Мәгъсумҗанов Гәрәй Габдрахман улы

Гәрәй Габдрахман улы Мәгъсумҗанов (рус. Гара́й Габдрахма́нович Магсумья́нов; 25 сентябрь 1959, Ведерники, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Россия музыканты, мәдәният эшлеклесе, Мари Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2019), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2021), Мари Республикасының традицион сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре буенча халык остасы (2024).

Тормыш юлы

1959 елның 25 сентябрендә Мари АССРның Мари-Төрек районы Ведерники авылында туа[1].

Белеме

1975 елда Дружина сигезьеллык мәктәбен, 1977 елда Карлыган урта мәктәбен тәмамлый[1].

1982 елда И. С. Палантай исемендәге Йошкар-Ола музыка училищесында баян классы буенча һөнәри белем ала[1].

1991 елда мәдәни-агарту эше белгечлеге буенча читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый.

Эшчәнлеге

1982—2005 елларда Мари АССРның (хәзерге Мари Республикасы) Советский районы Алексеевский бистәсе мәдәният йортында аккомпаниатор, сәнгать җитәкчесе булып эшли, бер үк вакытта балалар музыка мәктәбендә баян классы буенча белем бирә. Мәдәният йортында «Унисон» вокаль-инструменталь ансамблен, рус халык уен кораллары ансамблен оештыра, мари фольклор ансамблендә катнаша[1].

1997 елдан Йошкар-Ола шәһәрендәге Республика татар милли-мәдәни үзәгендә эшли. 2005 елдан алып аның сәнгать җитәкчесе булып тора.

«Сандугач» вокал студиясен, 2014 елда «Яшьлек хатирәләре» вокаль ансамблен оештыра. Республика татар милли-мәдәни үзәге үткәргән барлык концерт һәм бәйрәмнәрнең даими катнашучысы[1].

2010 елдан татар гөсләләрен торгызу белән шөгыльләнә. Ул ясаган гөсләләрдә Татарстан Республикасының Арча, Тукай, Балтач, Алексеевск, Саба районнарында уйныйлар[2]. Республика татар мәдәнияте үзәгендә «Хәзинә» татар гөсләчеләре ансамблен оештыра[3][4].

2015 елдан мари гөсләләрен җитештерә[5]. Күп музыкаль коллективлар һәм уку йортлары ул ясаган гөсләләрне файдалана[6][7].

2024 елда Гәрәй Габдрахман улына, халык сәнгать кәсепләрен үстерүдәге, тарихи-мәдәни мирасны һәм традицион мәдәниятне саклаудагы казанышлары өчен, «Мари Республикасының традицион сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре буенча халык остасы» дигән мактаулы исем бирелә[8]. Мәдәният өлкәсендә 40 елдан артык эшли[9].

2016, 2019 елларда «Туым жондозы» керәшен фольклоры фестивалендә катнашып лауреат исемен ала[10]. 2023 елда «Россия мирасын саклаучылар» Бөтенроссия халык сәнгате фестиваль-бәйгесендә чыгыш ясый. Аерым башкаручылар номинациясендә «Хәзинә» татар гөсләчеләре ансамбле беренче урынны яулый[11].

undefined

Гаиләсе

  • Өйләнгән; кызы, улы һәм өч оныгы бар.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Все началось с мечты о белом баяне  [рус.]. 5 март 2026 тикшерелде.
  2. Музыкант Гәрәй Мәгъcумҗанов: «Татарстанда гөсләне керәшеннәр саклап калган». Туганайлар (27 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  3. Аида Абдуллаева. Возрождение татарских гуслей. Интервью с Гараем Магсумьяновым (рус.). nazaccent.ru (13 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  4. Наша гордость — Безнең горурлыгыбыз! (рус.). tatcentr12.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  5. Любимов Д. Гусли марийские, а мастер — татарский. mariuver.eu (15 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  6. В 2020 году Микряковская детская музыкальная школа им. В. Куприянова стала участницей национального проекта «Культура». mari-el.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  7. Человек-оркестр и народный мастер: Гарай Магсумьянов из Йошкар-Олы делает гусли, играет на них и создал семейный ансамбль (рус.). ГТРК «Марий Эл». Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  8. Руководителю Республиканского центра татарской культуры в Марий Эл присвоили почетное звание. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  9. 24 часа в деле. smotrim.ru (29 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  10. Иксанова И. Татар гөсләсен торгызучы Гәрәй Мәгъсүмҗанов: «Бу эштә үземне сабый бала кебек хис итәм». matbugat.ru (12 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  11. Беренче урынны яуладылар. tatar-congress.org (1 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  12. Чылажат республикын пиалже лўмеш ышталтын. mari-el.gov.ru (24 декабрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  13. Минниханов присвоил 13 жителям Татарстана звание заслуженного работника культуры республики (рус.). business-gazeta.ru (8 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  14. Мусин Ф. Ближайшая цель – издание книг по истории. tatar-congress.org (18 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  15. Руководителю центра татарской культуры в Марий Эл присвоено почётное звание (рус.). МариМедиа. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.
  16. «О присвоении почетного звания «Народный мастер традиционных художественных промыслов и ремесел Республики Марий Эл» Магсумьянову Г.Г.» mari-el.gov.ru (27 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 март 2026.