Байбулат Батулла
Байбулат Батулла (Байбулат Роберт улы Батуллин, рус. Байбулат Батулла, Пустой шаблон {{ВД-Преамбула}}) ― кинорежиссер, актер, сценарий авторы, продюсер, оператор, стендап-комик.
Кыска метражлы фильмнар һәм берничә сериал авторы буларак билгеле. Беренче тулы метрлы фильмы ― «Ядәч» комедиясе (2023).[1][2]
Тәрҗемәи хәле
1993 елның 16 мартында Казанда танылган язучы, драматург Рабит Батулла (Роберт Батуллин) гаиләсендә туган. Абыйсы — Нурбәк Батулла, «Алтын битлек» премиясе лауреаты, биюче һәм хореограф.
Байбулат 2012 елда Казан хореография училищесын «халык-сәхнә биюе артисты» белгечлеге буенча тәмамлый. Ләкин үзен кино сәнгатендә күрергә теләп, Мәскәү кино мәктәбенә (Алексей Попогребский курсы) укырга керә һәм аны 2016 елда тәмамлый.
Иҗат юлының башында Ислам Вәлиев белән бергә татар телендәге «Фәрһәт һәм Фәрһәд» юмористик интернет-шоуын оештыра. Шулай ук республика КВН хәрәкәтенең актив катнашучысы буларак таныла.
Иҗаты
Актерлык эше
- 2007 ― малай ― «Дилемма» (режиссёр Рамил Төхвәтуллин, мелодрама)[3];
- 2007 ― малай (баш рольләрнең берсе) ― «Зәңгәр күбәләк» (рус. Мотылек «Зангар», режиссеры Фәрит Дәүләтшин, балалар маҗаралы фильмы)[4][5];
- 2010 ― Денис (баш рольләрнең берсе) ― «Зөбәрҗәт лотос сере» рус. (Тайна изумрудного лотоса, режиссеры Фәрит Дәүләтшин, продюсер Владимир Мун; балалар өчен маҗаралы фильм) [6];
- 2013 ― Рөстәм ― «Кабан күле хәзинәләре» (рус. Сокровища О. К., режиссёр Дмитрий Коробкин);
- 2017 ― Камил, сукыр малай ― «Бичаракай» (рус. Сиротинушка, сценарий авторы Рабит Батулла, режиссеры Фәрит Дәүләтшин, продюсер Миләүшә Айтуганова; мелодрама 3 сериядә);
- 2020 ― печенег ― «Искитмәле Яңа ел!» (рус. Чумовой Новый год!)[7];
- 2020 ― печенег ― «Чума»[8].
Режиссер эше
- 2015 ― «Нуль ярым» (рус. Ноль с половиной)[9];
- 2016 ― «Яртылар» (рус. Половинки, романтик комедия, кыска метражлы фильм, картина Россия һәм халыкара фестивальләрдә катнашкан, 28 нче «Кинотавр»да махсус бүләкләр алган)[10];
- 2016 ― «Кыскарту» (рус. Сокращение)[11];
- 2018 ― «Зур уен» (рус. Большая игра, сериал, комедия), СТС телеканалында Байбулат Батулланың дебют сериал проекты[12];
- 2019 ― «Мәхәббәт өчпочмагы» (рус. Любовный треугольник; өч новелла)[13];
- 2020 ― «Көтел(мә)гән вакыйгалар» (рус. (Не)случайные истории; биш киноновеллдан торган киноальманах)[14];
- 2020 ― «Чума» (сериал)[15];
- 2020 ― «Күзенә күренгән» (рус. Показалось; кыска метражлы фильм)[16];
- 2021 ― «Тездән» (рус. По колено, Саша Абдуллаев белән бергә; сериал)[17];
- 2023 ― «Ядәч» (рус. Бери да помни, тулы метражлы фильм)[18].
«Ядәч» фильмы
Байбулат Батулланың иң билгеле фильмы — «Ядәч».
Фильм җәйне авылда бабасы белән әбисе янында үткәргән малай турында сөйли; аларның үзара аралашуы һәм истәлекләре аша гаилә бәйләнешләре, хәтер һәм буыннар чылбыры темалары ачыла. Картинада төп рольләрне Рабит Батулла һәм Роза Хәйруллина уйный.
Фильм Россия прокатында, соңрак онлайн-платформаларда чыга. Критиклар аңа югары бәя бирәләр. Кинокритик Тимур Алиев болай дип яза:
| «Ядәч» («Бери да помни») фильмы җитди темаларны яктурутчы кино булып чыккан. Балалар белән үлем турында ничек сөйләшергә? Аларны котылгысызлык белән килешергә ничек өйрәтергә? Барлык тереклек билгеле бер мизгелдә яшәүдән туктарга мөмкин булган дөньяны ничек күз алдына китерергә? Бу — хәзерге көндә Россия өчен сирәк очрый торган кино. Регионнардагы энтузиастлар аз бюджет белән төшергән бу картина, илдәге һәр тамашачының күңеленә юл таба ала. |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Искәрмәләр
- ↑ Рустем Шакиров, Регина Яфарова. «И тут Роза Хайруллина говорит: «А драматург Батулла жив?» Татар-информ, 29.07.2023
- ↑ 1 2 Фильм Байбулата Батуллина «Бери да помни» вошел в конкурсную программу фестиваля «Короче». Татар-информ, 26.07.2023
- ↑ Дилемма (2007). Кинопоиск
- ↑ Любовь Порываева. «Синие бабочки» - привет из детства. «Казанские ведомости», 26.11.2013 [рус.]
- ↑ Мотылек «Зангар» (фильм, 2007)
- ↑ Тайна изумрудного лотоса, 2010. Кинопоиск
- ↑ Чумовой Новый год! (фильм, 2020). kinorium.com
- ↑ Чума! (сериал) kinorium.com
- ↑ Ноль с половиной (фильм, 2015). kinorium.com
- ↑ 1 2 Радиф Кашапов. «А она думала сова»: Байбулат Батуллин снимает кино про бабушку из мема. «Реальное время», 31.01.2022 [рус.]
- ↑ Сокращение (фильм, 2016). kinorium.com
- ↑ Большая игра (сериал, 2018). kinorium.com
- ↑ Любовный треугольник (фильм, 2019). kinorium.com
- ↑ (Не)случайные истории (фильм, 2020). kinorium.com
- ↑ Чума! (сериал, 2020 – ...). kinorium.com
- ↑ Показалось (фильм, 2020). kinorium.com
- ↑ По колено (сериал, 2021). kinorium.com
- ↑ Бери да помни, 2023, Россия. Кинопоиск
Сылтамалар
- Байбулат Батуллин. Кинопоиск.ру [рус.]
- Байбулат Батуллин. kinorium.com [рус.]
- Байбулат Батуллин (Байбулат Батулла). Кино-Театр.Ру [рус.]