Беренче май (бәйрәм)

Беренче май (яки Хезмәт көне, Яз һәм хезмәт бәйрәме, рус. Пе́рвое ма́я) — халыкара бәйрәм, дөньяның күп илләрендә ел саен 1 майда билгеләп үтелә. Бәйрәмнең килеп чыгуы нигездә 1886 елның 4 маенда Чикагоның Хеймаркет мәйданындагы эшчеләр демонстрациясе белән бәйле. Аны бәйрәм итү турындагы карар 1890 елда кабул ителә[1]. Россия империясендә дә, башка күп кенә илләрдәге кебек үк, бу бәйрәм беренче тапкыр 1890 елда билгеләп үтелә[2].

Бу бәйрәмнең атамасы төрле илләрдә төрлечә. Моннан тыш, күпчелек илләр хезмәткә багышланган бәйрәм көнен үзләре билгели, һәм ул һәрвакытта да 1 майга туры килми.

Гадәттә, Беренче май — ял көне. Россиядә, кагыйдә буларак, Беренче май бәйрәме уңаеннан берничә көн ял бирелә[3].

Бәйрәм тарихы

Беренче май XIX гасыр уртасында, төп таләпләрнең берсе буларак сигез сәгатьлек эш көне кертелүне күрсәткән эшчеләр хәрәкәтендә барлыкка килә. Бу таләп белән беренче булып 1856 елның 21 апрелендә Австралия эшчеләре чыгыш ясый[4]. Шуннан бирле бу көн Австралиядә ел саен билеләп узыла.

Австралия эшчеләре үрнәгендә 1886 елның 1 маенда Америка Кушма Штатлары һәм Канадада анархик оешмалар тарафыннан берничә митинг һәм демонстрация оештырыла[4].

Эшкә сигез сәгать. Ялга сигез сәгать. Үзебез теләгән нәрсәгә сигез сәгать! — Америка Кушма Штатларындагы забастовкаларда катнашучыларның шигаре (1886 елның 1 мае)[5].

1886 елның 4 маенда Чикагодагы демонстрациядә дистәгә якын демонстрант — Август Спис, Альберт Парсонс, Адольф Фишер, Джордж Энгельман, Луис Лингг, Михаэль Шваб, Сэмюэл Филден и Оскар Неебе һәлак була[6].

1889 елның июлендә II Интернационалның Париж конгрессы  [рус.] тарафыннан һәлак булган анархистлар истәлегенә «Бөтендөнья эшчеләренең теләктәшлек көне» игълан ителә. Бу көнне демонстрацияләр үткәрелә, сигез сәгатьлек эш көне таләп ителә, башка социаль таләпләр дә күтәрелә[1]. Бәйрәм итү көне алдыннан эшчеләр тарафыннан 1890 елның 1 маена забастовка планлаштырыла[4].

Барлык илләрнең социаль-демократик партия оешмалары һәм профсоюзлары 1 майда сигез сәгатьлек эш көнен канун буенча билгеләргә, пролетариатның сыйнфый таләпләрен һәм гомуми тынычлыгын саклап чыгыш ясарга тиеш (II Интернационалның алтынчы конференциясе карары, 1904)[7].

1 майда барлык илләрнең пролетар оешмалары эшчеләргә зыян китермичә, эшне туктатырга тиеш

(II Интернационалның Париж конгрессы карары)[7].

1890 елда, 8 сәгатьлек эш көне кертүне таләп итеп, демонстрацияләр Германия, АКШ, Дания, Бельгия, Австро-Венгрия, Италия, Испания, Франция, Норвегия һәм Швеция илләрендә уза[8].

1891 елда, II Интернационалның Брюссель конгрессы карарына ярашлы, һәр илгә бу көнне бәйрәм итү датасын һәм формасын мөстәкыйль сайлау хокукы бирелә[8].

Россия империясе

1890 елда Россиядә һәм Варшавада хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне буларак беренче тапкыр «Беренче май» (Маёвка) бәйрәме билгеләп үтелә. Бәйрәм барышында 10 мең эшче катнашында забастовка уза[1]. 1891 елда Санкт-Петербургта Михаил Бруснев җитәкчелегендә 200 гә якын революционер беренче легаль булмаган маёвка оештыра[9].

