Камыш
Этимология
КАМЫШ «камыш; рогоз» ~ чув. хăмăш, хумăш < хомăш < болг. *һамыш > мар. амыж, амыш, омыш, удм.[6] камъж id. < гом. төрки камыш, кар., уйг., бор. төрки [7] qamuš, нуг., каз., к.-калп. камыс, як. хамыс, төркм. гамыш һ.б. id. М. Рясянен буенча, бор. төрки, уйг. кам-, кым- «тирбәлеп, җилфердәп тору, кымшау» (уйг. қамша-у) сүзеннән [8]. Безнеңчә, камыш сүзен камыл сүзеннән дип уйларга берни дә комачауламый. К. ш. ук уйг. қомуч «камыш» < бор. *қамулч (беренче иҗектә а > о икенче иҗектәге у тәэсиреннән, мондый регрессив ассимиляция уйг. теленә хас): *-лч > -ш төрки телләрдәге *-л > -ш күчешенең башлангыч этабын чагылдыра. К. Камыл.[9] Рус. камыш (< төрки) тур.[10]
Рус. сөйләшләрендәге камыш тур. к. Аникин: 252–253 (шунда ук әдәбият).
Дерив.: камышлы, камышлык.
Таралышы
Җир шары буйлап ~300 төре таралган. РФ территориясендә камышның 23 төре билгеле. Илнең Европа өлешендә һәм Көньяк Себердә урман камышы (Scirpus sylvaticus) һәм күл камышы (рус. куга, Scirpus lacustris) киң таралган.
Тасвирлама
Камыш сабагы өчкырлы яки цилиндр формасында, куе яшел төстәге яфраклары тәңкәсыман (үсемлек сабагы төбендә) яки озынча була. Сабагының биеклеге — 0,5 – 2,5 м. Чәчәкләре ике җенесле, кулчатыр яки суган башы шәкелендәге җимшәнгә җыелган башакларда урнаша. Җимешләре чикләвеккә охшаган.
Күл камышы сулыкларда 1 метр һәм түбәнрәк тирәнлектә куелык ясап үсә, торф ясалуга нигез була. РФ Европа өлешенең күп төбәкләрендә һәм Себернең көньягында диңгез буе камышы (Scirpus maritimus) үсә. Камышның кайбер төрләрен (РФдә күл һәм диңгез буе камышларына төрдәш) аерым төргә бүлеп карыйлар: Schoenoplektus, Bolboschoenus. Фәндә бөртеклеләр гаиләлегенә керүче күрән (рус. тростник) һәм җикәнлеләр гаиләлегенә керүче җикәнне (рус. рогоз) камыш белән бутау күренеше бар.
Зыяны
Диңгез буе камышы игелә торган басуларның чүп үләне булып исәпләнә.
Кулланылышы
Камыш — яр буйларын ныгытучы һәм сулыкларны саклаучы үсемлек. Кайбер төрләре (Scirpus lacustris, Scirpus sylvaticus) декоратив үсемлек буларак үрчетелә.
Камышның 3 метрга җитүче яфраксыз диярлек ботаклары үреп ясала торган әйберләр җитештергәндә, шулай ук төзү материалы, җылы саклый торган һәм төрү материалы буларак файдаланыла.
Диңгез буе камышы тамырларындагы бүлбе формасындагы үрентеләрне һәртөрле терлек малы яратып ашый. Шулай ук крахмал алырга да була. Борынгы заманнарда кипкән бүлбеләреннән он да ясаганнар.
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. Т.12 (Исл – Кан). М.: Научное издательство Большая российская энциклопедия, 2008, С.659. ISBN 978-5-85270-4-9
Әдәбият
- Мәүлүдова Л. Г. Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: югары уку йортлары өчен дәреслек.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
- ↑ 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2015052
- ↑ 肖翠, 刘冰, 吴超然, 马金双, 叶建飞, 夏晓飞, 林秦文 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22064. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022064
- ↑ 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 26. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Linnaeus C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 1. — С. 47.
- ↑ Насибуллин: 118
- ↑ ДТС: 415–416
- ↑ Räsänen 1969: 230
- ↑ ЭСТЯ V: 249–250.
- ↑ Фасмер II: 176.