Альбина Ногманова
Альбина Хәмис кызы Ногманова, (Альбина Ногманова, рус. Нугманова Альбина Хамисовна, 2 июль 1997, Яр Чаллы, Татарстан Республикасы) — драма актрисасы, оста биюче, "НЕТАНЦЫ" комьюнитисының амбассадоры, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2020 елдан)[2].
Тәрҗемәи хәле
1997 елның 2 июлендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туа. Әтисе - Хәмис исемле. 4 яшендә бервакыт әнисенең туган ягында - Үзбәкстанда яшәгән. Кечкенәдән бию түгәрәгенә йөри, сәнгатькә тартыла. 2015 елда мәктәпнең 11нче сыйныфын тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. 2019 елда аны тәмамлый һәм 2020 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый.
Театр белән бер рәттән үзен биюче буларак үстерә, "НЕТАНЦЫ" комьюнитисының амбассадоры булып тора.
Театр
2020 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутта укыганда ук башлап җибәрә. Башта күмәк күренешләрдә чыгыш ясый. Беренче рольләреннән берсе Фәнәвил Галиевның "Корт"тагы Земфира Борисовна образы була. Тамашачыга күбрәк Р. Мухинаның "Ак чәчәкләр кебек"тәге Сания роле буенча таныш.
2024 елда Егор Чернышов Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» повесте буенча куйган «Матурлык» спектаклендә уйный [3].
2025 елда Альбина Ногманова рэпер Усалның «Син сазыңны уйнадың» җырына төшерелгән клибында катнаша[4]. Армениядә уза торган «Трио» лабораториясендә катнашуга ирешә[5]. . «Чулпан» мәдәният үзәгендә куелган «Мин — җан — туфрак» музыкаль спектаклендә катнаша[6].
Репертуар
Репертуарында 10га якын роле бар.
- Земфира Борисовна - "Корт" (Ф.Гәлиев);
- Бәти - "Бүре һәм кәҗә" (Р.Корбан);
- Шәкерт - "Кәҗүл читек" (Г.Исхакый);
- Сагыш кошы - "Мио, минем Мио" (Е.Гороховская);
- Медсестра- "Яратып туялмадым"( А.Әхмәтгалиева);
- Сания- "Ак чәчәкләр кебек" (Р.Мухина);
- Камәр - "Сөннәтче бабай" (Г.Исхакый);
- Кыз - "Алтынч[ае]ч" ( Р.Гарипова, Л.Янсуар). һ.б.[2]
Фотосурәтләр
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 https://tat.karievteatr.ru/page23036208.html
- ↑ 1 2 https://karievteatr.ru/page23035659.html
- ↑ Егор Чернышов работает в Казани над «Невысказанным завещанием». Театръ (10 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Рэпер Усал выпустил клип с мелодией из песни Ильгама Шакирова «Син сазыңны уйнадың». business-gazeta.ru (25 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Объявлен список участников лаборатории «Трио» в Армении. stdrf.ru (7 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.
- ↑ Миляуша Кашафутдинова. «Я — земля и дух»: в Казани рассказали о вечных ценностях через призму жизни кряшен. realnoevremya.ru (13 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2026.