Ринат Баттал

Ринат Баттал (псевдоним), Ринат Гыймазетдин улы Батталов (1948 елның 17 июне, ТАССР, Әгерҗе районы, Ырыс2018 елның 4 мае, РФ, Удмуртия, Ижау) — язучы, журналист, Удмуртия язучылар берлегенең татар язучылары бүлеге җитәкчесе, Татарстан (2004) һәм Удмуртия (2005) язучылар берлекләре, РФ журналистлар берлеге әгъзасы, Удмуртиянең атказанган журналисты, Риза Шәфи һәм С. Сөләйманова (2015) исемендәге премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 17 июнендә Татарстан АССР Әгерҗе районы Ырыс авылында[1] туган. Удмурт АССР Алнаш районы Гөлширмә мәктәбен, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, Удмурт дәүләт университетын (Ижау) тәмамлаган. Авиация радисты булып хәрби хезмәтне үткән.

2018 елның 4 маенда вафат, Әгерҗе районы Уразай авылы зиратында җирләнә[2].

Иҗаты

1959 елда «Ленин юлыннан» газетасында беренче мәкаләләре күренә. 1970 елда «Җиңү юлы» газетасында шигырьләре дөнья күрә. 1990 еллардан шигырьләре, язмалары Татарстан («Ватаным Татарстан», «Казан утлары», «Мәйдан», «Якташлар»), Удмуртия («Удмурт дунне», «Яңарыш») газета-журналларында басыла. Удмуртиядә 1997 елда татар авторларының «Язмышлар авазы» исемле шигырьләр җыентыгында уннан артык шигыре басыла[3]. Шигырьләре, хикәяләре тупланган берничә китап авторы.

2004 елның гыйнварында ТР язучылар берлегенең Кабул итү коллегиясе карары нигезендә (рекомендация бирүчеләр, тәкъдим итүчеләр Р. Шәфи, М. Вәлиев, Г. Гомәр) ТР язучылар берлеге идарәсе Ринат Гыймазетдин улы Батталовны Татарстан язучылар оешмасына әгъза итеп кабул итә[4].

Удмуртия язучылар берлегенең татар язучылар бүлеген булдыруда зур хезмәт куйды, аның җитәкчесе булды.
2005, 2011 елларда Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре арасында килешү төзүдә башлап йөри[5].
«Яңарыш» газетасы (Ижау) каршында оешкан Риза Шәфи исемендәге әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли.
«Яңарыш» газетасында «Ижау – иҗат мәйданы», «Әдәби сәхифә» рубрикаларын алып бара.

Китаплары

  • Гомер сагышларым: шигырьләр. Казан: РИЦ Школа, 2000.
  • Агымсуда – акчарлак: шигырьләр, хикәяләр. Казан: Матбугат йорты, 2002.
  • Гомер учагы: шигырьләр. Казан: ТКН, 2008.

Иҗаты турында

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

Чыганаклар

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани). Казан: ТКН, 2009.
  2. Писатели и литературоведы Удмуртии: Биобиблиографический справочник (сост. А.Н. Уваров). Ижевск, 2006.

Әдәбият

  1. Кайда да йөрәктә (төзүчеләр И. Ибраһимов, Р. Хәннанов). Казан, 2012. ISBN 978-5-85247-611-1

Сылтамалар