Дастан
Дастан ( фарсы داستان — поэма, эпос, тарих, үткән эшләр[1]) — Якын һәм Урта Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия халыклары, татар һәм башкорт халык авыз иҗатында һәм әдәбиятында урын алган лиро-эпик характердагы әсәр.
Дастан авторларын һәм башкаручыларын җырау (төрки), җырчы (татар), кобаирчы (башкорт), чичән дип атыйлар[2].
Тасвирлама
Дастан атамасы төрки һәм фарсы әдәбиятларында һәм фольклорында кулланыла. Кайвакыт хикәят термины белән янәшә дә йөри. Хәзерге әдәбият белемендә элеккеге язма әдәбияттагы дастаннарны поэма дип атау да бар. Фольклорда дастан һәм эпос терминнары синоним буларак кулланыла[3].
Татар халкында әлеге жанрга караган әсәрләр беренче чиратта «кыйсса» дип тә аталган (мәсәлән, «Кыйссаи Йосыф галәйһиссәлам», «Кыйссаи Йосыф вә Зөләйха» яки «Йосыф кыйссасы», «Кыйссаи Козы Көрпеш», «Кыйссаи Сәйфелмөлек», «Кыйссаи Җөмҗөмә Солтан», «Кыйссаи Бүз егет», «Кыйссаи Алпамыш»), дастан атамасы чагыштырмача соңрак фәнни термин буларак кулланышка керә[4]. Татарларга төрек яки азәрбайжан фольклорыннан кергән дип фаразланган «Күр углы» әсәре «Хикәят Көр углы Солтан» дигән исем белән басыла, хикәят термины да дастан жанрының бер атамасы булып тора. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы популярлашып, бу әсәрне китап термины белән аталган очраклары да бар. Бу очракта китаби яки китап термины да кыйсса мәгънәсенә дә якын (мәсәлән, «Йосыф Китабы», «Китабел Йосыф» яки «Китаби Йосыф»).
Башка төрки халыкларда да эпосның үз милли атамалары бар. Дастан термины үзбәк, төркмән, азәрбайҗан, таҗиклар фольклорында бар, башкорт эпосында кобайыр һәм хикәят, казакъ халкында жыр атамалары очрый[4].
Гадәттә, дастаннар героик мифларның, риваятьләрнең һәм әкият сюжетларын фольклор яисә әдәби эшкәртүеннән гыйбарәт. Ул фантастик һәм авантюралы ситуацияләрне тасвирлый, еш кына катлаулы сюжет, гиперболизацияләнгән вакыйгалар һәм идеаллаштырылган геройлар белән характерлана. Дастан эчтәлегендә вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үреп бирелә.
Әдәби дастаннар
Әдәби дастаннарны Европа әдәбиятындагы героик поэма жанры белән чагыштырырга мөмкин. Гадәттә алар шигырь формасында язылган була. Шигъри дастанның шигыре ике төргә бүленә: 11 иҗекле һәм 7-8 иҗекле.
Әдәби шигъри дастан таҗик-фарсы һәм төрки телле әдәбиятта (азәрбайҗан, үзбәк, казах шагыйрьләре иҗатында) киң таралган — фарсы поэзиясе классигы Низаминың «Ләйлә белән Мәҗнүн», «Хөсрәү белән Ширин», «Искәндәрнамә»се , Фирдәүсинең «Шаһнамә» эпик поэмасыннан бүлекләр, Әмир Хөсров Дәһләви, Җәми поэмалары, Хәрәзминең «Мәхәббәтнамә»се, Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Сараиның «Гөлистан бит-төрки»се, Баһавинең «Бүзъегет»е мисаллар булып тора.
Әдәби дастан жанры хәзерге шигърияттә дә очрый. Мәсәлән, башкорт шагыйре Мәхмүт Һибәт башкорт эпосы сюжеты нигезендә «Алпамыш» дастанын иҗат итә (1993).
