Дзержинский Феликс Эдмундович
Феликс Эдмундович Дзержинский (пол. Feliks Dzierżyński [ˈfɛliks dʑerˈʐɨɲski]; кушаматлары: «Тимер Феликс», «ФД»; яшерен тәхәллүсләре: Яцек, Якуб, Переплётчик, Франек, Астроном, Юзеф, Дома́нский; 11 сентябрь 1877, Дзержиново[d], Ошмяны өязе[d], Вильно губернасы — 20 июль 1926, Мәскәү) — Россия һәм Польша революционеры, СССРның дәүләт һәм партия эшлеклесе[4], кайбер халык комиссариатлары башлыгы[4], Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясенә нигез салучы һәм җитәкчесе[4].
Россия социал-демократик эшчеләр (большевиклар) партиясенең Үзәк комитеты секретаре (1917), Россия коммунистлар партиясе (большевиклар) Үзәк комитетының оештыру бюросы әгъзасы (1919—1920, 1921—1924), Россия коммунистлар (большевиклар) партиясенең Үзәк комитеты әгъзалыгына кандидат (1921, 1924—1926). Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясенең Үзәк комитеты Сәяси бюросы әгъзалыгына кандидат[4].
Тормыш юлы
Чыгышы
Әтисе — Польша шляхтич-дворяны, Ивенцтан 15 чакрым ераклыкта урнашкан Дзержиново утары хуҗасы, гимназия укытучысы Эдмунд-Руфин Иосифович Дзержинский. Күпмедер вакыт Таганрог ир балалар гимназиясендә укыта һәм яшь Антон Чеховка математика өйрәтә. Әнисе — Хелена Дзержинская, профессор Игнатий Янушевскийның кызы.
Феликс Дзержинскийга чумылдыру йоласын башкарганда латин һәм поляк телләрендә бәхетле мәгънәсенә ия булган Феликс Шченсны (Feliks Szczęsny) дигән ике компонентлы исем бирелә. Бу исем аңа дөньяга исән-имин килү хөрмәтенә кушыла. Тудыруның алдагы көнендә әнисе базга егылып төшә, шуңа да карамастан, сәламәт бала таба[5]. Дзержинскийлар гаиләсендә тугыз бала туа. 1882 елда әтисе туберкулёздан вафат булганда Феликска — 5, олы апалары Альдонага — 12, иң кечеләренә бер яшь тулып киткән була[6]. Балачакта Феликс ксёндз булырга хыяллана[7][8], Рим католик руханилары семинариясенә укырга барырга тели.
1887—1895 елларда гимназиядә белем ала, 1895 елның көзендә шунда Литва социал-демократик оешмасына керә. Беренче партия тәхәллүсләре: Якуб, Яцек. Дзержинскийның автобиографиясеннән: «…1895 елда Литва социал-демократиясенә аяк бастым, үзем марксизмны өйрәнәм, һөнәрчеләр һәм фабрика укучылары түгәрәкләрен алып барам. 1895 елда анда миңа Яцек исемен тактылар…». Яцек — Дзержинскийның икенче тәхәллүсе, беренчесе Якуб була[9]. Документлардан күренгәнчә, ул ике ел дәвамында беренче сыйныфта укый, сигезне тәмамламый, кулына «18 яшендәге католик динендәге Дзержинский Феликс канәгатьләнерлек игътибар һәм тырышлык белән фәннәрдә түбәндәге уңышларга иреште. Атап әйткәндә: Алла кануны — „яхшы“, мантыйк, латин теле, алгебра, геометрия, математик география, физика, тарих, француз теле — „канәгатьләнерлек“, рус һәм грек телләре — „канәгатьләнерлек түгел“» дигән таныклык ала[10].
Инкыйлаби эшчәнлеге
Һөнәрчеләр һәм фабрика укучылары түгәрәкләрендә пропаганда-агарту эшчәнлеге алып бара. 1897 елның июлендә, донос буенча кулга алынып, Каунас төрмәсенә озатыла һәм анда бер елга якын утыра. 1898 елда 3 елга Нократ губернасына (Нолинск шәһәренә) полиция күзәтүе астында яшәүгә сөрелә. Биредә махорка фабрикасына тәмәке тутыручы булып эшкә урнаша һәм эшчеләр арасында пропаганда алып бара башлый. Моның өчен аны Нолинсктан 500 чакрым төньяктарак урнашкан Кай авылына сөрәләр, аннан 1899 елның августында көймәдә Вильнага чыга һәм Варшавага кача.
Дзержинский профессиональ революционер булып китә. Ул Литва социал-демократлар партиясен Россия социал-демократ эшчеләр партиясенә кушу яклы һәм милли мәсьәләдә Роза Люксембург тарафдары була. 1900 елда Польша һәм Литва корольлеге социал-демократиясенең (ПКһЛСД) беренче съезды эшендә катнаша.
1900 елның гыйнварында кулга алына, башта Варшава цитаделенә, соңрак Седлеце төрмәсенә озатыла. 1902 елның гыйнварында 5 елга Вилюйскка сөрелә, күпмедер вакыт Александровский централының озату төрмәсендә утыра. 1902 елның июнендә сөрген урынына бару юлында көймәдә Верхоленсктан кача һәм эмиграцияләнә. Польша һәм Литва корольлеге социал-демократлар партиясенең Берлиндагы конференциясендә партиянең чит ил комитеты сәркатибе итеп сайлана. Швейцариядә дә эшли. «Червоны штандар» («Кызыл Байрак») газетасын чыгаруны һәм Краковтан Польша патшалыгына яшерен әдәби әсәрләрне илтүне оештыра. 1903 елның июлендә Польша һәм Литва корольлеге социал-демократлар партиясенең 4 нче корылтае делегаты була, аның баш идарәсе әгъзасы итеп сайлана. 1905 елгы инкыйлаб вакыйгалары вакытында Беренче май демонстрациясен җитәкли, хәрби-инкыйлаби оешмада эшчәнлек алып бара. 1905 елның июлендә Варшавада кулга алына, октябрьдә амнистия буенча азат ителә.
Россия социал-демократ эшчеләр партиясенең 4 нче съездында (1906, Стокгольм) Польша һәм Литва корольлеге социал-демократлар партиясе, территориаль оешма буларак, Россия социал-демократик эшчеләр партиясенә кушыла. Дзержинский Россия социал-демократик эшчеләр партиясенең 4 нче съезды делегаты була, аның үзәк органы редакциясенә керә, хәрби-инкыйлаби оешмасында Польша социал-демократлары вәкиле булып тора.
