Рокыя Кушловская

Рокыя Кушловская ( — ) актриса, ТАССРның атказанган артисты (1957). Сәхнә эшчәнлеген 1918 елда башлый, 1921 елдан Татар дәүләт театрында, 1925-1942 елларда Уфа, Ырынбур шәһәрләре театрларында, 1942 елдан Татарстан Республика күчмә театрында.

Төп рольләре: Галиябану («Галиябану», Мирхәйдәр Фәйзи), Мәйcәрә, Сәрвәр («Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», Кәрим Тинчурин), Гөлйөзем («Наёмщик», Таҗи Гыйззәт), Зөһрә («Таһир-Зөһрә», Фәтхи Бурнаш).[1]

Искәрмәләр