Михаил Девятаев
Девятаев Михаил Петрович (8 июль 1917, Тәрби, Тамбов губернасы — 24 ноябрь 2002, Казан), Советлар Союзы Герое (15.8.1957), гвардия өлкән лейтенанты, очучы–истребитель. Казанның һәм Мордовия Республикасының мактаулы гражданины.
Дошман бомбардировщигында немец концлагереннан кача.
Тормыш юлы
Михаил Девятаев 1917 елның 8 июлендә Зөя өязе Тәрби авылында крестьян гаиләсендә 13 нче бала булып дөньяга килә. Милләте — мукшы. 1933 елда 7 сыйныфны тәмамлый. 1934 елның августында, колхоз милкен урлаган өчен җинаять эзәрлекләвеннән качып, Казанга китә (үз сүзләре буенча, кырда башак җыйган өчен беркетмә төзелгән булган). Казан елга техникумына укырга керә, аны 1938 елда тәмамлый, шунда ук аэроклубта шөгыльләнә. Иделдә баркас капитаны ярдәмчесе булып эшли[1].
1938 елдан Казан шәһәренең Сверлов РХК тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Совет-фин сугышында катнаша. 1940 елда К.Е. Ворошилов исемендәге Беренче Чкалов хәрби авиация училищесында укый[2].
1941 елның 22 июненнән хәрәкәттәге армиядә. Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш, Үзәк, Дала, Воронеж һәм I һәм II Украина фронтларында сугыша. Сталинград (1942 — 1943) һәм Курск (1943) сугышларында, Житомир-Бердичев, Корсунь-Шевченко, Ровно-Луцк һәм Проскурово-Черновцы һөҗүм операцияләрендә катнаша (1944).
24 июньдә Минск янында, дошманның Junkers Ju 87 бомбардировщигын бәреп төшерә. Озакламый сугышта батырлыклары белән аерылып торучыларны Могилевтан Мәскәүгә чакыртып алалар: башкалар белән беррәттән Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә[3].
1941 елның 10 сентябрендә Роменнан төньяктарак 237 истребительләр авиациясе полкы составында үзенең Як–1 белән Ju-88 очкычын бәреп төшерә[4].
1941 елның 23 июненнән 1941 елның 16 сентябренә кадәр 180 хәрби очыш ясый, шәхсән үзе дошманның 9 очкычын юк итә[5].
1941 елның 23 сентябрендә, сугышчан биремнән кайтканда, Киев янында немец истребительләре һөҗүменә дучар була. Берсен бәреп төшерә, ләкин үзенең дә аягы яралана. Госпитальдән соң табиблар комиссиясе аны тын йөрешле авиациягә билгели. Төнге бомбардировщиклар полкында, аннан санитария авиациясендә хезмәт итә. 1944 елның маенда, А.И. Покрышкин белән очрашканнан соң гына, яңадан истребитель вазифасына кайтарыла.
104 гвардия истребительләр авиациясе полкының (9 гвардия истребительләр авиациясе дивизиясе, 2 һава армиясе, I Украина фронты) звено командиры буларак, гвардия өлкән лейтенанты Девятаев 1944 елның 13 июлендә Гороховодан көнбатыштарак дошманның FW-190 истребителен бәреп төшерә, ләкин үзен дә бәреп төшерәләр һәм, тәне нык пешкән хәлдә, әсирлеккә эләгә[2].
1944 елның 13 июлендә кич белән майор В. Бобров җитәкчелегендәге Bell P-39 Airacobra истребительләр төркеме дошман авиациясе һөҗүмен кире кагарга оча. Львов районындагы һава сугышында Девятаев самолеты дошман утына эләгә һәм яна башлый. Соңгы моментта очучы парашют белән сикерә, ләкин сикергәндә очкыч стабилизаторына бәрелә. Аңсыз хәлдә, дошман яулап алган территориягә төшеп, әсирлеккә эләгә[6].
