Алсинә Закирова

Тормыш юлы

1992 елның 10 декабрендә Татарстанның Апас районының Дәүләки авылында туа. Әтисе - Фиршат исемле. Энесе һәм апасы бар. Кечкенәдән бирле бию һәм җыр түгәрәкләренә йөри.

undefined
undefined
undefined

2009 елда мәктәпне тәмамлый, Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Монда Ренат Әюпов һәм Лилия Низамиева курсында укый. Диплом спектакле итеп Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрен куялар, Алсинә Закирова Гөлфинә ролен башкара[4].

Институтны 2013 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый.

Театр

2013 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Башта күмәк күренешләрдә генә катнаша. Тамашачыга Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектаклендәге Галиябану, Ркаил Зәйдулланың “Артист” спектаклендәге Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм Ренат Әюповның "Сөннәтче бабай"дагы Зөлфия рольләре буенча таныш.

Берничә ел баш режиссёр ярдәмчесе була.

2016 елда Г. Кәриев исемендәге театрның 29 нчы театр сезоны нәтиҗәләре буенча «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» өчен диплом белән бүләкләнә[5].

Репертуар

Репертуарында 30га якын роле бар.

  • Күмәк сәхнәләр – "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2004);
  • Шәфкать туташы, Массовка – "Печән базары" (Р.Әюпов, 2006);
  • Динара, Җил, Чегән кызы, Бәрән – "Алхимик" (П.Коэльо, 2007);
  • Куян – "Кышкы әкият" (Ш.Фәрхетдинов, 2008);
  • Сәгыйдә – "Галиябану" (М.Фәйзи, 2009);
  • Тиен – "Керпе малае дуслар эзли" (Р.Корбан, 2011);
  • Аю, Көңгерә, Арыслан, Енот, Куян - "Ак Барс маҗаралары" (Х.Ибраһим, 2012);
  • Айдар – "Супер Светофор" (Аманулла, 2013);
  • Шаян – "Светофорда кунакта" Аманулла, 2013);
  • Гуля – "Казан ятиме" (Р.Зәйдулла, 2014);
  • Су анасы – "Әйт әле, күбәләк" (Т.Миңнуллин, 2014);
  • Төш урлаучы – "Айрыз батыр" (Р.Зәйдулла, Р.Әюпов, 2015);
  • Дилфүзә – "Кичер мине, әнкәй" (Р.Батулла, 2015);
  • Әнисә – "Гашыйклар утравы" (Р.Сәгъди, 2016);
  • Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016);
  • Куян – "Убыр-шоу" (З.Хөснуллина, 2017)
  • Курчак Кристина, Сукбай, Шәһәр биючесе – «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло, тәрҗ. һәм инс. Н.Кәримова);
  • 4 нче Бәти –«Бүре һәм Кәҗә» (Р.Корбан, 2008)
  • Тарантулла – "Ут чәчәге" (Зиннур Хөснияр);
  • Шәкерт – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхакый, Н.Кәримова инсц.);
  • Арья -"Йомрыбаш" (Мари-Од Мюрай, Р. Гобәева тәрҗ.);
  • Таплы Лалә - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.);
  • Әнисә - "Корт" (Ф.Галиев, 2020);
  • Агач - "Асылкош җыры" ( Рүзәл Мөхәмметшин);
  • Мирамис - "Мио, минем Мио!" (А.Линдгрен, Н.Кәримова тәрҗ., 2020);
  • Күмәк сәхнәләр - "Яратып туялмадым" (Р.Әюпов 2021);
  • Студент, авыл яшьләре - " Ак чәчәкләр кебек..." ( Р. Әюпов 2021);
  • Зөлфия - "Сөннәтче бабай" (Р.Әюпов 2021) һ.б.[3].

Фильмография

  • 2014 - "Корыч"[6];
  • 2019 - "Сиңа кайтам".

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә