Марат Закиров (1969)

Марат Хәлил улы Закиров (тәхәллүсе — Марат Закир, рус. Марат Халилович Закиров, 27 апрель 1969, Дусай, Татарстан АССР) — совет һәм Россия татар язучысы һәм шагыйре. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (1999 елдан), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2013)[1].

Тормыш юлы

Марат Хәлил улы Закиров 1969 елның 27 апрелендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Дусай авылында туган[2][1]. Түбән Тәкәнеш авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1986 елда Казанга китә һәм Казан дәүләт педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Икенче курста укыганда Совет армиясенә чакырыла[2][1]. Үзбәкстан ССРның Термез шәһәрендә снайперлар мәктәбендә ярты еллык укулар узганнан соң Әфганстанга җибәрелә[2], анда 1988—1989 елларда рядовой булып хезмәт итә[3]. Совет һәм Әфган хәрби бүләкләренә лаек була[2].

1989 елда Казанга кайта һәм педагогика институтында укуын дәвам итә[2][1].

Журналистлык эшчәнлеге

Әфганстаннан кайткач, Закиров «Шәһри Казан» газетасының әдәби хезмәткәре булып эшли башлый[1]. Алга таба «Идел» журналында, «Татарстан хәбәрләре» газетасы редакциясендә һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли[1].

2001 елдан «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге мөхәррире була[1]. Соңрак «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире урынбасары вазифасын били[4], Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Р. Зәйдулла каршында татар әдәбияты буенча консультант булып эшли[5].

Иҗаты

Марат Закирның беренче әдәби басмалары 1983 елда балалар вакытлы матбугатында чыга башлый[1]. «Яшь ленинчы» газетасында һәм «Ялкын» журналында басылып чыга[6].

2001 елда «Казан утлары» журналында Мәгъсүм Хуҗинның кереш сүзе белән Марат Закирның «Ширт» хикәяләр тупланмасы басылып чыга[7]. «Канлы болыт» хикәясе 2003 елда «Татар хикәясе антологиясе»нә кертелә. Язучының ике хикәясе 2007 елда «Хәзерге татар прозасы» («Современная татарская проза») антологиясенә керә[1].

2005 елда Казанда «Кояшлы төн» шигырьләр җыентыгы басылып чыга (Татарстан китап нәшрияты, китапның күләме — 80 бит, тиражы — 2 мең данә)[1].

2024 елның апрелендә Азнакай районының Югары Эстәрле авыл китапханәсендә язучының 55 яшьлегенә багышланган «Марат Закиров — хәзерге заман язучысы» чарасы үткәрелә[6].

Библиографиясе

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Закир Марат. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
  2. 1 2 3 4 5 Даутов, Рахмани, 2009
  3. Аюпова и др., 2018
  4. Журнал «Tatarica». Выпуск № 7. Сведения об авторах. Казанский университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2021. Архивировано 31 август 2021 года.
  5. Руководство Союза писателей РТ (рус.). Союз писателей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 август 2021. Архивировано 19 май 2021 года.
  6. 1 2 Марат Закиров — современный писатель (рус.). Культура.РФ (30 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
  7. Казан утлары. 2001. № 11. Казан утлары (2001). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
  8. Шәйхи Маннур исемендәге премия. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
  9. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.
  10. В Казани наградили победителей журналистского конкурса «Бэллур каләм — Хрустальное перо» (рус.). Татарстан Республикасы Хөкүмәте (17 май 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2026.

Әдәбият

Сылтамалар