Сорнай

Сорнай (рус. сурна, зурна, азәри.  һәм төр. zurna, көрд. zirne, әрм. զուռնա, грек. ζουρνάς, үзб. сурнай, surnay,чуаш. сӑрнай, фар.  سر наи, сорнаи, сурнаи) — икеле камышлы, агачтан ясалган тынлы музыка коралы. Ул Якын һәм Урта Көнчыгышта, Индиядә, Урта Азиядә, Кече Азиядә, Кавказда һәм Балкан ярымутравында киң таралган[1].

Сорнай — очына таба киңәя бар торган агач көпшәдән гыйбарәт тынлы музыка коралы. Аның корпусында 8–9 уен тишеге була, шуларның берсе арткы (аскы) якка урнаштырыла.

Сорнайның диапазоны диатоник яки хроматик гаммада якынча бер ярым октавага җитә. Аның тавышы (тембры) бик ачык, көчле һәм үткен булуы белән аерылып тора.

Сорнайчы — сорнайда уйнаучы музыкант. Гадәттә, өч музыканттан торган ансамбль оештырыла: беренче музыкант (оста) төп көйне уйный, икенчесе озын, сузынкы аваз белән музыкаль фон тудыра, өченчесе дхол, нагара яки давул кебек бәрмә уен коралларында катлаулы ритм чыгара. Тавышы бик көчле һәм яңгыравыклы булганга, сорнай, кагыйдә буларак, ачык һавада уйнала. Бина эчендә исә аның урынына еш кына тавышы йомшаграк булган балабан кулланыла[2].

Этимологиясе

Оксфорд университеты белгече Лоуренс Пикен фикеренчә, «сорнай» сүзе фарсы телендәге «سرنای» (surnāy) сүзеннән килеп чыккан: «سور» (sūr) — «бәйрәм», «نای» (nāy) — «камыш, көпшә» дигәнне аңлата[3].

Сорнай тагын да борынгырак чорларда барлыкка килүе турында да карашлар бар: мәсәлән, Хетт империясе заманнарында ук «zuṙna» сүзе кулланылган. Бу термин лувий иероглифларында «śurna» рәвешендә очрый, һәм әрмән телендәге «զուռնա» (zuṙna) сүзе нәкъ менә шул телдәге «zurni» («мөгез») сүзеннән алынган[4].

Тарихы

Сорнайның күп төрләре Урта Көнчыгыш, Кавказ һәм Кытай халыкларында киң таралган. Мингечевир территориясендә археологик казу эшләре вакытында болан мөгезеннән ясалган 4 сорнай табылган. Бу кораллар якынча 3 мең ел элек ясалган дип санала[5].

Бу уен коралы Русиядә «сурна» исеме белән билгеле булган. Беренче язма истәлекләр XIII гасырга карый[6] һәм Никон елъязмасында очрый. Михневич сүзләренчә, Русиядә сорнайның аскы өлеше өч тапкыр бөкләнгән озын көпшә рәвешендә булган[7].

Сорнайчылар рус патшалары сараенда да хезмәт иткән. Мәсәлән, патша Борис Годуновның 1601 елгы грамотасында «сурначылар» турында искәрмә бар[8].

Тасвирлама

Сорнай— ике катлы, камыш телле тынлы музыка коралы. Гадәттә ул өрек яки тут агачыннан ясала. Коралның көпшәсе конус рәвешендә, очы киңәя; гомуми озынлыгы якынча 35–37 см тәшкил итә[9].

Корпусында уен тишекләре урнашкан: кагыйдә буларак, җидесе алгы якта, берсе — арткы якта, беренче алгы тишектән түбәнрәк урнаша. Моннан тыш, башында бер яки ике кечкенә көйләү тишеге булырга мөмкин.

