Алсу Шакирова

Алсу Ринат Шакирова, (Алсу Шакирова рус. Алсу Ринатовна Шакирова, 23 гыйнвар 1986, Казан) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2007 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.[3] Татарстанның атказанган артисты (2023).

Тормыш юлы

1986 елның 23 гыйнварында Татарстанның Казан шәһәрендә туа. Әтисе - Ринат исемле, 2016 елның 21 сентябрендә вафат. Әнисе - Мәрзия. Кече сеңлесе Лилия бар (04.12). 1993 елда мәктәпкә укырга керә.

undefined

2003 елда Казан шәһәренең 18нче санлы гимназиясен тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Аны 2007 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый.

Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы булып тора.

Театр

2007 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген күпкә иртәрәк, институтта укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Беренче роле Аманулланың "Светофорда кунакта" спектаклендәге Наян һәм Убырлы образлары була. Тамашачыга күбрәк К. Кәримовның “Шәй-бу! Шай-бу!” спектаклендәге Гөлчәчәк роле буенча таныш.

undefined

Премьерасы 2025 елда узган «Тынлык» спектаклендә Алсу Шакирова берьюлы ике роль башкара: Шөкерән һәм Сәхибҗамалны уйныйРадиф Кашапов. Не Гуляндам, а товарищ Акбирдина, или Возвращение Сайдаша. Реальное время (17 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.. 2025 елда дөнья күргән «Гомер моңы» спектаклендә Алсу Шакирова Муза, Авыл хатыны, Шәһәр хатыны, Җаваплы сәркатип һәм Укучы рольләрен башкараРадиф Кашапов. Байопик в стихах: театр Кариева показал поэтический спектакль о Роберте Миннуллине. Реальное время (3 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026..

Репертуар

Репертуарында 40ка якын роле бар.

Гаилә хәле

Ире - Рөстәм Шакиров (29.12.1981), тумышы белән Казаннан. Алар 2007 елның 27 октябрендә өйләнешәләр. 2010 елның 8 июлендә яшьләрнең Әмир исемле малайлары туа.

undefined

2013 елның 5 августында алар икенче мәртәбә ата-ана булалар: Рөстәм белән Алсуның Айдар исемле малайлары туа.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  • Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
  • IТ ИнтерТат
  • ВКонтакте социаль челтәре

Тема буенча өстәмә