1897 елдан бәйрәм сәяси характер ала. 1 майда эшчеләрнең массакүләм эш ташлаулары һәм демонстрацияләре күзәтелә[1].

1903 елда, Петербург һәм Мәскәүдән кала, май демонстрацияләре Тверь, Тула, Самара, Харьков, Одесса, Тифлиста һәм Россия империясенең башка шәһәрләрендә уза[10].

1912 елдан 1914 елга кадәр демонстрациягә 500 меңнән артык эшче, солдат, матрос һәм крестьян чыга[10].

1917 елда, Февраль инкыйлабыннан соң, урамнарда миллионлаган эшчеләр җыела[10]. Петроградта демонстрация Марс кырында уза, төп нотык тотучы — Александ Керенский.

Большевикларның лозунглары[1]:

  • «Министр-капиталистларны юк итәргә!»;
  • «Барлык хакимият Советларга!»;
  • «Империалистик сугышлар юкка чыксын!».

Беренче май җәмгыятьнең социалистик төзелеше өчен һәм һәртөрле изүләргә каршы көрәш өчен бер кардәшлек союзына берләшкән эшчеләр бәйрәме булып санала (В. И. Ленин)[7].

РСФСР һәм СССР

1917 елда, Октябрь инкыйлабы тәмамлангач, «Интернационал көне» бәйрәме рәсми рәвештә гамәлгә куела[11].

1918 елда Мәскәүдә, Ходынка кырында, беренче хәрби парад уздырыла, соңыннан парадлар Кызыл мәйданда уздырыла башлый[12].

1918 елдан, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының хезмәт кануннары кодексына ярашлы, 1 май — ял көне итеп билгеләнә[13]. 1928 елның 23 апреленнән Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Халык Комиссарлары Советы Үзәк сайлау комитетының "Интернационал көненә багышланган бәйрәм көннәре һәм махсус ял көннәре турында"гы карары нигезендә 2 май бәйрәмнең икенче көне дип күрсәтелә[14].

undefined

Түбәндәге чаралар үткәрелә[10]:

  • 1 май — хезмәтчәннәрнең демонстрацияләре һәм хәрби парадлар;
  • 2 май — Маёвкалар.

Советлар Союзында эшчеләр май бәйрәмендә капиталистик илләрдәге хезмәтчәннәрнең инкыйлаби көрәшенә, милли азатлык хәрәкәтенә теләктәшлек, бөтен көчләрен тынычлык өчен, коммунистик җәмгыять төзү өчен көрәшкә бирергә тәвәккәллек белдерәләр (Л.И. Брежнев)[7].

Лозунглар[5]:

  • «Хезмәт кешесенә дан!»;
  • «Тынычлык! Хезмәт! Май!»;
  • «Ленин васыятьләренә тугърылык!»;
  • «Яшәсен 1 май!»

Демонстрацияләр барлык союздаш республикаларда да уздырыла[10]:

  • марш һәм музыка белән озатылган хезмәтчәннәрнең оештырылган колонналары белән демонстрацияләр. Төп тантана Мәскәүнең Кызыл мәйданында уза;
  • тавыш көчәйткечләр аркылы дикторлар сәламли һәм сәяси лозунглар укыла;
  • административ биналар янында мөнбәрләр куела, биредә Коммунистлар партиясе җитәкчеләре һәм хөкүмәт вәкилләре демонстрациячеләрне сәламли;
  • җирле һәм үзәк теле- һәм радиоканаллар буенча трансляция алып барыла.

1933 елда Мәскәүнең Кызыл мәйданында 1 майда авиация парады уза[10]. АНТ-20 «Максим Горький», И-16 һәм башка очкычлар күрсәтелә. Әлеге традиция СССРБның башка шәһәрләрендә дә кертелә[10].

Бөек Ватан сугышы елларында хәрби атлаулар һәм парадлар үткәрелми[8].

1956 елда беренче тапкыр Мәскәүдән Кызыл мәйданда Беренче май демонстрациясе белән телевизион репортаж күрсәтелә[8].

