкенә Бануның тарихы» (1935),
  • «Шыгырдавык башмаклар» (җыентык, 1948),
  • «Хикәяләр һәм пьесалар» (1953),
  • «Сайланма әсәрләр» (1957).
Пьесалары

Искәрмәләр

  1. Государственный архив Республики Татарстан — вип. ф.П15, оп.1, д.794.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Ф. И. Ибрагимова. Аппакова Дарджия Сейфулловна (рус.). Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
  3. 1 2 125 лет назад родилась писательница, драматург Даржия Аппакова (рус.). Татарлар-инфо (14 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
  4. Василий Тимофеев и крещено-татарская школа. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июнь 2015. Архивировано 2 июнь 2017 года.
  5. Җәйге каникулларда балалар өчен укырга кызыклы булган яңа китаплар һәм әсәрләр исемлеге. «Сабантуй» журналы (27 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
  6. Литературный час «Кечкенә Бануның тарихы» (рус.). Сабинский муниципальный район Республики Татарстан (6 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
  7. «Кечкенә Бануның тарихы» (Д. Аппаковой — 120 лет) (рус.). Централизованная библиотечная система Сабинского муниципального района Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.

Әдәбият

  • Гиниятуллина А. Писатели советского Татарстана: биобиблиографический справочник. — Казань, 1957.
  • Даутов Р. Н., Нуруллина Н. Б. Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә. — Казан, 1986.

Сылтамалар