Өрек

Өрек (абрикос, лат. Armeniaca) — розачалар гаиләлегеннән Караҗимеш ыругының җимеш агачлары яки куаклары секциясе. Яфраклары озынча түгәрәк формадан алып йөрәксыман формага кадәр, очлары тешәүле, озын сапта утыра, чәчәкләре ялгыз, ак яки алсу төстә. Яфрак ярганчы чәчәк бөреләре ачыла. Җимеше — сусыл, каты төшле. 5 төре бар, башлыча Азиянең урта поясында таулыкларда үсә. Берничә төре культуралашкан.

Prunus ыругы Armeniaca секциясе — Өрек

  • Prunus armeniaca — Гади өрек
  • Prunus brigantina
  • Prunus mandshurica — Манҗурия өреге
  • Prunus mume — Япония өреге
  • Prunus sibirica — Себер өреге

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек: якынча 10000 сүз / Ф.Г. Ситдиков, Р.К. Зәкиев ред. — Казан: Мәгариф, 1998. — 655 б.

Төркемнәр