1906 елның июленнән сентябренә кадәр Петербургта яши, аннары яңадан Варшавага килә һәм декабрьдә кулга алына. 1907 елның июнендә залог калдыру шарты белән азат ителә. Россия социал-демократик эшчеләр партиясенең 5 нче корылтаенда (1907) читтән торып Үзәк комитет әгъзасы итеп сайлана. 1908 елның апрелендә Варшавада яңадан кулга алына. 1909 елда, барлык хокукларыннан мәхрүм итеп, гомерлеккә Себергә (Енисей губернасы Канск өязенең Бельское авылына, аннары Сухово һәм Тасеево авылларына) сөргенгә җибәрү карары чыгарыла. 1909 елның ноябрендә М. Горький янына Капри утравына кача. 1910 елда Краковка күченә, аннан яшерен рәвештә Польшаның Россия өлешенә килә.
1910 елның мартында Краковта партиянең баш идарәсе секретаре һәм казначысы эшчәнлеген алып бара, шунда С. С. Мушкатка өйләнә. Партия эшчәнлегенә «мөмкин булганча — рәсми, социаль переворотка тыныч һәм үзгәрешсез төсмер» бирүгә каршы актив чыгыш ясый; «Социал-демократ» газетасы редакциясе эчендәге каршылыкларга бәйле рәвештә, 1911 елның февралендә В. И. Ленин сәясәтенә шәхси теләктәшлеге турында яза. 1912 елның гыйнварында Варшавага качып кайтканнан соң, сентябрьдә яңадан кулга алына. 1914 елның апрелендә 3 елга каторга эшләренә хөкем ителә, карарны Орёл үзәк төрмәсендә үти. 1916 елда кабат алты елга каторгага хөкем ителә һәм Мәскәүнең «Бутырка» төрмәсенә озатыла. Февраль инкыйлабыннан соң, 1917 елның 1 мартында азат ителә.
Үз партиясе белән Россия социал-демократ эшчеләр (большевиклар) партиясе составына кушыла, аның Мәскәү комитеты әгъзасы һәм Мәскәү советының башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. Россия социал-демократ эшчеләр (большевиклар) партиясенең 7 нче (апрель) Бөтенроссия конференциясе делегаты була, анда милләтләрнең үзбилгеләнү хокукына каршы чыгыш ясый. Россия социал-демократ эшчеләр (большевиклар) партиясенең 6 нчы съезды делегаты буларак партиянең Үзәк комитетына һәм аның секретариатына сайлана. 1917 елның сентябрендә Бөтенроссия демократик киңәшмәсендә катнаша.
Октябрь инкыйлабына актив әзерлек алып бара, Мәскәүдә Кызыл Гвардия отрядларын оештыра. 1917 елның 23 октябрендә Россия социал-демократ эшчеләр партиясе Үзәк комитетының хакимиятне корал кулланып басып алу турында карар кабул иткән утырышында катнаша, хәрби-инкыйлаби үзәк составына кертелә, күтәрелешне оештыру белән шөгыльләнә.
Советларның 2 нче Бөтенроссия съезды эшендә катнаша, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм аның Президиумы әгъзасы итеп сайлана. 21 октябрьдә Петроград советының башкарма комитеты әгъзасы була. Тимер юл профсоюзының Бөтенроссия башкарма комитеты белән Совет хөкүмәтенең партия составын киңәйтү турындагы килешү раслануга каршы чыга. Инкыйлаб барышында, 25 октябрьдә, баш почта хезмәте һәм телеграфны басып алу белән җитәкчелек итә.
Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе, Дәүләт сәяси идарәсе, Берләшкән дәүләт сәяси идарәсе һәм Элемтә юллары халык комиссариаты белән җитәкчелек итү
Төп мәкалә: Кызыл террор
Яков Петерс түбәндәгеләрне искә төшерә:
| 1917 елның 7 декабрендә контрреволюциягә каршы көрәш мәсьәләсе күтәрелгән ХКС утырышында комиссияне җитәкләргә теләк белдерүчеләр булды. Әмма Ленин «пролетар якобинчы» дип Феликс Дзержинскийны атады. Феликс Эдмундович утырыштан соң күңелсез генә, әгәр мин Робеспьер икән, Петерс — Сен-Жюст була түгелме, дип әйтеп куйды. Ләкин безнең икебездә дә көлү кайгысы юк иде[11]… |
1917 елның 6 (19) декабрендә РСФСР Халык комиссарлары советы (ХКС), "хөкүмәт учреждениеләрендә хезмәткәрләрнең Бөтенроссия масштабында эш ташлауларын оештыру мөмкинлеге турында"гы мәсьәләне тикшергәндә, Дзержинскийга «мондый күренешләр белән иң куәтле инкыйлаби чаралар ярдәмендә көрәшү мөмкинлекләрен ачыклау өчен махсус комиссия төзү» бурычы йөкләнә[12] һәм ул инде икенче көнне үк ХКС утырышында «Саботажга каршы көрәш комиссиясен оештыру һәм аның составы турында» доклад ясый. ХКС хуплавы нигезендә, контрреволюция һәм саботажга каршы көрәш буенча Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе оештырыла, Дзержинский аның рәисе итеп билгеләнә. 1922 елның февралендә (1918 елгы өзеклекне кертеп) Дәүләт сәяси идарәсендәге үзгәртеп коруларга кадәр шул вазифада кала.
Башка җитәкчеләр белән бергә Совет дәүләтләренең контрреволюционерларга каршы оборона чараларын уйлап табуда һәм гамәлгә ашыруда, концентрацион лагерьлар челтәрен тәэмин итүдә катнаша[13][14][15]. Сул коммунист буларак, Үзәк комитетта Брест солыхын имзалауга каршы чыгыш ясый, ләкин, партиянең таркалуын булдырмый калу максатыннан, 1918 елның 23 февралендә тавыш бирүдән тыелып кала. Германия илчесе В. Мирбахның Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе хезмәткәрләре тарафыннан үтерелүе эшендә шаһит буларак, 1918 елның 7 июлендә Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе рәисе вазифасыннан отставкага китә һәм 22 августта бу постка кабат билгеләнә.
