Венера Гәрәева
Венера Хәсән кызы Гәрәева — татар хорлары дирижеры, Татарстанның халык артисткасы.
Тәрҗемәи хәле
1943 елның 25 июнендә ТАССРның Арча районы Өчиле авылында туа. Алабуга культура-агарту училищесында укый. Җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Җәүдәт Айдаров, аны шунда табып, 1961 елда ансамбльгә алып кайта да. Венера Гәрәева ансамбльдән нибары өч елга аерылып тора: туган ягы — Сабага кайтып музыка мәктәбендә эшли.
1972 елда Сабадан Казанга Җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры булып кайта — композитор Александр Ключаревның өндәвенә каршы тора алмый. 1974 елдан башлап Казан музыка укуханәсендә белем бирә.
2020 елның 26 октябрендә иртәнге якта дәвамлы авырудан соң, COVID-19 ны кичереп, Казандагы хастаханәдә вафат.
Иҗаты
Венера Гәрәева җитәкчелегендәге ансамбльләр төрле бәйгеләрдә катнашкан һәм беренче урыннар яулаган:
- "Нәүрүз" квартеты Халыкара Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсның лауреаты (2007, 2008 еллар)
- Ирләр триосы Халыкара фольклор конкурсы лауреаты (Петербург, 2007 ел)
Венера Гәрәевә даими рәвештә Вафирә Гыйззәтуллина һәм Әлфия Авзалова конкурсларына жюри буларак чакырылган.
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- Гараева Венера Хасановна. music-college.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 июль 2020.
- Татарстанның халык артисты, педагог Венера Гәрәева вафат Азатлык радиосы, 26.10.2020