Бәет
Файл:Әбүбәкерева Гөлфәридә - Сак-Сок бәете.mp3
Әбүбәкерева Гөлфәридә - Сак-Сок бәете
Бәет (гарәп. بيت «өй», «шигырь»; угыз телләре бой/бәй «хикәя», «җыр»[1]) — татар халык авыз иҗаты шигъри әсәре[2], зур шәхескә яки мөһим вакыйгага багышланган, күп очракта фаҗигалелек[3], кызгану хисләре[2] белән сугарылган.
Тасвирлама
Гарәп-фарсы шигъриятендә "бәет" дип икеюллык шигырь исемләнә. Борынгы татар бәетләренә шулай ук икеюллылык хас. Жанрга икеюллык шигырьнең интонация һәм мәгънәсе ягыннан аерымланып торуы зарур[2].
Бәет күп очракта җырланса да, халык осталары бәет башкаруны "көйләп бәет әйтү", "көйләп бәет уку" дип йөртәләр[1]. Бәет башкаручылары бәетчеләр дип исемләнә. Бәетләргә озын шигъри текстлар хас, алар кайбер вакытта 500 строфа күләмен тәшкил итә[4]. Шигъри юллар, гадәттә, тиз булмаган темпта музыкаль формулага көйләнә[4]. Музыкаль формулалар күпчелек очракта пентатоника шәкеле кысаларыннан чыкмый.
Бәетләр өч төргә бүленә[3]:
- шәхси фаҗига бәетләре;
- сатирик бәетләр;
- сугыш бәетләре;
Бәет мөнәҗәт жанрына кайбер яктан якынлашкан: мәсәлән, күп бәетләрдә түбәндәге мөнәҗәтләркә хас сүзләрдән башлану очрый[5]:
- «Бисмиллаһи дип башладым»;
- «Бисмиллаһи вә биллаһи, җитте корбан гаете» һ.б.
Фәкать, вакыйганы тулаем эпик характерда тирән сурәтләү бәетнең мөнәҗәттән төп аермасы булып сакланган[4][6].
Тарих
М.Х.Бакиров фикере буенча бәет үзенең тарихының борынгы дастаннардан башлый, шулар арасында "Кыйссаи Йосыф", "Хөсрәү вә Ширин", "Таһир һәм Зөһрә"[7].
Бәет иҗаты асылын язма әдәбият кануннары тәшкил итү сәбәпле, бәет иҗаты белән татар халкының зыялы урта катламы шөгыльләнгән[8]. Күп бәетләр дәһшәтле, көлке вакыйгалар яки батырчылык үрнәкләренә багышланган.
Бәет татар халкында XIV-XV йөзләрдә киң тарала башлый[9]. Бүгенге көндә дә бәетләр киң таралган татар фольклор жанрларының берсе[10].
Эчтәлек
Бәет эчтәлеге буенча тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә, шәхси фаҗигаләргә, авыр замана, ирексез хезмәт һәм хатын-кызларның михнәтле язмышына багышланган[11]. Мәсәлән, күпләргә таныш булган «Казан бәете» һәм «Сөембикә бәете»ндә Казанның руслар тарафыннан алыну вакыйгасы сурәтләнгән. «Француз сугышы», «Җиде кыз», «Урта Тигәнәле», «Ышна», «Сак-Сок» бәетләре шулай ук тормышта булган төрле хәлләргә нигезләнеп чыгарылган[11].
Чыганаклар
- Бакиров, Марсель Хәернас улы. Татар фольклоры : югары уку йортлары өчен дәреслек / М. Х. Бакиров. - Казан : Мәгариф, 2008. - 358, с.; ISBN 978-5-7761-1861-6
- Бакиров М.Х. Татарский фольклор: монография / Марсель Бакиров – Казань : Ихлас, 2012. – 399 с.; ISBN 978-5-904736-22-4.
- Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - ISBN 5-85401-082-8.
- Макаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 29-40.
- Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – 384 б.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Бакиров М.Х. Татарский фольклор: монография / Марсель Бакиров – Казань : Ихлас, 2012. – С.274.
- ↑ 1 2 3 Татар теленең аңлатмалы сүзлеге academic.ru
- ↑ 1 2 Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – Б.91
- ↑ 1 2 3 Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - Б.34.
- ↑ Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016. – Б.92.
- ↑ Бакиров М.Х. Татарский фольклор: монография / Марсель Бакиров – Казань : Ихлас, 2012. – С.275.
- ↑ Бакиров М.Х. Татарский фольклор: монография / Марсель Бакиров – Казань : Ихлас, 2012. – С.275-276.
- ↑ Макаров Г.М. Музыка старотатарской письменной поэзии как составная часть средневековой элитарной культуры Волго-Камского региона // Музыка. Искусство, наука, практика: Научный журнал Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова. 2016. № 1 (13). С. 36.
- ↑ Бакиров М.Х. Татарский фольклор: монография / Марсель Бакиров – Казань : Ихлас, 2012. – С.278.
- ↑ Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - Б.41.
- ↑ 1 2 Халык авыз иҗаты: бәетләр tatar.org.ru
| Татар халык иҗаты | ||