Көпшәнең өске өлешенә чәнечке сыман очлы агач втулка куела. Бу чәнечкеның очлары якынча өченче уен тишеге дәрәҗәсенә кадәр җитә. Втулканы борганда, аның тешләре өске тишекләрне өлешчә яба, бу коралны көйләргә мөмкинлек бирә. Втулкага латун штифт урнаштырыла, аңа башкаручының иреннәре өчен ясалаган түгәрәк розетка кидерелә. Розетка төрле материаллардан: мөгез, сөяк, энҗе яки металлдан ясалырга мөмкин[10].

Штифтка яссыланган камыш көпшәсеннән ясалган кечкенә ике катлы тел беркетелә. Гадәттә сорнай берничә өстәмә тел белән тәэмин ителә; алар розетка белән бергә коралга җеп яки чылбыр белән бәйләнә. Уйнап бетергәч, телне зыян күрмәсен өчен махсус агач футлярга тыгып куялар[10].

Өске өлешенең зурлыгы төбәккә карап аерылырга мөмкин; мәсәлән, Кырым сорнаеның өске өлеше зуррак булуы белән аерылып тора[9].

Сорнайның диапазоны кече октаваның «си бемоль» нотасыннан өченче октаваның «до» нотасына кадәр җитә; оста башкаручы бу диапазонны тагын берничә авазга киңәйтә ала. Башкаручылар арасында бу авазларны «сефир сесляр» дип атыйлар.

Сорнай, нигездә, ачык һавада узган халык бәйрәмнәрендә фольклор музыка үрнәкләрен башкару өчен кулланыла. Тарихта бу коралның «гара зурна», «араби зурна», «джура зурна», «аджеми зурна», «габа зурна», «шехаби зурна» кебек төрләре булган. Сорнай, кагыйдә буларак, тынлы кораллар ансамбльләре составына керә. Соло коралы буларак исә, сорнай ансамбльләр яки оркестрлар составында кайбер бию көйләрен, шул исәптән «джанги» һәм башка музыкаль үрнәкләрне башкару өчен кулланыла.

Татар халкында

Иң борынгы төр булып башкару мөмкинлекләре чикле булган көтүче сорнайлары саналган. Бу корал Идел-Чулман төбәгендә иртә Урта гасырларда барлыкка килгән һәм бу территориядәге күп халыкларга билгеле булган дип санала. Аларны табигый материаллардан: саламнан («салам сорнай»), камыштан («камыш сорнай»), балтырганнан («балтырган сорнай») ясаганнар[11].

Барлык төрләренең дә аваз чыгару принцибы охшаш булган: корпусында бер катлы камыш тел — чыра — кисеп алынган яки беркетелгән. Көпшәсенең озынлыгы гадәттә 150–200 мм тирәсе булган. Кораллар бер-берсеннән тембрлары, зурлыклары, төзелешләре һәм ясалган материаллары белән аерылып торган.

Катлаулырак төр булып көтүче мөгезе саналган. Ул төзелеше буенча кларнетка охшаган, аның киң өлеше сыер мөгезеннән ясалган. Халык арасында аны шулай ук көтүче быргысы дип тә атаганнар[11].

Зәй елгасы буенда урнашкан керәшен авыллары көтүчеләре 1950 нче елларга кадәр сорнайда уйнаганнар. Уен телен (тел, чыра) каз канатыннан яки 30–35 мм озынлыктагы юка агач пластинкадан ясаганнар һәм уен көпшәсенә куелган втулкага беркеткәннәр. 150–200 мм озынлыктагы һәм 15–20 мм диаметрлы төп агач көпшә 10–15 см озынлыктагы махсус эшкәртелгән сыер мөгезе белән тәмамланган. Корпусында ким дигәндә дүрт уен тишеге булган. Мондый коралларда көтүчеләр һәм һәвәскәр музыкантлар уйнаган; хәзерге вакытта алар практик максат белән ясалмый[11].