Фольклор дастаннары
Төрле халыкларда фольклор дастанын башкаручыны «дастанчы», «ашуг», «башшы» дип атыйлар. Дастан шигъри юллар, чәчмә һәм шигъри юллар белән бәян ителә. Башкарганда декламация гадәттә музыка бүлекләре белән чиратлаша. Шигъри дастанның шигыре дә ике төргә бүленә: 11 иҗекле һәм 7-8 иҗекле.
Фольклор дастаннарын героик эпос жанры белән тиңләштерергә мөмкин. Фольклор дастаннары Таҗикстанда, Төркиядә, Үзбәкстанда, шул исәптән совет чоры фольклорчылары тарафыннан актив җыелган һәм язып алынган. Алар арасында әдәби дастаннарның халык вариантлары да бар, мәсәлән, Алишер Нәваи поэмалары. Фольклор дастаннарының аерым бер катламы — Урта Азия халыкларының Гражданнар сугышы, Ленин, 1920 елда Бохарада Әмир хакимиятенең җимерелүе, басмачыларга каршы көрәш, 1927 елгы җир-су реформасы темаларына язылган әсәрләре.
Таралу формасы, бәян итү стиле һәм башка билгеләре буенча фольклор дастаннарын традицион рәвештә телдән әйтелә торган һәм китаби дастаннарга бүләләр[5].
Дастаннарны төркемләү мәсьәләсе
Татар әдәбият белемендә дастаннарны төркемләү башка төрки халыкларда кабул ителгән классификацияләргә охшаш. Дастаннарны, темаларына, конфликт характерына һәм тарихи дәрәҗәсенә нигезләнеп, берничә төркемгә аерып карыйлар[4].
Ф. И. Урманчиев дастаннарның дүрт төркемен билгели:
- героик-архаик дастаннар («Түләк» яки «Түләк вә Сусылу», «Йиртөшлек», «Алтаин Саин Сөмә»);
- героик дастаннар («Алпамша»; «Ак Күбек», «Идегәй»[6], «Гүр углы», «Җик Мәргән», «Чура Батыр хикәяте»);
- лироэпик дастаннар (икенче төрле романтик, яисә мәхәббәт дастаннары дип тә атала. Мисалга «Таһир белән Зөһрә», «Йосыф китабы», «Сәйфелмөлек», «Ләйлә белән Мәҗнүн», «Кузы Күрпәч белән Баянсылу» әнә шундыйлардан;
- китаби дастаннар («Йосыф китабы» — Кол Галинең «Кыйсаи-Йосыф» шигъри хикәясенә нигезләнгән; «Сәйфелмөлек», «Бүз егет», «Ләйлә белән Мәҗнүн», «Таһир вә Зөхрә» һ.б.).
Ф. В. Әхмәтов классификациясе буенча дастаннар түбәндәгечә бүленә:
- Алыплар турында хикәятләр;
- тарихи дастаннар;
- мәхәббәт дастаннары;
М. Х. Бакиров татар дастаннарын түбәндәге өч төркемгә җыя:
- архаик-героик яисә әкияти мифологик дастаннар;
- классик-героик дастаннар;
- тарихи-героик дастаннар.
Текст төзелеше буенча төркемләү
- шигъри («Идегәй», «Манас» (кыргыз), «Алпамыш» (үзбәк), «Кырк кыз» (каракалпак);
- чәчмә («Йиртөшлек» (төрки), «Җик Мәргән» (татар-башкорт);
- катнаш («Таһир белән Зөһрә» (төрки), «Кузы Күрпәч белән Баянсылу»). Катнаш дастанның шигъри өлеше дутар, думбра белән башкарыла;
- роман (фарсы, үзбәк, таҗик, азәрбайҗан, татар, башкорт халык авыз иҗаты поэмалары).
