Рифат Сәлах
Рифат Сәлах (тат. Рифат Сәлах; тулы исеме — Рифат Гали улы Сәлахов (тат. Рифат Гали улы Сәлахов); 8 июль 1987, Буа районы, Татарстан АССР) — татар шагыйре, тәрҗемәче, журналист һәм мөхәррир. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2008 елдан)[1]. Әдәбият өлкәсендә Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2023)[2].
Биография
Рифат Гали улы Сәлахов 1987 елның 8 июлендә Татарстан АССРның Буа районы Яңа Чәчкап авылында эшче һәм укытучы гаиләсендә туа[1].
Яңа Чәчкап урта мәктәбен тәмамлый, аннары 2004—2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала[1][3].
2006—2009 елларда Казан дәүләт университетының татар студентлары өчен чыга торган «Тәрәзә» газетасының баш мөхәррир урынбасары була[1]. 2007—2009 елларда Казан дәүләт университеты каршындагы «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенең студентлар өлешен җитәкли[1].
2009—2010 елларда «Идел» журналында бүлек мөдире, 2011—2012 елларда — «Шәһри Казан» газетасының бүлек мөдире, 2012—2013 елларда Казан федераль университеты студентларының «Дарелфөнүн» газетасы баш мөхәррире булып эшли. 2013—2014 елларда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең матбугат үзәге белән җитәкчелек итә[1].
2016 елдан Татарстан китап нәшриятында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты һәм махсус проектлар редакциясендә мөхәррир булып эшли[1].
Иҗаты
Рифат Сәлахның беренче шигырьләре югары сыйныфларда укыган елларында район газетасында басыла. Әдәби иҗат белән 2004 елдан шөгыльләнә башлый[1].
2005 елда «Иделем акчарлагы» бәйгесендә шигърият номинациясендә җиңү яулый, ә 2006 елда әлеге бәйгенең гран-приена лаек була[1]. «Шигъри Сабантуй» бәйгесендә 2006 елда икенче дәрәҗәдәге, ә 2008 елда беренче дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнә[1].
2005 елда Рифат Сәлахның шигырьләре «Идел» журналында дөнья күрә[1]. Аның әсәрләре шулай ук «Безнең гәҗит», «Мәдәни җомга» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында да басылып чыга[1].
Әдәби иҗаты
Рифат Сәлахның беренче шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы «Күңел бөртекләре» дигән исем белән 2007 елда Казанда дөнья күрә. Басмага кереш сүзне Әхмәт Рәшит яза; китап Татарстан китап нәшрияты тарафыннан 2 000 данә тираж белән бастырыла[1].
Авторның китаплары арасында — «Яшел ай» (2009), «Ташта үскән гөлләр» (2012), «Кызыл юл» (2015), «Ак фәрештә» (2017), «Чәчәк яраткан песи» (2019) һәм «Мин — хыялың синең!..» (2021) җыентыклары бар[4][1].
Рифат Сәлах азәрбайҗан шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. 2016 елда Сона Вәлиеваның шигырьләрен үз эченә алган «Аразбары» тәрҗемәләр җыентыгы нәшер ителә[1].
Рифат Сәлахның шигырьләре рус һәм азәрбайҗан телләренә тәрҗемә ителгән[1]. Шигырьләренә татар телендә җырлар язылган[5].
Иҗтимагый эшчәнлеге
Бүләкләре
- Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге премиясе (2013)[3];
- Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе (2020)[3];
- Муса Җәлил исемендәге республика премиясе (2023) — әдәбият өлкәсендә[2];
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2024)[3][9];
- Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты — татар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше өчен[3].
Шәхси тормышы
Рифат Сәлах өйләнгән, хатыны рус теле укытучысы булып эшли. Гаиләдә өч бала тәрбияләнә[10][11].
Төп басма китаплары
- Сәлах, Рифат. Күңел бөртекләре [тат.] / кереш сүз авт. Ә. Рәшит. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 111 с. — 2000 экз.
- Сәлах, Рифат. Яшел ай [тат.] / кереш сүз авт. Л. Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 144 с. — 2000 экз.
- Сәлах, Рифат. Ташта үскән гөлләр [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. — 143 с. — 2200 экз.
- Сәлах, Рифат. Кызыл юл = Алый путь [тат.]. — Казан: Ак бүре, 2015.