1918 елның октябрь башында Яков Свердловның «киңәше» һәм Ленинның куәтләве буенча, Феликс Доманский исеменә рәсмиләштерелгән документлар белән, хатынын һәм улын күрү өчен, Швейцариянең Берн һәм Лугано шәһәрләренә китә. Бу сәфәрдә аны Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты Президиумы секретаре Варлаам Аванесов озата бара. 1918 елның октябрь ахырында Мәскәүгә кайта[16].
1919 елның гыйнварында Иосиф Сталин белән берлектә Нократта Кызыл Армиянең Пермь районында җиңелү сәбәпләрен ачыклаган Үзәк комитет һәм Оборона Советы комиссиясен төзи[17]. 1919 елның мартыннан 1923 елның июленә кадәр бер үк вакытта Эчке эшләр халык комиссары һәм Хәрбиләштерелгән сак гаскәрләре хәрби советы рәисе, 1920 елның ноябреннән эчке хезмәт гаскәрләре рәисе булып тора. 1919 елның августыннан 1920 елның июленә кадәр Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясенең Махсус бүлеге башлыгы вазифасын да башкара[18]. 1919 елның сентябре — 1920 елның октябре — Мәскәү оборона комитеты рәисе, 1920 елның февраленнән — Гомуми хезмәт йөкләмәсе буенча баш комитет (рус. Главкомтруд) рәисе булып тора. Апрельдән РКП(б) ҮК Оештыру бюросы әгъзалыгына кандидат, 1921 елдан Оештыру бюросы әгъзасы була.
Украинадагы баш күтәрүчеләр хәрәкәтенә каршы көрәш белән җитәкчелек итә. Польша белән сугыш вакытында, 1920 елда, Көньяк-Көнбатыш фронт тылы башлыгы (инкыйлаби тәртипне саклауны җитәкли), Польша Вакытлы инкыйлаби комитеты һәм РКП(б) Үзәк комитетының Польша бюросы әгъзасы, Смоленскта эшчәнлек алып барган Польша коммунист эшчеләр партиясенең Үзәк башкарма комитеты әгъзасы була. Профсоюзлар турында партия дискуссияләре вакытында Л. Троцкийның карашын хуплый. И. Сталин раславынча, бу вакытта актив троцкийчы була, ләкин соңыннан үз карашын үзгәртә һәм актив рәвештә аңа каршы эшчәнлек алып бара[19].
| Сездә тагын башка, шулай ук дөрес булмаган караш бар. Еш кына 1922 елда кемдер Троцкий өчен тавыш биргән, дип сөйлиләр. Бу дөрес түгел. Кеше яшь булганлыктан аңламаска, дуамал булырга мөмкин. Дзержинский Троцкий өчен тавыш бирде, тавыш биреп кенә калмады, Ленин барында, ачыктан-ачык, Ленинга каршы Троцкийны хуплады. Сез бу хакта беләсезме? Ул беркайчан да пассив булып кала торган кеше түгел иде, бик актив троцкийчы булды һәм бөтен Дәүләт сәяси идарәсен Троцкийны яклап күтәрергә теләде. Ул моңа ирешә алмады… Иң дөресе — кешеләр турында аларның хезмәтләре, эшләренә таянып фикер йөртү. Икеләнеп торган кешеләр дә бар иде, хәзер алар туры юлга бастылар, ачыктан-ачык, намус белән безнең сафта троцкийчылар белән көрәшәләр. Дзержинский бик яхшы каршылык күрсәтә, иптәш Андреев та калышмый[20]. |
1921 елның 14 апреленнән 1923 елның 6 июленә кадәр — СССРның Элемтә юллары халык комиссары. Тимер юлларның техник базасын торгызу белән җитәкчелек итә, тимер юл транспорты эшенең ритмлы булуын оештыра, урлаулар, хуҗасызлык, коррупция һәм ришвәтчелек белән көрәшә[21][22][23]. Ул көрәштәшләренә түбәндәгеләрне яза:
| Безнең юлларда урлау һәм хуҗасызлык буенча хәлләр коточкыч… Вагоннарда — урлау, кассаларда — урлау, складларда — урлау, подрядларда — урлау, заготовкаларда — урлау. Бу башбаштаклыкны җиңәр өчен нык нервлар һәм ихтыяр көче булырга тиеш… |
1921 елның 9 декабрендә Дзержинский инициативасы белән «Складларны, пакгаузларны һәм келәтләрне, шулай ук тимер юл һәм су юлларындагы корылмаларны саклау турында» Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм Республиканың Хезмәт һәм оборона советы декреты кабул ителә. Аның нигезендә РСФСР Элемтә юллары халык комиссариаты структурасында тимер юл объектларына, йөк һәм пассажир поездларына массакүләм һөҗүмнәрне туктатучы Элемтә юллары кораллы сагы булдырыла[24][25].
1922—1923 елларда — РСФСРның эчке эшләр халык комиссариаты каршындагы Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясенең, 1923 елның сентябреннән СССР ХКС каршындагы Берләшкән дәүләт сәяси идарәсенең рәисе вазифасын башкара. Россиядән күп кенә мәдәни кыйммәтләрне — аерым алганда, уникаль музыка уен коралларын читкә алып чыгуны булдырмый кала[26].
1923 ел башында Үзәк комитетының Кавказ арты төбәк комиссариаты һәм грузин коммунист-милләтчеләре арасындагы низагны тикшерү комиссиясе җитәкчесе буларак, И. Сталин белән бергә төбәк комитетының нейтраль юнәлешен хуплый, аның рәисенә — Үзәк комитет директиваларына буйсынган Григорий Орджоникидзега теләктәшлек белдерә[26].
Дзержинский дәүләт чикләрен саклауны көчәйтү буенча чаралар уйлап табу комиссиясе рәисе вазифасын да башкара.
Балалар сукбайлыгына каршы көрәш
Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясен җитәкләгән вакытта балалар сукбайлыгына каршы көрәш эшен башлап җибәрә. 1921 елның 27 гыйнварында Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты (БҮБК) Президиумы утырышында балалар тормышын яхшырту буенча Феликс Эдмундович җитәкчелегендәге комиссия төзү карары чыгарыла. Комиссиягә Мәгариф, Сәламәтлек саклау, Азык-төлек халык комиссариатлары, Эшче-крестьян инспекциясе, Һөнәри берлекләрнең Бөтенсоюз Үзәк Советы һәм Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе вәкилләре керә. 1920—1940 елларда Ф. Э. Дзержинский һәм педагоглар З. П. Соловьёв белән А. С. Макаренко Советлар Союзының уңышлы тәрбия доктринасына нигез салалар[27].