1970 елларда бәйрәмнең атамасы «Халыкара хезмәтчәннәргә теләктәшлек көне» дип үзгәртелә[10].

Эшчеләр байраклар һәм транспарантлар белән массакүләм йөрешләрдә катнаша.

1990 елның 1 маенда СССРда соңгы рәсми Беренче май демонстрациясе уза, шул ук вакытта демократик хакимият тарафдарларының советларга каршы лозунглар белән рәсми булмаган йөреше оештырыла[10].

1991 елның 1 маенда Кызыл мәйданда бәяләрне күтәрүгә каршы митинг була. Чараны Мәскәү профсоюзлар федерациясе һәм Ирекле һәм бәйсез профсоюзлар ассоциациясе үткәрә. Мавзолей мөнбәрендә М. С. Горбачёв, А. И. Лукьянов һәм башкалар чыгыш ясый[15].

undefined
undefined

Демонстрантларның лозунглары[15]:

  • «Индексация турында канун таләп итәбез!»;
  • «Без балалар товарларының кыйммәтләнүенә каршы»;
  • «Парламентчылар — хезмәтчәннәрне социаль яклауны тәэмин итәргә!»;
  • «Хезмәт көче лаеклы бәяләнсен!»;
  • «Икътисадны җимерсәк — барыбыҙ да һәлак булабыз!»
  • «Сату һәм хезмәт күрсәтүләрдән 5 % салымны гамәлдән чыгарырга!» һ.б.
undefined

Советтан соңгы Россия

1992 елда Хезмәтчәннәрнең халыкара теләктәшлек көне «Яз һәм хезмәт бәйрәме» итеп үзгәртелә[1].

1993 елда берничә 1 май митингын Милли коткару фронты, Хезмәт Мәскәве, Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе оештыра. 1 майда Ленин проспектында демонстрациячеләр һәм Махсус билгеләнештәге мобиль отряд арасында бәрелешләр була, аның барышында 150 кеше зыян күрә[16][17].

Социаль-сәяси лозунглар[18][19]:

  • «Банкротлар хөкүмәте — отставкага!»;
  • «БЕЗ СЕЗНЕҢ кризис өчен түләргә теләмибез!»;
  • «Үзоешма! Үзидарә! Үз-үзеңне яклау!» һәм башкалар.
undefined

2002 елдан Новосибирскта «Монстрация» иҗади акциясе оештырыла башлый. Соңгы акция 2019 елда уза. 2004 елда кабул ителгән канун нигезендә, 2 май — эш көне дип игълан ителә[10]. Мәскәүдә җирле Профсоюзлар федерациясе йөреше, сәяси фиркаләр митинглары уздырыла.

2009 елда профсоюзлар, партияләр һәм төрле юнәлештәге иҗтимагый оешмалар тарафыннан сәяси акцияләр оештырыла. Мәсәлән, «Бердәм Россия» партияләреннән (Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе һәм Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе белән берлектә), «Гадел Россия», «КПРФ», «Яблоко», «Солидарность», ЛДПР һәм «Автономное действие»[20]. Чараларда түбәндәге лозунглар яңгырый[20]:

  • «Путин планы — Җиңү планы!»;
  • «Пенсионерларга — өстәмә ташламалар»;
  • «Гаиләдә өч бала — норма!».

2013 елда президент Владимир Путин «Россия Федерациясенең Хезмәт Герое» дигән мактаулы исем булдыра. Ул Социалистик Хезмәт Герое исеменең аналогы булып тора. Кагыйдә буларак, Хезмәт Герое исемен тапшыру Яз һәм хезмәт бәйрәменә туры килә. 2013 елда Мәскәүдә узган демонстрациядә 100 меңнән артык кеше катнаша[21].

2014 елда профсоюз төркемнәре әгъзалары тарафыннан беренче массакүләм йөреш уздырыла, ул илнең күп кенә шәһәрләрендә үтә[5]. 1 майда Мәскәүнең 50 гә якын мәйданчыгында 92 чара уздырыла.

2016 елда Россиянең кайбер төбәкләрендә 1 май йөрешләре һәм митинглары, Олы көн бәйрәме белән туры килү сәбәпле, үткәрелми[22].