Очкыч маркасы мәсьәләсе бәхәсле булып кала, Девятаев үзе Bell P–63 Kingcobra турында искә ала, шул ук вакытта 104 гвардия истребительләр авиациясе полкы (бөтен 9 гвардия истребительләр авиациясе дивизиясе кебек үк) бу чорда (шулай ук 1945 елның 9 маена кадәр) Bell P–39 Airacobra-да оча.
Сорау алганнан соң, М. Девятаевны абверның разведка бүлегенә күчерәләр, аннан — Лодзь хәрби әсирләр лагерена, аннан ул, бер төркем хәрби әсир-очучылар белән берлектә, 1944 елның 13 августында беренче тапкыр качу омтылышы ясый. Ләкин кулга алына, үлемгә хөкем ителә һәм Заксенхаузен (Кёнигсберг шәһәре) үлем лагерена озатыла. Анда лагерь чәч кисүчесе ярдәме белән (Девятаевның үз хәтирәләре буенча, пленга кадәр бу тоткын совет офицер-танкисты булган) лагерь робасындагы тегелгән номерын алыштырып, үлем статусын «штрафник» статусына алыштыруга ирешә. Тиздән Степан Григорьевич Никитенко исеме белән ул Узедом утравындагы[2] Өченче рейхның яңа коралы — «Фау-1» канатлы ракеталары һәм «ФАУ-2» баллистик ракеталары төзелә торган Пенемюнде ракета үзәгендәге концлагерьга җибәрелә.
Совет рәсми документлары нигезендә, Девятаев 1945 елның 8 февралендә әсирлектән репатриацияләнә[7].
1945 елның 8 февралендә 10 кешедән торган совет хәрби әсирләре төркеме немец бомбардировщигы Heinkel He 111 H-22 очкычын кулга төшереп, фронт сызыгын кичә һәм совет хәрби командованиесенә Пенемюнде полигонындагы яшерен завод, ракета җибәрү өчен диңгез буендагы старт җайланмалары, аларның төгәл координатлары турында стратегик мөһим мәгълүматлар тапшыра. Очкычны Девятаев иярли.
Немецлар, аларны тотар өчен, артларыннан ике Тимер хач һәм алтын Немец хачы кавалеры обер-лейтенант Гюнтер Хобомны (алман. Günter Hobohm)[8] җибәрәләр, әмма очкыч курсын белмәгән көе, аны очраклы гына табырга мөмкин була. Очкычны заданиедән кайтып килгән оста очучы полковник Вальтер Даль күрә, ләкин немец командованиесенең «ялгыз "Хейнкельне" бәреп төшерергә» дигән боерыгын ул, боеприпаслары булмау сәбәпле, үти алмый.
Фронт сызыгы районында очкычка совет зенит туплары ата — мәҗбүри утырырга туры килә. «Хейнкель» Голлин авылыннан көньяктарак, 61 армия артиллерия часте урнашкан районда корсагына утыра (хәзерге вакытта чама белән Старгард-Щециньски гминасындагы (Польша) Голина шәһәре (Старгардский повят)[9]. Нәтиҗәдә, 300 чакрымнан артык юл узып, Девятаев командованиегә немец ракета коралы җитештерелә һәм сынала торган Узедомдагы яшерен үзәк турында стратегик мөһим мәгълүматлар диңгез яры буенда урнашкан «Фау–2» старт җайланмаларының төгәл координаталарын җиткерә. Девятаев алып кайткан мәгълүматлар төгәл булып чыга һәм Узедом полигонына уңышлы һава һөҗүмен тәэмин итә.
Әсирлеккә эләгү һәм качу шартларын тикшерү өчен, Девятаев фильтрацион лагерьга — НКВДның 7 нче махсус лагерена урнаштырыла (элеккеге немец лагере «Заксенхаузен»), анда сорау алуларга һәм тикшерүләргә дучар ителә[10][11].