Дзержинский комиссия рәисе вазифасын башкарганда балалар учреждениеләрен — вакытлыча яшәү өчен каралган кабул итү һәм урнаштыру оешмаларын, балалар йортларын, «коммуна» һәм сабыйлар «шәһәрчекләре» системасын оештыра. Бу оешмаларда меңләгән мохтаҗ бала медицина ярдәме, белем, туклану, һәм иң мөһиме, алга таба тормышта үз юлын табу мөмкинлеген ала[23][28][29]. А. С. Макаренко җитәкләгән Дзержинский исемендәге коммуна базасында яшүсмерләр эшләгән тулы бер предприятие төзелә. Феликс Эдмундовичның инициаллары нигезендә «ФЭД» дип аталган, ул еллар өчен иң заманча фотоаппаратларның берсе дә биредә җитештерелә.
Өлкән яшьтәге большевик Анна Сергеевна Курская 1921 елның көзендә Дзержинскийның аның үзе һәм ире — юстиция халык комиссары Дмитрий Иванович Курский белән сөйләшкәндә караучысыз калганнарның хезмәт коммунасы турында әйткән сүзләрен искә ала[30]:
| Ышанмассыз, ләкин бите-кулы буялган бу балалар — минем иң якын дусларым. Алар арасында үземә ял табам. Әгәр дә без аларны табып алмаган булсак, күпме талант һәлак булыр иде! Һәммәсен битен юарга, кесәләрен тартмаска, китапларны яратырга һәм калган әйберләргә өйрәтергә кирәк, ә алар безнең өчен иҗтимагый оешканлык, батырлык, чыдамлык үрнәге булып тора. Ныклык, теләктәшлек көчле. Алар беркайчан иптәшләрен сатмый… |
«Динамо» ирекле спорт җәмгыятен оештыру
Төп мәкалә: Динамо (спорт җәмгыяте)
Дзержинский инициативасы белән «Динамо» ирекле спорт җәмгыяте төзелә. 1923 елның 18 апрелендә җәмгыятьнең оештыру җыены була. Тренерлар вазифысына Мәскәүнең иң яхшы спортчы кадрлары җәлеп ителә. Яңа җәмгыять тиз арада эшчәнлеген киңәйтә. 1926 елга ул үз эченә ике йөздән артык ячейканы ала. Хәзер дә «Динамо» иң зур спорт җәмгыятьләренең берсе булып тора.
Халык хуҗалыгы Югары Советы
1924 елдан — партия Үзәк комитетының сәяси бюросы әгъзалыгына кандидат. 1924 елның февраленнән СССР Халык хуҗалыгы Югары Советы рәисе була. "Зур крестьян базарына йөз тоту"ны сәнәгать үсешенең төп факторы дип саный, һәм «авылның иминлеге турында курку белән сөйләгәндә индустриализациягә ирешеп булмаячагын» ассызыклый. Сәүдә эшен үстерүне, шәхси сәүдәгәрләрне җирле администраторлардан яклауны һәм алар өчен «сәламәт шартлар» тудыруны алга сөрә. Эш җитештерүчәнлеген хезмәт хакына караганда алдан үстерү юлы белән продукциянең үзкыйммәтен һәм сәнәгать эшләнмәләре бәясен киметергә омтыла[21].
Актив рәвештә илнең металлургия комплексын үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 1924 елда аның инициативасы белән РСФСР Халык хуҗалыгы Югары Советының «Главметалл» оешмасы урынына Металл гадәттән тыш комиссиясе төзелә, аны ул үзе җитәкли[31].
Сул һәм берләшкән оппозицияләргә каршы көрәштә катнаша. Аның фикеренчә, бу оешмалар партия бердәмлегенә һәм яңа икътисади сәясәт уздыруга киртә тудыра. Шул ук вакытта хөкүмәтнең 1925—1926 еллардагы икътисади сәясәте белән килешмәвен белдерә, моңа бәйле рәвештә үзен отставкага җибәрүләрен сорый. Металл сәнәгате үсешенең нигезе сыйфатында дәүләтнең һәм, аерым алганда, армиянең өстенлеге турындагы фикергә каршы чыга. Бюрократик «тормыш параличын» торгызу өчен радикаль рәвештә идарә итү системасын үзгәртергә кирәклеген әйтә, югыйсә ил «үз диктаторын, инкыйлабны юкка чыгаручысын табачак», дип саный[32].
В. И. Ленин вафатыннан соң, җирләү эшләрен оештыру комиссиясен җитәкли.
Дзержинский яхшы җитәкче һәм хезмәткәр була, үзен тулысынча хуҗалык эшенә багышлый, алынган барлык мәсьәләләрдә дә нәтиҗәле карарлар кабул итүгә ирешә, илдәге вәзгыятьне уңай якка үзгәртергә омтыла[26].
Вафаты
Дзержинский, сәламәтлеге какшауга карамастан, табиблар киңәшенә колак салмый, хезмәт көнен 4 сәгатькә кадәр кыскарту таләбен үтәми, ялларда да эшләвен дәвам итә. Иптәшләре аны мәҗбүриләп ялга чыгара, әмма ул үзен шөгыльсез күз алдына китерми. Тарихчы И. И. Ратьковский табибларның аны 1920 еллар башында ук, мондый киеренке тормыш рәвеше белән яшәгән очракта, тагын 2-3 ел гомере калганлыгы турында кисәтүләрен раслый[26].
1926 елның 20 июлендә Үзәк комитетның СССР икътисады торышына багышланган пленумында ике сәгатьлек доклад ясый, хәле начар була. Статистиканы фальсификацияләгәне өчен Георгий Пятаковны «сәнәгатьнең иң эре дезорганизаторы», дип атап һәм Лев Каменевны эшләмәүдә, политиканлык белән шөгыльләнүдә гаепләп кискен тәнкыйтьли.
| …Әгәр дә сез безнең бөтен аппаратка, барлык идарә итү системасына, гадәттән тыш бюрократизмга, төрле килешүләр белән күрелмәгәнчә эш итүебезгә күз салсагыз — боларның барысыннан да мин куркуга калам. Үзем берничә тапкыр Хезмәт һәм оборона советы, ХКС рәисе янына килеп отставкага җибәрүләрен сорадым… Болай эшләү дөрес түгел! |
Нервлары какшау сәбәпле, Дзержинскийның хәле кискенләшә. Аңа трибунадан төшәргә ярдәм итәләр, диванга яткыралар, дарулар бирәләр, аннан соң өенә кайтарып җибәрәләр. Дзержинский фатирында да балачактан ук сеңдерелгән урын-җирен шәхсән җәю гадәтен үзгәртмәгән була. Ул карават өстенә иелеп аңын югалта[26] һәм шул көнне йөрәк өянәгеннән вафат була[33].