2018 елда бәйрәм йөрешләрендә 3 миллионга якын кеше катнаша[10]. «Лужники» олимпия комплексында җәйге сезон башлана. Профессионаллар мотоциклларда, велосипедларда һәм самокатларда трюклар ясыйлар. Горький паркында бию парады, Октябрьнең 50 еллыгы паркында Чәчәкләр балы оештырыла. Кызыл мәйданда профсоюзларның традицион йөреше була. 2020—2022 елларда массакүләм чаралар COVID-19 коронавирус авыруы аркасында онлайн форматта үтә[10]: катнаушчылар социаль челтәрләрдә байраклар һәм плакатлар тотып төшкән фотосурәтләрен урнаштыралар[10].

2023 елда Мәскәүдә 200 дән артык чара — концертлар, остаханәләр, урамда театральләштерелгән тамашалар, фәнни тамашалар, квизлар, музыкаль төркемнәрнең чыгышлары була. Самарада «Гитара в строю» халыкара җыр фестивале үткәрелә[23].

Чаралар исемлеге:

  • «Тынычлык! Хезмәт! Май!» митинг-концерты;
  • Россиянең «Гренада» халык ансамбле һәм Джим МакРэйя (Шотландия) чыгышлары;
  • «Төнге бүреләр» мотоклубы катнашында автомотоузыш;
  • Дан Монументына чәчәкләр салу.

Куйбышев мәйданында оештырылган фестиваль шәһәрчегендәге чаралар[23]:

  • тематик күргәзмәләр;
  • арт-инсталляция;
  • виртуаль музейлар;
  • остаханәләр;
  • осталык дәресләре;
  • уен һәм иҗади мәйданчыклар.

Опера һәм балет театрында симфоник оркестр чыгыш ясый, биредә дирижерлар Крейг Робертс, Сашо Гачник (Словения), Франсуа Модеме (Франция) катнаша[23]. «Художественный» кинотеатрында «Ржев» фильмы халыкка тәкъдим ителә[23].

Ачык мәйданчыкларда түбәндәге төркемнәр чыгыш ясый[23]:

2024 елда Мәскәүдә «Труд крут» Бөтенроссия хезмәт акциясе кысаларында халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Май! Труд крут!» йөреше уза. Чараны «Россия студентлар отрядлары» һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык үткәрә[24]. 248 нче китапханәдә «Чәчәк ат, Беренче май» программасы оештырыла, чара кунаклары караокеда тематик җырлар җырлый[24].

Җиңү мәйданында — трофей техникасы күргәзмәсе, Сокольники паркында — рок-фестиваль, Горкий паркында йөгерү марафоны, экскурсияләр, бию мәйданчыклары эшли[25].

«Эрмитаж» паркында «Мәдәни пикник» үткәрелә, симфо-джаз концерты, балет, актёрлык осталыгы дәресләре, лекцияләр уздырыла.

Татарстанда

2025 елның 1 маенда Татарстанда, Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, «Фидакарь хезмәт — лаеклы Җиңү» лозунгы белән бәйрәм чаралары уза. Республиканың кайбер шәһәрләрендә һәм муниципаль район үзәкләрендә массакүләм акцияләр үткәрелә[26].

