Госман Әхмәтҗанов
Госман Нигъмәтҗан улы Әхмәтҗанов (рус. Гусман Нигматзянович Ахметзянов; 23 июнь 1925, Түбән Бәрәскә, Олы Әтнә вулысы, Арча кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 27 октябрь 2005, Казан) — СССР һәм Россия актёры, телевидение режиссёры, тәрҗемәче[1]. Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1976). Бөек Ватан сугышында катнашучы.
Тәрҗемәи хәле
1925 елның 23 июнендә Татарстан АССРның Арча кантоны, Бәрәскә авылында (хәзерге Татарстан Республикасының Әтнә районы) туа. Милләте — татар.
1941—1945 елларда — Бөек Ватан сугышында катнашучы[2].
1949 елда Татар театр училищесын тәмамлый.
1949—1960 елларда — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры.
1960 елдан — Казан телевидение студиясе тәрҗемәчесе.
1964 елдан — Татарстан АССР Дәүләт телерадиосы (Гостелерадио) режиссёры.
2005 елда вафат була.
Иҗаты
Театрдагы рольләре
- Мирхәйдәр — Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» спектаклендә;
- Шәйхулла — Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» спектаклендә.
Телевидениедәге режиссерлык хезмәтләре
- Чыңгыз Айтматов буенча «Улы белән очрашу» (1963);
- Илдар Юзеевның «Олы юлның каеннары» (1984);
- Әхсән Баянның «Каракаш» (1994).
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1976)[3];
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985)[4];
- медальләр.
Искәрмәләр
- ↑ Ему преподавал Левитан: исполнилось 100 лет со дня рождения заслуженного деятеля искусств РТ Гусмана Ахметзянова (рус.). tnv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
- ↑ Ахметзянов Гусман Нигметзянович (рус.). pamyat-naroda.ru. Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
- ↑ Ахметзянов Гусман Нигматзянович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
- ↑ Ахметзянов Гусман Нигметзянович. Орден Отечественной войны II степени (рус.). pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
Чыганаклар
- «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
- «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002—2014.