Исемен мәңгеләштерү
Төп мәкаләләр: Дзержинский урамы һәм Дзержинск
Шулай ук карагыз: Дзержинский һәйкәлләре, Дзержинский#Топонимнар, Дзержинский мәйданы, Дзержинский проспекты
1926 елның 22 июлендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында Кремль дивары янында җирләнә.
Дзержинский исеме СССР шәһәрләренә һәм авылларына, кайбер заводларга, фабрикаларга, корабларга һәм башка объектларга бирелә. Шәһәр урамнарында «Тимер Феликс» бюстлары һәм һәйкәлләре куела. Аның исеме урамнарга һәм мәйданнарга, мәктәпләргә һәм институтларга бирелә:
- Мәскәү өлкәсендә 1920 елларда «Дзержинский исемендәге коммуна» нигезләнгән урынында Дзержинский бистәсе барлыкка килә, соңрак ул өлкә әһәмиятендәге шәһәргә әверелә;
- Түбән Новгород өлкәсендә 1929 елда Растяпино бистәсе Дзержинскка (1930 елдан — Дзержинск шәһәре) үзгәртелә;
- 1932 елда БССРның Койданово шәһәренә Дзержинск исеме бирелә;
- Феликс хөрмәтенә Украинадагы шәһәр Днепродзержинск дип атала. 2016 елның 19 маенда Югары Рада карары нигезендә Каменское дигән беренчел исеме кайтарыла;
- 2013 елда Россиянең 1342 мәйданы, урамы, проспекты һәм тыкрыгы Дзержинский исемен йөртә[34];
- Ф. Э. Дзержинский коммунасы каршында «ФЭД» Харьков машина төзү заводы төзелә, ул да Дзержинский хөрмәтенә атала. Биредә 1990 еллар уртасына кадәр «ФЭД» фотоаппараты җитештерелә;
- 1936 елда «Уралвагонзавод»ка Дзержинский исеме бирелә;
- 1936 елда УССРның Донецк өлкәсе Щербиновка шәһәр тибындагы бистәсе Дзержинск шәһәре итеп үзгәртелә. 2016 елның 18 февралендә Югары Рада карары белән Торецкка алыштырыла[35];
- 1960 еллардан алып 1991 елга кадәр Харьков юридик институты Ф. Э. Дзержинский исемен йөртә;
- 1992 елга кадәр аның исеме белән Юллар министрлыгының Мәскәү электротехника заводы (хәзерге Лосиноостровск электротехника заводы) атала, аның территориясендә хәзерге вакытка кадәр Дзержинскийга куелган һәйкәл сакланган;
- Волгоград трактор заводы Дзержинский исемен йөртә;
- Феликс Дзержинский исеме 1931–1941 елларда Луганск (Ворошиловград) паровозлар төзү заводында чыгарылган «ФД» паровозлар сериясе исемендә дә чагыла;
- СССРда иң киң таралган арифмометр Феликс Дзержинский хөрмәтенә атала;
- 2014 елда «Кораллы конфликтлар шартларында Ватанны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә, дәүләтнең оборона сәләтен ныгытудагы казанышларын исәпкә алып, шәхси состав тарафыннан күрсәтелгән массакүләм батырлык һәм фидакярлек, ныклык һәм кыюлык өчен» Россия Президенты Владимир Путин Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренең оператив билгеләнештәге аерым дивизиясенә (хәзер — Россия милли гвардиясе гаскәрләре берләшмәсе) 1994 елда үзгәртеп коруга кадәр йөрткән Ф. Э. Дзержинский мактаулы исемен кайтару турындагы указга кул куя;
- Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Саратов хәрби институты 1966–1997 елларда Дзержинский исемен йөртә.
Гаиләсе һәм туганнары
Хатыны — Софья Сигизмундовна Дзержинская (Мушкат) (1882–1968), революционер. Улы — Ян Феликсович Дзержинский (1911–1960), галим.
Оныклары:
- Феликс Янович Дзержинский (1937–2015) — Россия умырткалылар зоологы, орнитолог, биология фәннәре докторы (1993), профессор (2004), А. Н. Северцов исемендәге эволюция морфологиясе лабораториясенең фәнни җитәкчесе;
- Фёдор Янович Дзержинский (1947 елда туган) — инженер-программист, Совет чорында җиңел сәнәгать белгечләренең квалификациясен күтәрү фәнни-тикшеренү институтында эшли.
Ир туганнары:
- Владислав Эдмундович Дзержинский (1881–1942) — медицина профессоры, невролог, нацистлар тарафыннан Згеж шәһәрендә (Польша) җәзалап үтерелә;
- Станислав Эдмундович Дзержинский (1872–1917), 1917 елның июль башында үтерелә;
- Игнатий Эдмундович Дзержинский (1879–1953) — Варшава гимназиясенең география укытучысы; аның оныгы — Андре Дзержинский (1936 елда туган), танылган Британия рәссамы[36];
- Казимир Эдмундович Дзержинский (1875–1943), 1943 елның 24 июлендә Крайов Армиясенең Ивенецк күтәрелешендә актив катнашканы өчен алманнар тарафыннан атып үтерелә.
Кыз туганнары:
- Альдона Эдмундовна Дзержинская (икенче фамилиясе — Булгак; 1870–1966);
- Ванда (1876–1888)[37];
- Ядвига (1871–1949).
Хезмәтләре
- Дзержинский Ф. Э. Основные вопросы хозяйственной политики. — М., ЦУП ВСНХ СССР, 1925. — 136 с.
Дзержинский Ф. Э. О хозяйственном строительстве СССР: доклад на XXIII чрезвычайной Ленинградской губернской конференции ВКП(б) / Ф. Э. Дзержинский. — Москва; Ленинград: Государственное издательство, 1926.- Дзержинский Ф. Э. Основные вопросы хозяйственного строительства СССР. — М., ГИЗ, 1928. — 224 с.
Дзержинский Ф. Э. На командных высотах: (промышленность СССР в 1925 г.) : [доклад на XXIII чрезвычайной Ленинградской губернской конференции ВКП(б) от 11 февраля 1926 г.] / Ф. Дзержинский. — Ленинград: Прибой, 1926.