Башка илләрдә бәйрәм итү традицияләре

undefined
undefined
  • 1 майда Англиядә күп шәһәрләрдә тасмалар белән бизәлгән «Май агачы» куела һәм халык күңел ачулары уза[27].
  • Азиядә демонстрацияләр, концертлар, ярминкәләр, фестивальләр оештырыла, азиялеләр бәйрәмне гаиләләре белән өйдә үткәрә[5].
  • Африкада профсоюз оешмалары вәкилләре тарафыннан концертлар оештырыла. Төрле торак пунктларда күргәзмәләр уза, аларда җирле осталарның эшләнмәләре тәкъдим ителә[5].
  • Бразилиядә Яз һәм хезмәт бәйрәме — «Dia do Trabalho» («Хезмәт көне») дип атала[28]. Бу көн хезмәтчәннәрнең халыкара теләктәшлек билгесе буларак билгеләп үтелә. 1 майда гадәттә митинглар, парадлар үткәрелә. Күңел ачу һәм профсоюз чаралары, пикниклар һәм футбол уеннары оештырыла[12].
  • 1 майда Белоруссиядә Профсоюзлар федерациясе оештырган рәсми митинглар, күңел ачу һәм гаилә чаралары, маевкалар, профсоюз активистларын һәм хезмәт ветераннары өчен чаралар үткәрелә[29].
  • Германиядә 1 май — der Tag der Arbeit («Хезмәт көне»). Das Maibaum — тасмалар һәм чәчәкләр белән бизәлгән агач багана кую традициясе бар. Мәйданнарда борынгы риваятьләр мотивлары буенча спектакльләр куела. Агач багана урнаштыру чарасы төрле парадлар, уеннар, күңел ачулар һәм традицион немец колбасаларын авыз итү белән үрелеп барыла. Германиянең төньяк өлешендә кул арбаларына азык-төлек, эчемлекләр һәм балалар өчен кечкенә бүләкләр төяп, гаилә пикнигына бару традициясе бар[30]. 1 майда Берлинда радикаль сул төркемнәр һәм полиция демонстрациячеләр арасында бәрелешләр була[31].
  • 1 майда Гавайда «Чәчәк бәйләмнәре көне» билгеләп үтелә. Бу көнне тере чәчәкләрдән веноклар, бәйләмнәр ясала һәм милли киемнәр киеп йөрешләр оештырыла[27].
  • Грециядә балалар һәм яшүсмерләр урамга чыгып, халыкны сәламлиләр, соңрак яз символын — беренче карлыгачны эзләргә китәләр[5].
  • Испаниядә 1 май — Халыкара хезмәт көне. Илдә бу бәйрәм хезмәт хокуклары, хезмәтчәннәр теләктәшлеге символы. Илнең күп шәһәрләрендә хезмәтчәннәрнең хокукларын яклауга һәм хезмәт шартларын яхшыртуга багышланган митинглар, йөрешләр уза[32]. Шулай ук бу көнне хатын-кызларга беренче язгы чәчәк бәйләмнәре бүләк итү гадәте бар[5].
  • Ирландиядә дүләнәне кызыл тасмалар белән бизиләр, аның янында теләк телиләр[27].
  • Кубада 1 май — Хезмәт көне. Шәһәрләрдә массакүләм демонстрацияләр, йөрешләр үткәрелә. Урамнарны байраклар, плакатлар, танылган революционерларның портретлары белән бизиләр[33].
  • Нидерландта 1 май рәсми ял көне булмаса да, күп кенә эш бирүчеләр үз теләкләре белән хезмәткәрләренә ял бирә[34].
  • Парагвайда ширкәт җитәкчеләре хезмәткәрләр өчен барбекю оештыра[12].
  • Дакарда 1 май көнне бертөрле киенгән демонстрациячеләр барабан, сызгырткычлар белән марш үткәрә. Парад тәмамлангач, профсоюзлар дәүләт башлыгына таләпләр язылган «шикаятьләр дәфтәре» тапшыра[8].
  • Америка Кушма Штатларында митинглар һәм манифестацияләр үткәрелә. Нью-Йоркта велойөрешләр уза[12].
  • Финляндиядә 1 май көнне студентларның язгы карнавалы үтә[35]. Бу көнне парадта катнашучыларның барысы да ак фуражкалар кия (лицейны тәмамлаган һәм чыгарылыш имтиханнарын тапшырган абитуриентларның баш киеме). Кичке сәгать алтыда студентлар алиһә Хавис Аманда һәйкәленең башына ак төстәге фуражка кидерә[35].
  • 1 майда Шри-Ланкада Халыкара хезмәтчәннәр көне билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көнне эре профсоюз оешмалары һәм эшчеләр берләшмәләре тарафыннан оештырылган митинглар, демонстрацияләр үтә[36].
  • 1996 елда Казакъстанда «Хезмәт көне» бәйрәме гамәлдән чыгарыла. Бүгенге көндә 1 май — Казакъстан халкының бердәмлеге бәйрәме.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 1 мая - Праздник весны и труда. Справка. РИА Новости (9 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  2. 1 мая - Праздник весны и труда. Справка. РИА Новости (9 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  3. Началась последняя полная рабочая неделя перед майскими праздниками. На следующей неделе будет всего три рабочих дня. РБК Life (21 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2025.
