Саҗидә Сөләйманова

Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}} — татар шагыйрәсе, прозаик.

Тәрҗемәи хәле

Саҗидә Сөләйманова 1926 елда[1][2] Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туган. 1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, авылда укытучы булып эшли, аннан соң Уфа педагогика институтында белем ала, мәктәпләрдә тарих фәнен укыта. 1955 елдан аның гомере һәм иҗаты Әлмәт шәһәре белән бәйле: нефть техникумында, шәһәр радиоүзәгендә, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә эшли, шигырьләре дә шул чорда басыла башлый.

Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды.

Иҗат

Иң беренче чиратта шагыйрә буларак танылса да, матур гына хикәя һәм повестьлар да яза. Саҗидә Сөләймановадан мирас булып калган күңел байлыгы китап киштәләренә җыентыклар булып төзелгән: «Кыр казлары»(1963), «Бәхетне үзем табам»(1966), «Юллар, уйлар»(1968), «Яшәү хакы»(1970), «Кызыл каурыйлар»(1976), «Гөлбадран»(1980), «Сабыр канатлары»(1981), «Шигырьләр һәм поэмалар»(1981).

Сәҗидә Сөләйманова үзе исән чагында Мәскәүдә һәм Казанда урысча тәрҗемәдә өч җыентыгы басылып чыкты. Аерым шигырьләре украин, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителде.

Чыганаклар