Дзержинский Ф. Э. Очередные задачи промышленной политики: cборник статей / Ф. Э. Дзержинский. — Москва; Ленинград: Центральное управление печати ВСНХ СССР, 1925.- Дзержинский Ф. Э. Из дневника / Пер. Ф. Кон. Предисл. и прим. С. Дзержинской. — М.: Молодая гвардия, 1939. — 128 с. — (портр., ил.). — 25 000 экз.
- Дзержинский Ф. Э. Дневник и письма. — М.: Молодая гвардия, 1956.
- Дзержинский Ф. Э. Избранные произведения: в 2-х т. — М.: Госполитиздат, 1957. — Т. 1 - 564, Т.2. - 372. с.
- Дзержинский Ф. Э. Дневник. Письма к родным. — М.: Молодая гвардия, 1958
- Дзержинский Ф. Э. Дневник заключённого. Письма. — М.: Молодая гвардия, 1966.
- Дзержинский Ф. Э. Избранные произведения в 2-х т. Изд. 2-е, доп. — М.: Политиздат, 1967. — Т.1. — 590, Т. 2. — 416 с.
- Дзержинский Ф. Э. Дневник заключённого. Письма. — М., Молодая гвардия, 1967.
- Дзержинский Ф. Э. Избранные произведения в 2-х т. Изд. 3-е, перераб. и доп. — М., Политиздат, 1977. — Т.1. — 494, Т. 2. — 536 с.
- Дзержинский Ф. Э. Дневник заключённого. Письма. — Минск, 1977
- Дзержинский Ф. Э. Дневник заключённого. Письма. — М., Молодая гвардия, 1984.
- Дзержинский Ф. Э. Я Вас люблю… Письма к М. Николаевой. — М.: Кучково поле, 2007. — 224 с.
Сайланма гыйбарәләре
- «Салкын акыллы, кайнар йөрәкле һәм чиста куллы кеше генә чекист була ала».
- «Бәхет — кайгы-хәсрәтсез тормыш түгел, бәхет ул — күңел халәте».
- «Курку балаларны яхшылыкны яманлыктан аерырга өйрәтми, авыртудан курыккан һәрчак явызлыкка бирелә».
- «Мәхәббәт булган җирдә кешене сындыра алырлык газап булмый. Эгоистлык — чын бәхетсезлек. Әгәр кеше үзен генә яратса, авыр тормыш сынаулары килү белән ул үз язмышын каргый һәм коточкыч газаплар кичерә. Ә башкаларны ярату һәм алар турында кайгырту булган җирдә өметсезлек булмый».
- «Сезнең хөкем ителмәвегез — казаныш түгел, ә безнең эшләп җиткермәвебез».
- «1. Уйлама. 2. Уйласаң — әйтмә. 3. Уйлыйсың һәм әйтәсең икән — язма. 4. Уйлыйсың, сөйлисең, язасың икән — раслама. 5. Уйлыйсың, сөйлисең, язасың һәм раслыйсың икән — гаҗәпләнмә».
- «Үз аппаратың күзлегеннән карау — җитәкче өчен һәлакәт».
- «Шәхси машиналарны, шул исәптән минекен дә, юкка чыгарырга вакыт җитте дип уйлыйм. Әгәр берәү икән, һәрвакыт күбрәге дә булачак»[38].
Дзержинский сәнгатьтә
Әдәбиятта
- Маяковский В. В. Хорошо! — 1927.
- Герман Ю. П. Рассказы о Дзержинском.
- Семёнов Ю. С. Горение: Роман в 4 книгах.
- Багрицкий Э. Г. ТВС. Стихотворение..
- Сорин С. Г. Товарищ Дзержинский: Поэма. — М.: Советский писатель, 1957. — 63 с.
- Корольков Ю. М. Феликс — значит счастливый…: Повесть о Феликсе Дзержинском. — М.: Политиздат, 1974. — 463 с. — (Пламенные революционеры).
- Алексиевич С. А. Меч и пламя революции: К 100-летию со дня рождения Ф. Э. Дзержинского // Неман, 1977, № 9, с. 130–135.
Кинода
- Ф. Э. Дзержинскийга багышланган «Путёвка в жизнь» исемле СССРда төшерелгән беренче тавышлы фильм;
- Владимир Покровский («Ленин в Октябре», 1937);
- «Великое зарево», 1938;
- Василий Марков («Ленин в 1918 году», 1939; «Яков Свердлов», 1940; «Свет над Россией», 1947);
- «Клятва», 1946;
- Владимир Емельянов («Вихри враждебные», 1953);
- Густав Холоубек («Солдат Победы» (Польша, 1953);
- Александр Ануров («Правда», 1957);
- Олег Ефремов («Рассказы о Ленине», 1957);
- Адольф Шестаков («В дни Октября», 1958);
- Василий Ливанов («Синяя тетрадь», 1963);
- Анатолий Ромашин («Именем революции», 1963);
- Игорь Класс («Заговор послов», «Первый посетитель», 1965);
- Дитер Вагнер (Bürgerkrieg in Russland (Германия Федератив Республикасы, 1967);
- Василий Лановой («Шестое июля», 1968, «Бой на перекрёстке», 1982, «Золотая голова на плахе», 2004);
- Юльен Балмусов («Слуша-ай!..», 1963; «На одной планете», 1966; «Залп „Авроры“», 1965; «Сокровища республики», 1964);
- Анатолий Фалькович («Чрезвычайное поручение» 1965; «Крах», 1968; «Почтовый роман» 1969; «Карл Либкнехт» 1970; «Кремлёвские куранты» 1970; «Звёзды не гаснут» (1971), «Петерс» 1972; «Последний подвиг Камо», 1973; «Моя судьба», 1973);
- Александр Гай («Посланники вечности», «Сердце России», 1970);
- Пётр Гарлицкий («Особых примет нет», 1978);
- Кшиштоф Хамец («Крах операции „Террор“», 1980);
- Том Белл («Рейли: король шпионов» / Reilly: Ace of Spies, телесериал, Бөекбритания, 1983)
- Михаил Козаков («Государственная граница. Мирное лето 21-го года», 1980; «20-е декабря», 1981; «Синдикат-2», 1981);
- Кирилл Козаков («Курьерский особой важности», 2013);
- Майкл Дес Баррес («Северная сторона» / Northern Exposure, телесериал, АКШ, Zarya эпизоды, 1994);
- Владимир Талашко («Ленин в огненном кольце», 1993; «Вперёд, за сокровищами гетмана!», 1993; «Под знаком Скорпиона», 1995);
- Леонид Казаков («Романовы. Венценосная семья», 2001);
- Алексей Пушкин («Две любви», 2003);
- Александр Мезенцев («Есенин», 2005);
- Кресимир Дембский («Варшавская битва 1920 года», 2011);
- Фарид Тагиев («Страна Советов. Забытые вожди», 2016);
- Борис Ивушин («Троцкий», 2017);
- Максим Дахненко («Крылья империи», 2017).