  4. 1 2 3 Каково происхождение Первого Мая? propaganda-journal.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  5. 1 2 3 4 5 6 7 1 мая 2025: суть, история и традиции Первомая, когда, где и как начали отмечать Праздник Весны и Труда. Lenta.RU. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  6. Бессмертный К. С.. История Дня Гнева (Первомая). samlib.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  7. 1 2 3 4 День международной солидарности трудящихся. «Научная Россия» - электронное периодическое издание. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  8. 1 2 3 4 5 Первое мая: история появления праздника, традиции, как его отмечают. РИА Новости (27 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  9. Роженцова, О. История 1 мая. Как отмечали в СССР и что празднуют в России. А ещё — как Первомай менял свои названия. РБК Life (27 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2025.
  10. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 История 1 мая. Как отмечали в СССР и что празднуют в России. РБК Life. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  11. Основные законодательные и правовые материалы. Кодекс законов о труде 1918 года. www.hist.msu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  12. 1 2 3 4 Ксения Эпова. 1 мая: история и традиции праздника — в статье на Zoon.ru (рус.). zoon.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  13. Кодекс законов о труде 1918 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 май 2015. Архивировано 1 май 2015 года.
  14. Постановление ЦИК СССР от 23.04.1928 "О праздничных днях, посвященных дню Интернационала, и об особых днях отдыха" (рус.). www.consultant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2025.
  15. 1 2 Фильм Май тревог и надежд.. (1991) (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  16. Предварительный отчет о массовых беспорядках, имевших место в Москве 1 мая 1993 года. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  17. Предварительный отчет о массовых беспорядках, имевших место в Москве 1 мая 1993 года. www.1993.sovnarkom.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  18. «Долой министров-капиталистов!» Призывы и лозунги Центрального Комитета КПРФ к массовым акциям 1 и 9 мая 2009 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  19. Если хочешь лучшей жизни — выходи на демонстрацию! Лозунги и призывы ЦК КПРФ к 1 и 9 Мая. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  20. 1 2 В Кризис.ру - экстренные новости экономики и бизнеса. Финансовый кризис, Россия кризис, причины кризиса, экономический кризис, кризис 2009. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  21. На первомайскую демонстрацию в Москве вышли 100 тыс человек. Runews24. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  22. День святой Пасхи. РИА Новости (20160501T0406). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  23. 1 2 3 4 5 Приедут европейцы: посмотрите, как пройдет празднование Первомая в Самаре. 63.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  24. 1 2 1 мая в 2024 году: праздник весны и труда, как отмечают первомай в России и мире. РЕН ТВ (24 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  25. Куда сходить в Москве 1 Мая: программа мероприятий. Известия (30 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  26. Лилиана Гарифуллина. Демонстрация 1 мая 2025 года в Казани: как принять участие, где пройдет, когда начнется (рус.). Комсомольская правда. www.kazan.kp.ru (29 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2025.
  27. 1 2 3 1 мая — Праздник Весны и Труда, традиции и история. Халва медиа (8 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2025.
  28. Праздник труда День труда в Бразилии. Оренбургское региональное телевидение (ОРТ) (20 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2025.
  29. Мир, труд, май: что мы празднуем 1 мая? Sputnik Беларусь (1 май 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2025.
  30. Гуляева, К. 1 мая – День труда в Германии. Deutsch online (30 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2025.
  31. Umbruch-Bildarchiv Fotos und ein Video zum 1. Mai 2002 in Berlin. www.umbruch-bildarchiv.de. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  32. Día de los trabajadores: история и традиции в Испании. Españalandia (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2025.
  33. May Day in Havana. Cubagrouptour (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2025.
  34. Почему в Нидерландах 1 мая не является выходным днем: исторический контекст (рус.). Новости Нидерландов. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2025.
  35. 1 2 aucor Первое мая в Финляндии – праздник весны - Это Финляндия. Это Финляндия (27 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2025.
  36. 1 мая – Международный Праздник Трудящихся. Туроператор «Кайлаш». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2025.

Әдәбият