- Сәлах, Рифат. Ак фәрештә [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. — 144 с. — 2500 экз.
- Сәлах, Рифат. Чәчәк яраткан песи [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. — 36 с. — 2500 экз.
- Сәлах, Рифат. Мин — хыялың синең!.. [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. — 287 с. — 1200 экз.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 Сәлах Рифат. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ 1 2 З. Мөбәрәкшина. Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле — исемлек. Татар-информ (15 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Рифат Галиевич Салахов (рус.). Халыкара бәйсез «Глаголица» әдәби премиясе. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Китаплар. rifatsal.wixsite.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2026.
- ↑ Рифат Сәлах сүзләренә язылган җырлар. rifatsal.wixsite.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2026.
- ↑ Правление Союза писателей Республики Татарстан (рус.). Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2026.
- ↑ Стартовал прием работ на десятую премию для детей и подростков «Глаголица». Год Литературы (21 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2026.
- ↑ Правила проведения премии «Глаголица». glagolitsa-rt.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2026.
- ↑ Татарский поэт Рифат Салах: особенности биографии и взглядов на творчество. Cyberleninka. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2026.
- ↑ Татарский поэт Рифат Салах: особенности биографии и взглядов на творчество. Cyberleninka. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2026.
- ↑ Историко-культурное наследие. udman.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2026.
Әдәбият
- Кузнецов, М. Ю. Татарский поэт Рифат Салах: особенности биографии и взглядов на творчество. — Историко-культурное наследие народов Урало-Поволжья. — 2025. — Т. 15. — С. 90–100. — DOI:10.62669/30342139.2025.1.11.
- Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек [тат.]. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
- Зәйдулла, Р. Шигырьләргә кереш сүз [тат.] // Идел. — 2005. — № 10.
- Батулла, Р. Сихрилек [тат.] // Мәдәни җомга. — 2006. — 9 июнь.
- Латыйпова, А. Законны да шигырь итеп язып була... [тат.] // Ватаным Татарстан. — 2006. — 8 декабрь.
- Рәшит, Ә. Гомерләрнең кызыл юлы [тат.] // Мәдәни җомга. — 2007. — 7 сентябрь.
- Зәйдулла, Р. Яңгыравык балчык [тат.] // Идел. — 2008. — № 2. — С. 36–37.
- Газизова, Э. Илһам вакытны сорап килми... [тат.] // Афәрин. — 2008. — № 12. — С. 26–27.
- Зарипова, А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын [тат.] // Мәдәни җомга. — 2009. — 5 июнь.
- Габдрахманова, Г. Иҗат — яшәү рәвешем [тат.] // Шәһри Казан. — 2009. — 22 июль.
- Фәизова, Ф. Ай яшел дә була икән [тат.] // Ватаным Татарстан. — 2009. — 19 декабрь.
- Шәех, Л. Яшьнәп яшәргә омтылу [тат.] // Мәдәни җомга. — 2010. — 5 февраль.
- Шәех, Л. Яшьләр китап яза [тат.] // Мәдәни җомга. — 2010. — 14 май.
- Хәсәнова, К. Бар кешене яратам! [тат.] // Мәгърифәт. — 2010. — 13 август.
- Мөхәммәтҗанова, С. Мин туганчы дөнья башка булган, мин дөньяга килгәч, үзгәргән… [тат.] // Мәгариф. — 2017. — № 4.
- Мөбәрәкшина, З. Шигырьләр турыдан-туры фәрештәләр аркылы языладыр — Рифат Сәлах [тат.] // Татар-информ. — 2017. — 18 сентябрь.
- Гыймадова, Г. «Язучы һөнәр түгел, ул — яшәү рәвеше» — Рифат Сәлах [тат.] // Ватаным Татарстан. — 2017. — 18 октябрь.
- Кәбиров, М. Шул ук кояш, ләкин яңа көн... [тат.] // Шәһри Казан. — 2019. — 13 июнь.
- Мөхәммәтова, Р. Җәлил премиясе алу өчен Рифат Сәлахтан лайфхак: «Дога кылырга кирәк» [тат.] // Интертат. — 2023. — 29 июнь.
Сылтамалар
- Рифат Сәлах // Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Рифат Гали улы Сәлахов // «Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясе
- Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле — исемлек // Татар-информ. 2023 елның 15 феврале