Гөлчәчәк Галиева

Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева (кыз фамилиясе Яхина; 5 февраль 1928, Сеҗе, Татарстан АССР — 11 май 2014) — СССР һәм Россия татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист. 2001 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[1].

Тәрҗемәи хәле

Гөлчәчәк Галиева 1928 елның 5 февралендә Татарстан АССРның Арча кантоны (хәзерге Татарстанның Арча районы) Сеҗе авылында укытучы гаиләсендә туа. Арча педагогия училищесында укый, 1954 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый[1].

1946—1952 елларда Сеҗе авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 1952 елдан Казанда яши. Шәһәр мәктәпләрендә пионерлар әйдәманы һәм тарих укытучысы, 1963 елдан Идел буе районының 18 нче эшче яшьләр урта мәктәбе директоры вазифасын башкара[1].

2014 елның 11 маенда Казанда вафат була. Сеҗе авылы зиратында җирләнгән[1].

Иҗаты

Гөлчәчәк Галиева вакытлы матбугатта әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр, истәлекләр һәм публицистик язмалар бастыра. Аның «Татар хикәясе ни хәлдә?», «Без белгән Бакый агамы?», «Язучы кем өчен яза?» һәм башка мәкаләләре татар әдәбияты әсәрләренә һәм әдәби процесска багышланган[1].

2003 елда «Тулгак» һәм «Өзелгән өмет» повестьларын, хикәяләрен, мәкаләләрен һәм истәлекләрен берләштергән китабы нәшер ителә[1].

Китаплары

  • Тулгак. — Казан, 2000;
  • Өзелгән өмет. — Казан, 2003;
  • Газзәбану. — Казан, 2010.

Бүләкләре

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Галиева Гөлчәчәк. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
  2. ↑ Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең быелгы лауреатлары билгеле. Татар-информ (24 октябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.

Әдәбият

  • Нуруллин Р. Г. Яхиннар. — Казан: Ихлас, 2016. — 208 б. — ISBN 978-5-906701-70-1.

Сылтамалар