Татар гөсләсе
Файл:Татар гөсләчеләре.jpg
Татар гөсләчеләре, Югары Субаш авылы, 1987 ел
Татар гөсләсе (керәш. тат. кöсля)— керәшен татарлары арасында киң таралыш тапкан кыллы чиртмә музыка коралы. Славян һәм фин-угыр халыкларының гөсләләреннән кайбер яклары белән аерылып тора.
Тасвирлама
Гөслә татар халкының борынгы традицияле музыка уен коралларының берсе, иң әүвәл, керәшен татарлары төркеме мәдәниятенә карый. Славян һәм башка халыклар гөсләсеннән аермалы буларак 12 пентатоника рәвешендә көйләнгән кылдан гыйбарәт[1][2][3]. Гөсләгә озак еллар эпик, лирик җырлар кушылып җырланган, биюләр биелгән. Еш кына гөслә, кылкубыз һәм думбыра белән бергә ансамбльдә яңгыраган[2].
Бүгенге көндә
Гөслә уен осталыгы кайбер керәшен татарларда бүгенге көнгә кадәр дә сакланып бара[4]. 2016 елда Гәрәй Мәгъсумҗанов Татарстанның бер авылыннан борынгы гөслә уен коралын таба, өйрәнә һәм шуның үрнәгендә гөсләләр ясый башлый[5]. Бүгенге көндә ул керәшен татарлары гөсләсен генә түгел, ә мари гөсләләрен дә ясый.
2013 елда Эльмира Каюмова тарафыннан аудио һәм видеоязмалардан торган «Татар гөсләләре яңгырый» дигән җыентык дөнья күрә. Бу җыентыкта татар гөсләчеләре, аларның башкарган әсәрләр, уйнау осталыгы һәм башка төрле мәгълүмат бирелә[6].
Шулай да карагыз
Чыганаклар
- Беренче тапкыр татар гөслә көйләрен туплаган диск дөнья күрде. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2020.
- Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.
- Кашапова Сөембикә. Музыка коралларының да үз тарихы. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2020.
- Каюмова Эльмира. Киленнәрдән килгән гөсләләр (Бер фото эзеннән).
- Мариларга гөслә ясаучы татар остасы. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2020.
- Музыка инструменты - гөслә. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2020.
Искәрмәләр
- ↑ Музыка инструменты - гөслә. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2020.
- ↑ 1 2 Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 102. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.
- ↑ Кашапова Сөембикә. Музыка коралларының да үз тарихы. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2020.
- ↑ Каюмова Эльмира. Киленнәрдән килгән гөсләләр (Бер фото эзеннән).
- ↑ Мариларга гөслә ясаучы татар остасы. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2020.
- ↑ Беренче тапкыр татар гөслә көйләрен туплаган диск дөнья күрде. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2020.
| Татар халык иҗаты | ||