1945 елның март ахырында, тикшерүдән һәм дәваланудан соң, качуда катнашкан ун кешенең җидесе (Соколов, Кутергин, Урбанович, Сердюков, Олейник, Адамов, Немченко) 777 укчылар полкының бер ротасына алыналар (башка мәгълүматлар буенча, 61 армиянең 397 укчылар дивизиясе, 447 укчылар полкы, 3 укчылар батальонының 7 укчылар ротасына[12])[13] һәм фронтка җибәреләләр[14] (хәтта бер күзен югалткан Немченко да үзен фронтка укчылар ротасы санитары сыйфатында җибәрүләрен сорый).
14 һәм 16 апрельдә 397 дивизия ике тапкыр Одер елгасын кичү омтылышы ясый, ләкин уңышка ирешә алмый. Нәкъ шушы көннәрдә Петр Кутергин, Тимофей Сердюков, Владимир Соколов һәм Николай Урбанович һәлак булалар. Федор Адамов яралана һәм алга таба хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый. Алдагы көннәрдә дивизия Одерны кичә, Фалькенберг шәһәрен яулап алып, көнбатышка таба хәрәкәт итә. Әлеге сугышта 21 апрельдә Иван Олейник, ә 24 апрельдә Владимир Немченко һәлак була (әмма, Девятаев сүзләренчә, Олейник Ерак Көнчыгышта, Япония белән сугышта һәлак булган)[15].
Нәтиҗәдә, 1945 елның маена ун качкынның дүртесе генә исән кала: госпитальдә яраланган Федор Адамов һәм өч офицер — Девятаев, Кривоногов һәм Емец — алар 1 Горький запастагы укчылар дивизиясенең «Смерш» контрразведка бүлегенә озатылалар. анда алар, үзләренең хәрби дәрәҗәләрендә раслауны көтеп, сугыш ахырына кадәр, сугыш хәрәкәтләре зонасыннан читтә калалар[12].
1945 елның сентябрендә Девятаевны немец ракета техникасын үзләштерү буенча совет программасы белән җитәкчелек итәргә билгеләнгән Сергей Королев аны Польшада элекке әсирләрне тикшерү лагеренда таба һәм Пенемюндега консультацияләр өчен чакыра[16]. Девятаев аэродром командасында хезмәт итү, ә ракета полигонының еракта булуы сәбәпле, ул үтә дә яшерен бернәрсә дә сөйли алмый, шулай да утраудагы корылмаларның һәм төрле объектларның урнашуын якынча сурәтләп бирә. Пенемюндедән Брестка, аннары Невель шәһәренә күчерелә.
1945 елның ноябрендә Девятаев запаска җибәрелә (моңа кадәр ул берникадәр вакыт Псков өлкәсенең Невель станциясендә колония-поселение территориясендә лагерьда тотыла) һәм озак вакытлар, элеккеге хәрби әсир буларак, эш эзләүдә кыенлыклар кичерә[17][10][11].
Михаил Девятаевның кызы белән улы үз истәлекләрендә язганча, 1945 елның декабрендә[18][19] ул Казанга кайта (башка мәгълүматлар буенча, 1950 еллар башында гына кайткан[10]) һәм Казан елга портына вокзал буенча дежур булып эшкә урнаша, аннары капитан-механикка өйрәнә, ләкин күпмедер вакыт хезмәт катерында гына йөзә ала[20][17]. 1949 елдан «Огонек» баркасы капитаны ярдәмчесе булып эшли, 1952 елдан — «Огонек» баркасы капитаны, 1955 елдан теплоход капитаны вазифасына күчерелә[21].
1957 елда Девятаевның батырлыгы турында беренче булып «Советская Татария» газетасы хәбәрчесе Ян Винецкий язып чыга.
1950 еллар ахырында Девятаевка су асты канатларындагы беренче совет судноларының берсе — «Ракета»ны сынау эше йөкләнә. Озак еллар дәвамында елга суднолары капитаны булып эшли һәм «Метеор» теплоходының беренче капитаны була[20].