Сорнайның икенче тибы классик Көнчыгыш тынлы коралы булган, ул төзелеше буенча үзбәк һәм уйгыр сорнаена якын. Ул Урта гасыр татарларының музыка мәдәнияте белән бәйле булган һәм хәрби тантаналар вакытында кулланылган. 1552 елда Казанны камау вакыйгаларын тасвирлаучы «Казан тарихы» елъязмасында башка хәрби музыка кораллары белән беррәттән сорнайларның да яңгыравы искә алына. Казан ханлыгы җиңелгәннән соң, бу традиция әкренләп юкка чыга[11].

Шулай ук Әлмәт районы татарлары һәм чуашларының музыка традицияләре белән бәйле волынка рәвешендәге сорнай төре дә булган. Васильево керәшен авылы халкы истәлекләре буенча, коралның йорт хайванының сидек куыгыннан ясалган һәм камыштан ясалган ике уен көпшәсе булган, аларда һава резервуары белән дә, ансыз да уйнап булган. Җирле риваятьләр буенча, сорнайның мондый формасы биредә Минзәлә өязе Бисип авылыннан күчеп килүчеләр ярдәмендә барлыкка килгән[11].

Бүгенге көндә «Сорнай» татар фольклор ансамбле төрле милли уен коралларында музыка башкара, шул исәптән ансамбльдә сорнай музыка коралы да кулланыла[12].

XX гасыр ахыры — XXI гасыр башында Татарстанда традицион музыкаль кораллар белән кызыксыну арта. Курай, быргы, кубыз, таш сыбызгы, кыл кубыз, саз, ятаган, сорнай кебек коралларны яңадан торгызу белән галимнәр һәм осталар шөгылләнә. Аеруча фольклорчы Геннадий Макаров һәм «Сорнай» ансамбле җитәкчесе Р. Гыйләҗев бу эшкә зур өлеш кертә[13].

Бүгенге көндә сорнай көндәлек музыкаль практикада кулланылмый диярлек. Яңадан ясалган инструментлар фольклор ансамбльләрендә, фәнни реконструкцияләрдә һәм концерт эшчәнлегендә кулланыла. Традицион музыкаль коралларны өйрәнү һәм яңадан торгызу эшен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Татар фольклорын өйрәнү һәм пропагандалау үзәге алып бара[13].

Галерея

Искәрмәләр

  1. Зурна. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. Архивировано 25 апрель 2012 года.
  2. Зурна. assembly.kz. Ассамблея народа Казахстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  3. Picken, Laurence. Folk Music Instruments of Turkey. — Press. London: Oxford University. — С. p. 485.
  4. The Survival of Ancient Anatolian and Mesopotamian Vocabulary until the Present [ингл.] // Journal of Near Eastern Studies. — 1991-07. — Vol. 50, iss. 3. — P. 203–207. — ISSN 1545-6978 0022-2968, 1545-6978. — DOI:10.1086/373501. Архивировано 19 март 2022 года.
  5. Меджнун Керимов. Атлас традиционной музыки Азербайджана. Зурна. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. Архивировано 18 ноябрь 2011 года.
  6. Зурна - народный инструмент. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. Архивировано 7 декабрь 2021 года.
  7. Татарское влияние на жизнь русского народа. Часть 15 — Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026. Архивировано 7 декабрь 2021 года.
  8. Акты исторические, собранные и изданные Археографическою коммиссиею. — СПб.: Тип. 2-го Отд-ния Собств. Е. И. В. Канцелярии, 1841. — Т. 2. — 478 с.
  9. 1 2 Велиева Севиля. Давул и зурна. handvorec.ru. Бахчисарайский историко-культурный и археологический музей-заповедник (21 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  10. 1 2 Вызго-Иванова, И. М. Зурна. belcanto.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  11. 1 2 3 4 5 Макаров, Г. М. Сурнай. almet-history.tatneft.ru. Альметьевская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  12. Казанский ансамбль, выступающий за границей, приехал в заинское село Бегишево. zainsk-inform.ru. Заинск-информ (26 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
  13. 1 2 Мифтахова А.Ж. К вопросу об изучении и идентификации музыкальных инструментов татар. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.

Сылтамалар

Татар халык иҗаты

Тема буенча өстәмә