Музыкада
- Янка Дягилева — «По трамвайным рельсам»;
- Ляпис Трубецкой — «Бесы»;
- Аквариум — «Таможенный Блюз»;
- Merlin — «Still Alive»;
- Егор Летов — «КГБ»;
- Mama Russia — «Железный Феликс»;
- Иосиф Кобзон — «Песня дзержинцев».
Видеода
|
Филателиядә
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Дзержинский Феликс Эдмундович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Feliks Edmundovich Dzerzhinsky // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ 1 2 3 4 Плеханов, 2007, бит. 696
- ↑ Дзержинский против Пилсудского. Экспресс новости (24 август 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ Дзержинский против Пилсудского. Экспресс новости (6 сентябрь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ Елена Николаевна Егорова. Две стороны жизни Дзержинского - аверс. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026. Архивировано из оригинала 23 июнь 2012 года.
- ↑ Макаров И. Самые русские из… русофобов. materik.ru (31 июль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ О Феликсе Дзержинском. Воспоминания, очерки, статьи современников / Поликаренко И. (сост.). — М.: Издательство политической литературы, 1987. — 336 с.
- ↑ Федоткина Т. Палач Королевства любви // Московский Комсомолец. — 1998. — № 71, 5 сентября.
- ↑ Съянова Е. Под гнётом обаяния : Яков Петерс, которого мы не знаем. Федеральная служба безопасности Российской Федерации (14 октябрь 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026. Архивировано 18 декабрь 2008 года.
- ↑ Из протокола № 20 заседания СНК от 6 (19) декабря 1917 г. // В. И. Ленин и ВЧК : Сб. документов (1917—1922 гг.). — 2-е изд., доп. — М.: Политиздат, 1987. — С. 152. — 85 000 экз.
- ↑ Интервью Ф.Э. Дзержинского сотруднику «Укрроста». Известия ВУЦИК. 1920. 9 мая. (1 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ Роман Гуль. Дзержинский. (Начало террора). — 2-е изд., испр.. — Нью-Йорк:: Мост, 1974. — 162 с.
- ↑ Письмо в ЦКК РКП(б) о карательной политике Советского государства от 17.02.1924. alexanderyakovlev.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ От красного террора Дзержинский отдыхал в Швейцарии (рус.). istpravda.ru (30 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ под ред. Д. П. Ненарокова. Липицкий С. В. Сталин Иосиф Виссарионович. Реввоенсовет Республики. История России. Библиотека (рус.). statehistory.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026. Архивировано 17 октябрь 2013 года.
- ↑ Вадим Абрамов Контрразведка Щит и меч. против Абвера и ЦРУ / Контрразведка. Щит и меч против Абвера и ЦРУ (рус.). tinlib.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026. Архивировано 30 декабрь 2013 года.
- ↑ Ратьковский, 2017, бит. 293—294
- ↑ Сталин И.В. Выступление на расширенном заседании Военного Совета при Наркоме обороны 2 июня 1937 года (неправленая стенограмма) // Сочинения. — М.: Писатель, 1997. — Т. 14. — С. 214—235.
- ↑ 1 2 Отто Лацис. Истории из жизни строителя // Левиков А., Лацис О. Формула милосердия. Знать свой манёвр. — М.: Правда, 1988. — С. 253—395.
- ↑ Письмо о задачах Экономического отдела ТО ГПУ от 25.06.1922. alexanderyakovlev.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ 1 2 Избранные статьи и речи. 1908—1926/Ф. Э. Дзержинский. (рус.). viewer.rusneb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026. — Москва : Гос. издательство полит. лит., 1947. — 390 с., 5 л. фронт., портр. : фронт., портр.; 20 см.
- ↑ Дерябин Г. С. Охрана стальных магистралей. — М.: Транспорт, 1981. — С. 70—73. — 255 с.
- ↑ «Собрание узаконений и распоряжений правительства за 1921 г.» Управление делами Совнаркома СССР М. 1944, стр. 1100—1102. istmat.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Яковлев Е., Ратьковский И. Феликс Дзержинский против криминала. Как боролись первые спецслужбы СССР против бандитов? (рус.). vk.com. — 38' и далее. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ Войткевич И. Н. История беспризорности в России в 20-е годы XX века. science-education.ru. Современные проблемы науки и образования, № 2 (17 апрель 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ Декрет о комиссии при всероссийском центральном исполнительном комитете по улучшению жизни детей от 10 февраля 1921 года (рус.). libussr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026. Архивировано 26 июнь 2018 года.
- ↑ Циркулярное письмо ВЧК чрезвычайным комиссиям о принятии срочных мер по улучшению жизни беспризорных детей 1921. alexanderyakovlev.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ Дзержинская С. С. Большой друг детей // В годы великих боёв. — Москва: Мысль, 1975. — С. 232—240. — 326 с.
- ↑ Косырев К. Л., Лукичёв М. А., Чекалов В. П. Чёрная металлургия. Бардин. ЦНИИчермет. Основа прочных традиций. — М.: РМП, 2014. — ISBN 978-5-91597-044-0.
- ↑ Письмо Ф. Э. Дзержинского Т. Куйбышеву 3 июля 1926 года (рус.). fsb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026. Архивировано 15 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Добрюха Н. Отчаяние Дзержинского // Известия. — 2007. — 11 сентября.
- ↑ Федеральная информационная адресная система. fias.nalog.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ Про перейменування окремих населених пунктів та районів (укр.). golos.com.ua. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
- ↑ Andre Dzierzynski. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026. Архивировано 29 август 2018 года.
- ↑ Ванда Эдмундовна Дзержинская. brachka.livejournal.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026. Архивировано 2 август 2019 года.
- ↑ ««Если пишешь — не подписывай»: 7 острых и романтичных цитат Феликса Дзержинского (рус.). pulse.mail.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
Әдәбият
- Дзержинский турындагы истәлекләр
- Микоян А. И. Феликс Дзержинский. — М.: Партиздат, 1937.