Гомер ахырына кадәр иҗтимагый тормышта актив катнаша: 1990 еллар башында күпмилләтле Казан иҗтимагый-сәяси үзәге идарәсе әгъзасы; 1999–2002 елларда «Татарстан яңарышы өчен» («За возрождение Татарстана») республика иҗтимагый-сәяси оешмасының сәяси советы рәисе; Татарстан Ветераннар советы әгъзасы. Теләп очрашуларга йөри, истәлекләре белән уртаклаша, берничә тапкыр Узедом утравында була һәм качу вакыйгаларының башка катнашучылары белән очраша. «Полет к солнцу» (1972) һәм «Побег из ада» (1988) автобиографик китапларын язып бастыра.
1959 елдан КПСС әгъзасы. Соңгы көннәренә кадәр Казанда яши. 2002 елның җәендә, аңа багышланган документаль фильм төшерү вакытында, Пенемюнде аэродромына килә, үз иптәшләренә шәмнәр куя һәм немец очучысы Г. Хобом белән очраша.
Михаил Петрович Девятаев 2002 елның 24 ноябрендә Казанда 86 яшендә вафат була, Казанда, Бөек Ватан сугышы сугышчылары мемориаль комплексы урнашкан Арча зираты участогында, җирләнгән.
Дәүләт бүләкләре
1957 елның 15 августында, С.П. Королев инициативасы белән, Михаил Девятаевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә (кайбер мәгълүматлар буенча, бүләк совет ракета төзелешенә керткән өлеше, немецларның «Фау-2» ракетасы нигезендә эшләнгән беренче совет Р-1 ракетасын төзүдә ярдәм күрсәткәне өчен бирелә)[22].
Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале, ике Кызыл Байрак ордены (02.1944)[23], I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары (1985[24]; 05.1944[25]) , медальләр, чит ил бүләкләре, шул исәптән 2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән[26] белән бүләкләнгән.
Мордовия Республикасының мактаулы гражданины[27], шулай ук Казан һәм Германиянең Вольгаст һәм Цинновиц шәһәрләренең мактаулы гражданины[2].
Исемен мәңгеләштерү
- Михаил Девятаев ике автобиографик китап авторы — «Полёт к солнцу» (1972) һәм «Побег из ада» (1988).
- Николай Стуриковның «Сотый шанс» повесте.
- 1975 елның 8 маенда Тәрбидә музей-йорты ачыла[28].
- 2002 елда «Побег в небо. Девятаев» нәфис фильмы төшерелә башлый. Төшерү берничә тапкыр күчерелә, башта 2007 елга, аннары 2012 һәм 2015 елларга. 2017 елда, 15 ел узгач, проект ябыла[29].
- 2005 елда Казанның Вахитов районындагы Порт урамының бер өлешенә Девятаев урамы исеме бирелә.
- Вологдада «Побег из ада» һәйкәле куела.
- Саранскта 2010 елда «Побег из ада» истәлекле билгесе урнаштырыла[30].
- Полтава шәһәрендә «Побег из ада» һәйкәле урнаштырыла, ул качкан экипажның исемнәре язылган стелладан гыйбарәт.
- «Восход-72» су асты канатларындагы судно «Герой Михаил Девятаев» исемен йөртә[31]. Хәзерге вакытта файдаланылмый.
- «Волга-3» пассажирлар катамараны «Герой Девятаев» исеме белән аталган[32].
- Казанда Җиңү паркында Мәңгелек ут янындагы пантеонда М.П. Девятаев мәгълүматлары белән истәлек тактасы урнаштырылган, анда аңа Советлар Союзы Герое исеме 1957 елда бирелгәнлеге язылган. 2002 елда «Побег в небо. Девятаев». Төшерү берничә тапкыр күчерелә, башта 2007 елга, аннары 2012 һәм 2015 елларга. 2017 елда, 15 елдан соң, проект ябыла.
- 2017 елда, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның тууына йөз ел булу уңаеннан, ике яңа документаль фильм — «Побег с острова Узедом» һәм «Крылатая Казань» дөнья күрә. 1963 елдан Михаил Девятаевның тормышы һәм батырлыклары турында барлыгы 14 документаль фильм төшерелгән, алар арасында: Николай Скомороховның «Речники-Герои», Константин Орозалиевның «Догнать и уничтожить» һәм башкалар бар[33][34].
