Әнәс Галиуллин

Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин (Әнәс Галиуллин, рус. Анас Сагидуллович Галиуллин, 14 декабрь 1940, Чуаш Кичүе, Татарстан АССР9 март 2018, Казан) — Татарстанның халык артисты. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты. Озак еллар театрның профком рәисе булып эшли.

Тәрҗемәи хәле

1940 елның 14 декабрендә Татарстан АССР Әлки районы Чуаш Кичүе авылында туган. 1962 елда Алабуга мәдәният укуханәсен тәмамлый.

1962—1971 елларда — Республика күчмә театры (хәзерге К. Тинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театры актеры).

1971—1977 елларда — Республика нәфис үзешчән сәнгать йортының халык театрлары буенча өлкән методисты[1].

1976 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.

1977—1979 елларда — Дәүләт драма һәм комедия театры актеры. 1979—1989 елларда — К. Тинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театрының куелыш бүлеге мөдире.

1993 елдан 2018 елга кадәр — К. Тинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театры актеры.

2018 елның 9 мартында Казанда вафат була[2]. 2018 елның 12 мартында Казанның Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнгән.

Башкарган рольләре

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • ТАССР атказанган артисты (1988);
  • Татарстан Республикасының халык артисты (2008).

Файдаланган әдәбият

  • Йолдызлар шаһит / С. Хәким кереш сүзе белән. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1968. — 195 с. — 15 000 экз..

Искәрмәләр

  1. Галиуллин Анас Сагидуллович. slava-dan.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  2. Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин вафат булды. Шәһри Казан, 10.03.2018