- Глава V. Дзержинский в ВСНХ СССР // Валентинов Н. Новая экономическая политика и кризис партии после смерти Ленина. — М.: Современник, 1991.
- Дзержинская С. С. В годы великих боёв. — М.: Мысль, 1975.
- О Феликсе Дзержинском. — М.: Политиздат, 1987.
- Биографияләр, тикшеренүләр
- Велидов А. С. Похождения террориста. Одиссея Якова Блюмкина. — М.: Современник, 1998.
- Гуль Р. Б. Дзержинский, Менжинский — Петерс, Лацис — Ягода. — Париж, 1936. — 180 с.
- Феликс Дзержинский. — 3-е изд., знач. доп. / с предисл. И. С. Уншлихта. — М.: Издательство Ассоц. худож. рев. России (АХРР), 1927. — 80 с.
- Феликс Эдмундович Дзержинский. 1877—1926: [Альбом]. — М.: Искусство, 1951. — [170] с. — (ил., карт.).
- Дзержинский Феликс Эдмундович // Политические партии России : Энциклопедия. — М.: РОССПЭН, 1996.
- Дмитриев Ю. Первый чекист. Дзержинский : Эпизоды героической жизни. — М.: Молодая гвардия, 1968. — 224 с.
- Зубов Н. И. Ф. Э. Дзержинский : Биография. — М.: Госполитиздат, 1963. — 335 с. — (ил., портр.).
- Касис В., Колосов Л. Капкан для террориста // 13 новелл о советских разведчиках : кн. 3. — М.: Международная книга, 1992.
- Кон Ф. Феликс Эдмундович Дзержинский : Биографический очерк. — М.: Молодая гвардия, 1939. — 108 с. — (ил., портр.).
- Кредов С. А. Дзержинский (Жизнь замечательных людей: малая серия). — М.: Молодая гвардия, 2013359. — 335 с.
- Кудрявцев Ф. Александровский централ. Из истории сибирской каторги. — Иркутск: ОГИЗ, Восточносибирское краевое издательство, 1936.
- Плеханов А. М. Дзержинский. Первый чекист России. — М.: ОЛМА Медиа Групп, 2007. — 816 с.
- Григорьев — Динамика [Электронный ресурс]. — 2007. — С. 696. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 8). — ISBN 978-5-85270-338-5.
- Ратьковский И. С. Дзержинский. От «Астронома» до «Железного Феликса». — М.: Алгоритм, 2017. — 462, [1] с. — (Лица революции). — ISBN 978-5-906979-74-2.
- Ратьковский И. С. А. А. Сольц и Ф. Э. Дзержинский: история взаимоотношений // Евреи Европы и Ближнего Востока: История, социология, культура. Материалы Международной научной конференции. Сер. «История и этнография». — СПб., 2014. — С. 273—278.
- Ратьковский И. С. Вторая ссылка Ф. Э. Дзержинского: бунт в Александровском централе // Труды Исторического факультета Санкти-Петербургского Университета. Т. 21.. — М. — С. 63—83.
- Ратьковский И. С. «Гимназистки влюблялись в него по уши». Виленская гимназия в жизни «Железного Феликса». 1887—1896 // Новейшая история России. — 2014. — № 2. — С. 197—207.
- Ратьковский И. С. Дзержиново в судьбе «Железного Феликса» // Новейшая история России. — 2015. — № 5. — С. 8—21.
- Ратьковский И. С. Корни «Железного Феликса»: к вопросу о происхождении Ф. Э. Дзержинского // Вестник Санкт-Петербургского государственного университета культуры и искусств. — 2015. — № 3. — С. 13—22.
- Ратьковский И. С. Первая ссылка Дзержинского // Россия в XX веке: человек и власть. Сб. статей / Отв. ред. М. В. Ходяков // Труды исторического факультета СПбГУ. Том 14.. — С. 53—72.
Садовский А. Л. Феликс Эдмундович Дзержинский / сост. А. Садовский; на хантыйский язык перевел В. С. Алачев; рисунки Г. Г. Архиереева. — Ленинград: Государственное учебно-педагогическое издательство Наркомпросса РСФСР, Ленинградское отделение, 1940.- Ратьковский И. С. Здоровье «Железного Феликса» // Политематический сетевой электронный научный журнал Кубанского государственного аграрного университета (Научный журнал КубГАУ). — 2014. — № 04(098). — С. 480—515.
- Рейфилд Д. Гл. 2. Сталин, Дзержинский и ЧК // Сталин и его подручные / авторск. пер. с англ., расширенн. и доп. — М.: Новое литературное обозрение, 2008. — С. 70−121. — 576 с. — ISBN 978-5-86793-651-8.
- Рыцарь революции. — М.: Политиздат, 1967.
- Тишков А. В. Дзержинский (Жизнь замечательных людей). — 4-е изд.. — М.: Молодая гвардия, 1985. — 384 с.
- Феликс Эдмундович Дзержинский: Биография. — М.: Политиздат, 1977. — 494 с. || . — М.: Политиздат, 1983. — 494 с.
- Феликс Дзержинский. К 130-летию со дня рождения. — М.: Кучково поле; Мастерская Зарубина, 2007. — 146 с.
- Феликс Дзержинский — председатель ВЧК-ОГПУ. 1917—1926. — М.: Материк, 2007. — 872 с. — (Россия XX век. Документы).
- Фролов С. Дзержинский. Любовь и революция = Dzierżyński. Miłość i rewolucja. — М.: АСТ, 2017. — 412 с. — ISBN 978-5-17-090486-0.
- Хацкевич А. Ф. Феликс Дзержинский — пламенный боец за коммунизм. — Мн., 1957.
Сылтамалар
- Сайт, посвящённый Ф. Э. Дзержинскому
- Дзержинский Ф. Э. Избранные произведения. Том 1. 1897—1923 в фонде Плеханова
- Биографический указатель. Феликс Эдмундович Дзержинский
- Биография Дзержинского
- Федоткина Т. Палач королевства любви
- Декрет о комиссии при всероссийском центральном исполнительном комитете по улучшению жизни детей от 10 февраля 1921 года
- Циркулярное письмо ВЧК чрезвычайным комиссиям о принятии срочных мер по улучшению жизни беспризорных детей 1921
| Элгәре: М. С. Кедров |
Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясенең Махсус бүлеге башлыгы август 1919 — июль 1920 |
Алмашка килүче: В. Р. Менжинский |