- 2020–2021 елларда «Девятаев» (беренче исеме — «Фау-2. Побег из ада») нәфис фильмы төшерелә (режиссер Тимур Бекмамбетов, консультанты Казан дәүләт медицина университеты профессоры Александр Девятаев[35]). Фильмны күрсәтү Россия Федерациясе кинотеатр экраннарына 2021 елның 29 апрелендә чыга[36].
- Пенемюндеда (ФРГ) 2020 елның 8 февралендә Советлар Союзы Герое очучы Михаил Девятаев җитәкчелегендәге хәрби әсирләр төркеменең батырлыгына 75 ел тулу уңаеннан тантаналы чара уза. Истәлекле тантананы Александр Печерский фонды оештыра, чара «Непокоренные. Сопротивление в фашистских концлагерях» дип атала[37].
- 2021 елда Оренбургта аның исеме белән аталган 39 нчы мәктәп каршындагы скверда бюсты урнаштырылган[38].
- 2023 елда Казанда елга порты янында (Девятаев ур., 2) һәйкәле куела[39].
- Мордовия Республикасының Үзәк аэроклубы Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев исемен йөртә.
- Казанның Арча кыры зиратында М.П. Девятаев каберенә бюсты куелган.
Искәрмәләр
- ↑ Подвиг Девятаева: побег из плена с немецким "оружием возмездия" (рус.). topwar.ru (29 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Сергей Кисин. 95 лет исполняется летчику Девятаеву, сбежавшему из концлагеря на самолете (рус.). rg.ru (4 июль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ «Побег из ада или 10 дней жизни» — ВЕСТИ ДОСААФ/info@vestidosaaf.ru (рус.). vestidosaaf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Как один побег изменил ход всей войны. ru.sott.net (30 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Наградной лист Михаила Девятаева на орден Красное Знамя от 20 декабря 1943 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025. Архивировано 7 май 2021 года.
- ↑ Покрышкин А. И. Гвардия громит врага // Познать себя в бою. — М.: ДОСААФ, 1986. — 492 с. — 95 000 экз.
- ↑ Девятаев Михаил Петрович. Информация из приказа об исключении из списков. obd-memorial.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ HOBOHM, Günter (ингл.). TracesOfWar. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025. Архивировано 14 гыйнвар 2013 года.
- ↑ Михаил Петрович Девятаев и "He-111H-22" Летчик истребитель (рус.). airpages.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 Беспалова Н., Черепанов М. Личный враг фюрера. Герой Советского Союза Михаил Девятаев пострадал из-за дамского каприза. «Российская газета» — Волга — Урал (16 декабрь 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025. Архивировано 13 ноябрь 2011 года.
- ↑ 1 2 Михаил Черепанов. Подвиг Девятаева: пора рассказать правду // Вечерняя Казань : газета. — 2008. — № 110.
- ↑ 1 2 Побег из Пенемюнде (рус.). web.archive.org (20 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025.
- ↑ Полет из ада — в бессмертие. Известия Мордовии (5 февраль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025. Архивировано из оригинала 24 февраль 2011 года.
- ↑ Кайбер басмаларда аларны; штраф батальонына җибәрелүләре әйтелә, әмма күрсәтелгән часть штрафныкы булмаган.
- ↑ Девятаев, 1972, бит. 270
- ↑ Совет ракеталарының булачак генераль конструкторы үзе дә бу вакыйгаларга ярты ел кала гына тоткынлыктан азат ителгән була.
- ↑ 1 2 Биккинин И. {{{заглавие}}} // Юлдаш. — 1998. — № 12 от 23 ноября.
- ↑ Девятаев, 2015, бит. 203
- ↑ Зотикова В. Побег в небо. Сын легендарного летчика Михаила Девятаева рассказал "РГ" о неизвестных фактах биографии отца. Российская газета-Неделя-Средняя Волга (19 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025. Архивировано 22 июнь 2020 года.