Татар әдәбият белемендә дастаннарын өйрәнү тарихы
Россиядә яшәүче халыкларның дастаннарын теркәү һәм бастыру эшен В.В. Радлов башлап җибәрә. XIX йөзнең 2 нче яртысында – ХХ йөзнең башында күпчелек төрки-татар дастаннары, аерым китаплар булып, «Көньяк Себердә һәм Җоңгар даласында яшәүче төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре» (рус. «Образцы народной литературы тюркских племён, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи», т. 1-10, СПб., 1866–1907) исеме белән басылалар.
Татар фольклористикасында эпоска багышланган беренче фәнни хезмәт – Г. Ибраһимовның «Әдәбият кануннары» дигән китабындагы «Каһарманнар поэмасы» бүлеге[1], анда бөтен дөньяга мәгълүм эпос үрнәкләре турында бәян ителә[7].
Г. Сәгъди 1923 елда басылып чыккан «Әдәбият тарихымы, язмалар тарихымы?» дигән мәкаләсендә халык батырлары җырлары, дастаннары, әкиятләренә бәя бирә[8].
XIX гасырның егерменче елларында дастаннар нигезендә язылган әдәби әсәрләр дөнья күрә башлый. 1916 елда Фәтхи Бурнаш «Коркот» поэмасын, «Таһир-Зөһрә» трагедиясен яза. Шул ук елда «Аң» журналында Мирхәйдәр Фәйзи тарафыннан әдәби эшкәртелгән «Җик Мәргән» дастаны басыла. К. Юлдаш «Чура батыр» дастанын иҗат итә. Казан педагогия институты доценты Нигъмәт Хәким, 1919 елда Себердә Ситдыйк Зәйнетдиновтан язып алып, «Идегәй» дастанының җыелма вариантын төзеп бастыра.
1939 елда Казанда Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты эшли башлагач, биредә фольклор секторы оеша, татар фольклорын җыю һәм өйрәнү өчен фәнни экспедицияләр оештырыла башлый. 1940 елда Хәмит Ярми җитәкчелегендәге экспедиция вакытында күпсанлы фольклор материаллары туплана. Җыелган әсәрләр арасында «Кузы Күрпәч һәм Баян-Сылу» дастанының бер варианты да була. Әлеге экспедицияләр вакытында татар халкының егерменче йөзгә кадәр килеп җиткән дастаннары язып алына.
1944 елда ВКП(б) Үзәк комитетының 9 август карары чыга: «Предложить Татарскому обкому ВКП (б) организовать научную разработку истории Татарии, устранить допущенные отдельными историками и литераторами серьезные недостатки и ошибки националистического характера в освещении истории Татарии (приукрашивание Золотой Орды, популяризация ханско-феодального эпоса об Идегее)»[9]. Әлеге документ нигезендә татар халык эпосын җыю һәм өйрәнү эше туктатыла. Халык дастаннарына «байлар һәм югары даирә иҗаты» дигән мөһер сугыла.
1956 елда Ташкент шәһәрендә «Алпамыш» эпосы буенча фәнни конференция уздырыла, анда доклад белән Хәмит Ярми һәм А. Вәлитова чыгыш ясыйлар, әлеге чыгышлар фәнни җыентыкларда басылып чыга[10].
Төрле елларда өйрәнү объекты итеп аерым бер дастанны алган, яисә фольклорның шушы төренә багышланган фәнни конференцияләр ешрак уздырыла башлый. Мәсәлән, 1964 елда Уфада «Кузы Күрпәч белән Баянсылу» дастанын тикшерүгә багышланган фәнни конференция уза[11].
Ф.В. Әхмәтова, Н.Ш. Хисамов, И. Надиров тарафыннан татар дастаннарының сюжет составы, әдәбият, әкиятләр белән мөнәсәбәте турында берничә хезмәт языла.
1980 нче еллардан татар эпосын өйрәнү ике юнәлештә алып барыла:
- эпосны фәнни яктан тикшерү, анализлау;
- татар халык дастаннарын аерым җыентык итеп бастырып чыгару.
