Кыска көй

Кыска көйтатар, башкорт халыклары музыкасы жанры, музыка фольклористикасында мелодик стиль.

Тарихы

Атама әдәбиятка беренче тапкыр С. Г. Рыбаков тарафыннан типтәрләрнең халык музыкасын өйрәнгәндә кертелә[1], аннары Л. Н. Лебединский тарафыннан озын көй стиле белән чагыштыру максатында кулланыла.[2] Беренче өлгеләре 1897 елда С. Г. Рыбаков тарафыннан «Җаек мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары» китабында бастырыла.[3]

XXI гасырда кыска көй үзешчән халык талантлары һәм профессиональ вокалд акиң кулланылыш тапкан.

Тасвирлама

Жанр үзенчәлеге көй һәм ритм структурасының ешлыгына һәм тактта тигез сугуга бәйле. Шигырлар сигез яки җиде өлештән торып, яртыга бүленә. Кыска көйнең мелодик үсешенең төп мәгънәсе әйтемне кабатлауга бәйле.

Халык музыкасында кыска көй озын көйнең капма-каршы жанр булып санала.[4] Кыска көй ялгыз җырчы яки хор белән башкарыла. Еш кына мондый җырларны көнкүреш предметларын тукылдатып, чиләк, эскәмия чиртеп җырлаганнар. Кайчак халык уен кораллары – курай, кубыз, скрипка һәм гармун да кулланганнар.

Башкаручылар

Кыска көйнең күренекле башкаручылары булып Мәүләтбай Гайнетдинов, Ренат Ибраһимов, Азамат Тимеров, Айдар Галимов, Флюра Килдиярова һ.б. тора.[5]

Чыганаклар

  • Надиров И.Н. Поэтические особенности исторических и лирических песен / И.Н. Надиров // Поэтика татарского фольклора. – Казань, 1991. – С. 5–22.
  • Нигмедзянов М.Н. Татарская народная музыка /М.Н. Нигмедзянов. – Казань, 2003. – 255 с.
  • Сулейманов Р.С. Жемчужины народного творчества Урала. – Уфа: Башкирское издательство «Китап», 1995. - 248 с.
  • Абдуллин А. Х."Татарская народная песня: тематика, жанр и некоторые особенности народного исполнительство Сүзләр.: автореф. дис. . канд. искусствоведения /А. X. Абдуллин. — Л., 1971.-24 с

Искәрмәләр

  1. Рыбаков С. Г. О народных песнях татар, башкир и тептярей. Живая старина. СПб., 1894.
  2. Лебединский Л. Н. «Башкирские народные песни и наигрыши», Москва, 1965.
  3. Рыбаков С. Г. Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта. СПб., 1897.
  4. Сальманова Л. К. Узун-кюй.// Статья в Башкирской энциклопедии., archived from the original on 2014-11-29, retrieved 2020-04-03 
  5. 400 башкирских народных песен /Сост.: Ф.Камаев, Н. Шункаров. – Уфа, 2011. – 400 с.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Татар халык иҗаты