Марсель Бакиров
Марсель Хәернас улы Бакиров (Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) — СССР һәм Россия галиме, фольклорчы, әдәбият белгече. Филология фәннәре докторы (1999), профессор (2002). Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). Россия гуманитар академиясе академигы (2002). Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты (2002). 450 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән татар фольклоры, төрки-татар шигыре белеме һәм борынгы төркиләрнең этномәдәни тарихы буенча 7 монография авторы.
Тәрҗемәи хәле
Марсель Бакиров 1933 елның 10 декабрендә Татарстан АССРның Мөслим районы Мөслим авылында туа[1].
1956 елда Казан дәүләт университетын «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча тәмамлый[2]. Югары уку йортын тәмамлагач, Уфа шәһәрендә «Кызыл таң» өлкә газеты редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары җаваплы секретарь булып эшли[2].
1966—1969 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында аспирантурада укый[3]. 1972 елда «Эксперименталь тикшеренүләр яктылыгында төрки-татар шигырь төзелеше закончалыклары» («Закономерности тюркско-татарского стихосложения в свете экспериментальных исследований») темасына кандидатлык диссертациясен яклый[3].
1970 елдан башлап 45 ел дәвамында Казан дәүләт университетының (2010 елдан — Казан (Идел буе) федераль университеты) татар әдәбияты кафедрасында эшли[4]. 1999 елда «Гомумтөрки шигъриятнең генезисы һәм иң борынгы формалары» («Генезис и древнейшие формы общетюркской поэзии») темасына докторлык диссертациясен яклый[2]. 2002 елда профессор гыйльми исеме бирелә[2].
2012 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты халык иҗаты бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли[3].
Фәнни эшчәнлеге
Марсель Бакировның фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре — төрки шигыренең теориясен һәм тарихын, төрки-татар шигырь төзелешен, гомумтөрки шигъриятнең генезисын һәм иң борынгы формаларын, татар фольклоры жанрларын, борынгы төркиләрнең этник һәм этномәдәни тарихы[1][2].
КФУның татар әдәбияты кафедрасында «Татар халык авыз иҗаты», «Әдәбият теориясе», «Әдәбият белеменә кереш», «Шигырь теориясе» кебек төп теоретик курсларны, шулай ук төрки-татар шигыренең теориясе һәм тарихы, шигъри әсәрләрне анализлау методикасы, этномәдәният һәм этноэкология буенча махсус курслар укыта[2].
Марсель Бакиров басылып чыккан 450 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 7 монография авторы булып тора[4]. Аның 2012 елда «Татар фольклоры» монографиясе чыга, ул ил күләмендәге һәм милли фәндә татар халкы фольклоры турында рус телендә язылган беренче монографик хезмәт була[4].
Дәүләт татар фольклоры үзәге консультанты буларак, Татарстан Фәннәр академиясенең гуманитар бүлегендә уңай бәя алган «Татар фольклоры концепциясен» эшләп чыгара[2]. Төркият, фольклористика һәм этноэкология буенча халыкара һәм бөтенроссия конференцияләре эшендә катнаша[2].
Галим — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау советы әгъзасы, Татарстан Фәннәр академиясенең фольклор тикшеренүләренең координация советы әгъзасы, «Мирас» журналының гыйльми советы рәисе урынбасары, «Мирас» журналының мөхәррият советы әгъзасы[2][3].
Төп хезмәтләре
Монографияләре
- Фольклор жанрларын системалы өйрәнү тәҗрибәсе. Бәетләр һәм мәзәкләр [Опыт системного исследования фольклорных жанров. Баиты и анекдоты] (А. Г. Яхин белән автордашлыкта). — Казан: КДУ нәшрияты, 1979. — 198 б.[2]
- Шигърият дөньясына сәяхәт. Фольклордан классик әдәби шигырьгә күчү тарихыннан [Путешествие в мир поэзии. Из истории перехода от фольклора к литературному классическому стиху]. — Казан: Татар. китап нәшр., 1999. — 237 б.[2]
- Гомумтөрки шигъриятнең генезисы һәм иң борынгы формалары [Генезис и древнейшие формы общетюркской поэзии]. — Казан: Мәгариф, 2001. — 343 б.[2]
- Татар фольклоры [Татарский фольклор]. — Казан: Ихлас, 2012. — 399 б.[3]
- Борынгы төрки шигърият: бабаларыбызның телдән һәм язмача шигъри иҗатының чишелмәгән серләре [Древнетюркская поэзия: неразгаданные тайны устного и письменного поэтического творчества наших предков]. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014. — 389 б.[3]
- Прототөркиләр: башлангыч төп ватан, иртә кабиләләр һәм тел, тарих һәм этномәдәният [Прототюрки: изначальная прародина, ранние племена и язык, история и этнокультура]. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. — 462 б.[3]
- Бабаларыбызның килеп чыгыш серләре [Тайны происхождения наших предков]. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2022. — 391 б.[3]
Төп мәкаләләре
- Төрки-татар шигыре үсеше этаплары [Этапы развития тюркско-татарского стиха] // Татар әдәбияты мәсьәләләре. — Казан: КДУ нәшрияты, 1972. — 3—50 бб.[2]
- Төрки телле халыкларның шигърият һәм музыка синкретизмы [Синкретизм поэзии и музыки тюркоязычных народов] // Сәнгать иҗатын өйрәнүнең комплекслылыгы проблемасы. — Казан: КДУ нәшрияты, 1980. — 55—61 бб.[2]
- Фольклор шигыре һәм аның төрләре [Фольклорный стих и его виды] // Татар фольклоры поэтикасы. — Казан, 1991. — 110—130 бб.[2]
- Йола-мифологик синкретизм — иң борынгы шигърият бишеге [Обрядово-мифологический синкретизм — колыбель древнейшей поэзии] // Филология һәм мәдәният. — Казан: К(И)ФУ ТӘСИ (ИФИ), 2013. — № 3 (33). — 102—109 бб.[3]
- Төркиләрнең тарихы, сәнгате һәм нәфис сүз сәнгате контекстында төсләр семантикасы [Семантика цветов в контексте истории, искусства и художественной словесности тюрков] // Филология һәм мәдәният. — Казан: К(И)ФУ, 2014. — № 3 (37). — 132—139 бб.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1994 елның 28 ноябре);
- Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе;
- Россия гуманитар академиясе академигы (2002 елның 21 гыйнвары);
- Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты (2002 елның 25 апреле);
- «Дуслык» ордены (2023)[5].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Бакиров Марсель Хәернас улы. «Татарика» татар энциклопедиясе. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 Бакиров Марсель Хәернас улы. Төрки-Татар дөньясы. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Бакиров Марсель Хәернас улы. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2026.
- ↑ 1 2 3 Марсель Бакировны юбилее белән котлыйбыз! «Татмәдәниятбелешмәүзәге» ДБУ (9 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2026.
- ↑ «С вас надо брать пример»: Фарид Мухаметшин вручил госнаграды выдающимся татарстанцам — Единый Портал органов государственной власти и местного самоуправления "Официальный Татарстан". tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 июль 2026.
Чыганаклар
- «Әдипләр» сайты
- Бакиров М. Х. Татар фольклоры / Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2008 ел.
- Марсель Хәернас улы Бакиров Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сайты
- Марсель Бакиров-районыбыз җирлегеннән чыккан тел галиме
| Татар халык иҗаты | ||