Татар дастаннарын фундаменталь өйрәнгән галимнәр арасында Ф. И. Урманчиев аерым урын алып тора. Аның әлеге темага багышланган зур фәнни хезмәте «Героический эпос татарского народа» дип атала һәм 1984 елда дөнья күрә [12]. Ф.И. Урманчиевның татар эпосына багышланган «Эпические сказания татарского народа» (1980), «По следам белого волка» (1994), «Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә» (1997), «Народный эпос «Идегей» (1999) дигән монографияләре бар. Галимнең өч томлык «Татар мифлары» дигән энциклопедик характердагы хезмәтендә татар эпосының аерым сюжетлары, мотивлар, эпик геройлар турында бай мәгълүмат бирелә (2008, 2009, 2011). «Ак Күбек», «Җир Төшлек», «Түләк», «Алпамша», «Җик Мәргән», «Кузы Күрпәч һәм Баянсылу», «Алтаин Саин Сүмә» һәм башка дастаннарны тикшерүгә багышланган күпсанлы фәнни мәкаләләре «Советская тюркология», «Советская этнография» журналларында чыга. Алар Венгрия, СССРда басылган җыентыкларда, газета-журналларда да даими рәвештә басылып тора[13].
Дастаннарны өйрәнүгә үзеннән зур өлеш керткән галимнәрнең берсе ― Флора Әхмәтова-Урманче[14][15]
Н.Ш. Хисамов Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын һәм Йосыф-Зөләйха темасына язылган төрки дастаннарны чагыштырып тикшерә, халык иҗатыннан килгән традицияләр яссылыгында карый[16][17].
Дастаннарны халыкка җиткерүдә М.И. Әхмәтҗанов зур эш башкара. Россиянең татарлар яшәгән төбәкләренә оештырылган экспедицияләр вакытында табылган һәм архивта сакланган кулъязма дастаннарны кириллицага күчереп газета-журнал битләрендә, фәнни җыентыкларда бастырып чыгара, аларны фәнни әйләнешкә кертә.
Институтның халык иҗаты бүлегендә Ф.И. Урманчиев һәм А.Х. Садыйкова җитәкчелегендә татар-төрки эпосын өйрәнүгә багышланган диссертацияләр дә яклана. Ф.И. Урманчиев җитәкчелегендә «Идегәй» дастанының тарихи нигезләрен В.И. Хәйруллина тикшерә. Л.Х. Мөхәммәтҗанова төрки халыкларның «Чура батыр» дастанының милли версияләрен чагыштырма планда анализлый (2000). И.Г. Закирова болгар дәверенә нисбәттә «Алпамыш» һәм «Түләк» дастаннарын тикшерә (2000). А.Х. Садыйкова җитәкчелегендә татар дастаннарының дини-мифологик һәм тарихи нигезләрен өйрәнүгә багышланган кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре якланды. «Идегәй» дастанының милли–мифологик һәм дини мотивларын Ф.М. Вәлиуллина өйрәнә (2005), «Түләк» дастанының милли версияләрен А.Р. Фәхретдинова тикшерә (2007), «Алпамша», «Кузы-Күрпәч һәм Баянсылу», «Ак Күбек», «Гайсә улы Амәт» дастаннарының тарихи нигезләрен һәм мифопоэтик традицияләрен И.Г. Закирова тикшерә[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 И.Г. Закирова. Татар халык дастаннары // Фәнни Татарстан : журнал. — 2015. — № 2. — С. 85-105.
- ↑ Ф.И.Урманчеев. Дастан (рус.). Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ Дастан // Литературный энциклопедический словарь / под общей ред. В.М. Кожевникова и П.А. Николаева. — М.: Советская Энциклопедия, 1987. — С. 86-87.
- ↑ 1 2 3 Илсөяр ЗАКИРОВА. Татарда дастан бармы? // Казан утлары : журнал. — 2023. — Апрель (№ 4 (1206)). — С. 164-170.
