Диләрә Зиннәтова
Зиннәтова Диләрә Фәргать кызы, (Диләрә Зиннәтоварус. Зиннатова Диляра Фаргатовна, 13 декабрь 1980, Биектау районы, Татарстан АССР) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2003 елдан). Татарстан Республикасының атказанган артисты.
Тормыш юлы
1980 елның 13 декабрендә Татарстанның Биектау районы Киндерле бистәсендә туа. 1999 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының театраль факультетына (режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы) актер белгечлегенә укырга керә.
2003 елда югары уку йортын тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый[1].
Иҗаты
Театрдагы эшчәнлеген институтның соңгы курсларында укыганда ук күмәк күренешләрдә катнашудан башлый. Беренче җитди роле — 2002 елда Аманулланың «Светофорда кунакта» спектаклендәге Куян образы. Тамашачыга ул күбрәк Кол Галиның «Йосыф — Зөләйха» спектаклендәге Зөләйха роле аша таныш була.
Актриса 30 га якын роль башкара һәм режиссер ярдәмчесе буларак 20 гә якын спектакль чыгара[2].
Башкарган рольләре
- Куян — «Светофорда кунакта» (Аманулла);
- Чеби — «Килмешәк» (Х. Ибраһим);
- Халык — «Алмачуар» (Ф. Галиев);
- Герда — «Кар иле патшабикәсе» (Ф. Галиев);
- Миңнури — «Сержант» (И. Сираҗи);
- Зөләйха — «Йосыф — Зөләйха» (К. Гали);
- Фатыйма — «Алхимик» (П. Коэльо);
- Кәҗә — «Әйт әле, күбәләк» (Т. Миңнуллин);
- Ана — «Асылкош җыры» (Р. Мөхәммәтшин);
- Әхмәдулланың әнисе — «Кәҗүл читек» (Гаяз Исхакый);
- Вендиның әнисе — «Питер Пэн» (Дж. М. Барри);
- Камәр — «Сөннәтче бабай» (Р. Әюпов);
- Капулеттиның хатыны — «Ромео һәм Джульетта» (У.Шекспир);
- Гөлназ — «12 адым» ( .Минкин );
- Ат — "Сабантуй" (И.Хафизов, Р.Абянов);
- Әни — "Тимур һәм комета" (П. Коротыч).
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган артисты (2023).
Искәрмәләр
- ↑ Татарский государственный театр юного зрителя им. Габдуллы Кариева. Зиннатова Диляра Фаргатовна. karievteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
- ↑ Информационное агентство «Татар-информ». Актрисам Театра им. Г. Кариева присвоены почетные звания. info-ant.ru (11 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.