Әхмәтҗан Хәмәдишин

Әхмәтҗан Хәсән улы Хәмәдишин (псевдонимы — Әхмәт Дусайлы; 20 август 1949, Дусай (Мөслим районы), Татарстан АССР, СССР16 июнь 2020, Баек, Татарстан Республикасы) — СССР һәм Россия язучысы, шагыйре, мөхәррире, нәшире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1997 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1949 елның 20 августында Татарстан АССРның Мөслим районы, Дусай авылында туа[1]. Милләте — татар. Дусайдагы башлангыч мәктәптә, аннары 7 чакрым ераклыктагы Күбәк урта мәктәбендә укый; шул чорда Гатин фамилиясе белән йөри.

Ул йөкчедән алып инженер-технологка кадәр күп һөнәрләр үзләштерә.

Иҗаты

1980 еллар башында КамАЗда кыручы булып эшләгәндә беренче хикәясен яза[1]. Иҗатында төп юнәлеш итеп проза жанрын сайлый. Беренче хикәяләре һәм очерклары Мөслим һәм Тукай район газетларында, «Ялкын», «Казан утлары», «Аргамак», «Идел» журналларында[2], «Әфган кызалаклары» (1991) күмәк җыентыгында басыла[1].

1992 елда «КамАЗ» нәшриятында повесть һәм хикәяләре тупланган «Аймыл» китабы нәшер ителә[1]. «КамАЗ» акционерлык җәмгыятенең «Нур» газетында бүлек мөхәррире булып эшли. Соңрак «Рәхмәт, мизгел» хикәяләр җыентыгы басыла.

1994 елда Яр Чаллы журналистлары белән берлектә «Хәерле иртә» исемле газета, 1995 елда әлеге газета каршында «Хәерле иртә» хосусый нәшрияты оештыра. Газетның да, нәшриятның да җитәкчесе була. Әлеге нәшриятта 2000 елга кадәр төбәк язучыларының дистәләгән шигырь һәм проза китаплары нәшер ителә[3].

Чаллыда «Аргамак» журналы оешкач, Айдар Хәлим аны басманың җаваплы сәркатибе итеп чакыра.

2001 елда Мөслим районының «Авыл утлары» газеты редакциясенә компьютерлар кайткач, аны верстальщик итеп чакыралар, һәм ул Чаллыдагы эшен калдырып, туган ягына кайта. Соңгы елларда Мөслим районының Салавыз-Мухан авылында яши[1].

2020 елның 16 июнендә вафат була, Баек авылында җирләнгән[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Шәҗәрәсе: бабасы Мөхәммәдиша → Мөхәммәдишаның әтисе Дәүләтәша → аның әтисе Җиһанша → аның әтисе Япай «алпавыт» → аның әтисе Рәҗәп → аның әтисе Миңлегол. Әбисе — Миңлеямал һәм бабасы — Мөхәммәтҗан Гатиннар.

Мөхәммәдишаны авылда Хәмәдиша карт дип йөрткәнгә, аның балалары һәм оныклары Хәмәдишин фамилиясен алалар.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Дусайлы Әхмәт. Татарстан Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
  2. Редактор. Әхмәт Дусайлы - МБУК «Централизованная библиотека» (2023-02-14). 30 июнь 2026 тикшерелде.
  3. Әдипләрне интернетта танытты. kazanutlary.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
  4. Язучы Әхмәт Дусайлы вафат (2020-06-16). 30 июнь 2026 тикшерелде.

Әдәбият

  1. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-Пресс», 2006 ел, 500-501нче бит. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар

Искәрмәләр