- ↑ Мөхәммәтҗанова Л.Х. Дөнья цивилизациясендә татар дастаннары. — Казан: ТӘһСИ, 2018. — С. 3-33. — ISBN 9785930912647.
- ↑ «В дастане «Идегей» отражается дух татар, отношение народа к реке Волге, к своим традициям, к своему языку» (рус.). milliard.tatar (4 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 ноябрь 2025.
- ↑ Ибраһимов Г. Әдәбият кануннары. — Казан, 1918. — С. 68–70.
- ↑ Сәгъди Г. Әдәбият тарихымы, язмалар тарихымы? // Безнең юл. — Казан, 1923. — С. 41.
- ↑ КПСС в резалюциях и решениях съездов, конференций и пленумов ЦК (1898–1986). Т.7. 1938–1945. — М.: Политиздат, 1985. — С. 518.
- ↑ Тюрко-монгольское языкознание и фольклористика. — М., 1960.
- ↑ Народный эпос «Кузы-Курпес и Маян-Хылу». — Уфа, 1964.
- ↑ Урманчеев Ф.
- ↑ Каһарманнар йолдызлыгы // Тарихи-фольклористик очерклар. — Казан, 2006. — С. 261–270.
- ↑ Татар халык иҗаты. Дастаннар / төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы, сүзлекне әзерләүче Ф.В. Әхмәтова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — С. 384.
- ↑ Татар эпосы. Дастаннар / төзүче, кереш сүз һәм искәрмәләрне язучы, сүзлекне әзерләүче Ф.В. Әхмәтова-Урманче. — Казан: Раннур, 2004. — С. 384.
- ↑ Хисамов Н.Ш. Бөек язмышлы әсәр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — С. 261–270.
- ↑ Хисамов Н.Ш. Поэма «Кысса-и Йусуф» Кул ‘Али. — М.: Наука, 1979. — С. 261–270.
Әдәбият
- Н.Исәнбәт җыйнамасы. Татар халык дастаны «Идегәй» // Совет әдәбияты : журнал. — 1940. — № 11/12.
- Әхмәтова Ф.В. Татар халык дастаннары // Татар халык иҗаты: Дастаннар. — Казан, 1984.
- Кор-Оглы Х. Дастан // Краткая литературная энциклопедия. Т. 2. — М., 1964.
- Урманчеев Ф. Героический эпос татарского народа. — Казань, 1984.
- Миңнегулов Х.Ю., Садретдинов Ш.А. Әдәбият: Татар урта гомуми урта белем бирү мәктәбенең һәм гимназияләрнең 9нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек. — тулыландырылган 2нче басма. — Казан: Мәгариф, 1998. — Б. 334. — ISBN 5-7761-0489-0.
- Абилов Ш.Ш., Хисамов Н.Ш., Миңнегулов Х.Ю. Татар әдәбияты тарихы, 1нче том. — Казан: Татарстан, 1984.
- Заманалар узган - дастаннар туган: Дастаннар. — Казан: Мәгариф, 2001. — 175 б. — 4000 экз. — ISBN 5-7761-0827-6.
- Дастан // Литературная энциклопедия терминов и понятий / Под ред. А. Н. Николюкина. — Институт научной информации по общественным наукам РАН: Интелвак, 2001. — Стб. 199. — 1596 с. — ISBN 5-93264-026-X.
Сылтамалар
- Квятковский А. П. Дастан // Квятковский А. П. Поэтический словарь. — М.: Сов. Энцикл., 1966. — С. 96
- Каррыев С. А. Дастаны: <Туркменская литература> // История всемирной литературы: В 9 томах / АН СССР; Ин-т мировой лит. им. А. М. Горького. — Т. 5. — М.: Наука, 1988. — С. 484—485
- Золотое слово предков, или Великий словесный путь <О казахском фольклорном дастане> // Казахстанская правда
- Дастан в Туркменской литературе