- ↑ 1 2 Кривоногов, 1963, бит. 188
- ↑ Девятаев, 2015, бит. 160
- ↑ Михаил Черепанов. {{{заглавие}}} // Казанские ведомости : газета. — 2012. — № 98 от 6 июля.
- ↑ Девятаев Михаил Петрович :: Память народа. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025. Архивировано 5 октябрь 2021 года.
- ↑ Девятаев Михаил Петрович :: Память народа. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025. Архивировано 5 октябрь 2021 года.
- ↑ Девятаев Михаил Петрович :: Память народа. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025. Архивировано 5 октябрь 2021 года.
- ↑ Девятаев Михаил Петрович :: Память народа. pamyat-naroda.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025. Архивировано 5 октябрь 2021 года.
- ↑ Указ Главы Республики Мордовия от 10 января 1997 года № 2 «О присвоении почётного звания „Почётный гражданин Республики Мордовия“». web.archive.org (29 октябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025.
- ↑ Всё о Мордовии: Энциклопедический справочник / сост. Н. С. Крутов, Е. М. Голубчик, С. С. Маркова. — Саранск: Мордовское кн. изд-во, 2005. — С. 325. — ISBN 5-7595-1662-0.
- ↑ Фильм о Герое Советского Союза из Мордовии стал поводом для заказного убийства?! (рус.). Столица С. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ На юбилей Девятаева (рус.). www.zamorochkin.ru (7 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ Герой Михаил Девятаев (рус.). fleetphoto.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Герой Девятаев (рус.). www.riverfleet.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ В Казани презентовали два новых фильма о Михаиле Девятаеве (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 сентябрь 2025.
- ↑ На крыле. История Михаила Девятаева. Вечерняя Москва. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ Чередниченко А. Вертикальный взлет. В Кронштадте стартовали съемки фильма «ФАУ. Побег из ада» (рус.). spbvedomosti.ru (19 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
- ↑ Альперина, Сусанна Фильм «Девятаев» про побег советского летчика из плена выйдет 29 апреля (рус.). Российская газета (16 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025. Архивировано 16 апрель 2021 года.
- ↑ В Германии отметили годовщину побега группы Девятаева из концлагеря (рус.). РИА Новости (20200208T1708+0300). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025. Архивировано 12 апрель 2020 года.
- ↑ В Оренбурге увековечили память летчика-истребителя Михаила Девятаева. Интернет-портал «Российской газеты» (29 сентябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025. Архивировано 1 октябрь 2021 года.
- ↑ Казанда Девятаев һәйкәлен урнаштыру өчен урын сайланды – эшләр башланды (рус.). Татар Информ (4 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 сентябрь 2025.
Әдәбият
- Михаил Девятаев. Побег из ада. На самолёте врага из немецко-фашистского плена. — ОСЛН Москва, 2015. — 232 с.
- Девятаев М. П. Полёт к солнцу / Литературная запись А. М. Хорунжего. — М.: ДОСААФ, 1972. — 272 с. — 150 000 экз.
- Девятаев М. П. Побег из ада. — Казань: Татарское книжное издательство, 1988 / 2000. — 192 с.
- Девятаев М. П. Воспоминания, отклики, публицистика, хроника. — Саранск: тип. Красный Октябрь, 2007. — 248 с.
- Кривоногов И. П. Родина зовёт. Записки офицера советской армии / Литературная запись Ирины Сидоровой.. — Горький: Горьковское книжное издательство, 1963. — 192 с. — 75 000 экз.
- Стуриков Н. А. Сотый шанс. — Чебоксары: Чувашское книжное издательство, 1978.
- Захар Сорокин. Идём в атаку. — М.: ДОСААФ, 1970.
- Черепанов М. В. Побег, остановивший «ангела смерти» // Зачем живым Долина Смерти? — Казань: Хэтер, 2006. — 368 с.
- Девятаев М. П. Побег из ада. Издание четвёртое. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 1978.
Сылтамалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Михаил Девятаев