Ядәч! Истә! (фильм)
«Ядәч! Истә!» (рус. Бери да помни) — нәфис фильм, комедия, мелодрама[1][2]. Россиядә премьерасы 2023 елның 14 сентябрендә була[3]. Фильм татар телендә, шул ук актерлар тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителә. Режиссеры — Байбулат Батулла.
Тарих
«Ядәч! Истә!» ― режиссеры Байбулат Батулланың тулы метражлы дебюты. Фильм 2023 елның август-сентябрь айларында Татарстанның Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында төшерелә.
Фильм җитди әйберләр турында сөйли: кайгы-хәсрәт күрү, кайгыны кабул итү, мөнәсәбәтләрдәге кризис. Байбулат Батуллин һәм аның сценарий авторлары Таһир Мингазов һәм Дарья Беседина комедия һәм драма арасындагы чикне җиңел генә үтәләр. Кайвакыт авторлар фильмга фольклор һәм әкият элементларын кертәләр[4].
Фильмда бөтен күренешләрне фин татарларының 1970―1980 елларда популяр «Башкарма» рок-төркеме җырлары озата бара [5], шулай ук Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Илһам Шакиров һәм Хәйдәр Бигичев җырлары яңгырый.
Тасма Мәдәният министрлыгы һәм дәүләт ярдәменнән башка төшерелгән.
Фильмның кыскача эчтәлеге
Алты яшьлек Илһам (Юнус Таиров) җәйне Рәсим бабасы белән Суфия әбисендә уздыра. Тиздән аны алырга ялда булган әти-әнисе кайтырга тиеш, ә көз көне ул беренче сыйныфка барачак. Ләкин билгеләнгән көнне әтисе белән әнисе кайтмый, аларның телефоннары җавап бирми. Очкычлары һәлакәткә очрый. Әбисе белән бабасы хәсрәтләрен сиздерми, оныкларының күңелен күрер өчен әллә ниләр эшли. Рәсим бабай популяр «Ядәч! Истә!» уенын искә төшерә, оныгын ядәчле уйнарга өйрәтә. Катнашучылар (ике кеше) тавыкның V хәрефенә охшаган сөяген чәнти бармаклары белән аерып сындыралар, шуннан соң бер-берсенә нинди дә булса әйбер бирергә кирәк. Әгәр әйберне алучы «Истә» дип әйтергә онытса, ул җиңелгән исәпләнә һәм җиңүченең теләсә нинди теләген үтәргә тиеш. Әлеге уен ярдәмендә Илһамның теләкләре үтәлә башлый. Уенда оттырган әби-бабасы авыл кибетеннән күпләп туңдырма, газировка сатып ала, көне буе робот булып сөйләшеп йөри һ.б. Башта булган хәлләр Рәсимнең хатыны Суфияга ошамый, әмма әкренләп уен бу гаиләнең тормышын да, бөтен авылның тормышын һәм хыялларын да бик нык үзгәртә. Ядәч уенына башка авылдашлар да кушылып китә. Авылдагы гап-гади, бераз борынгырак көнкүреш белән яшәүче татар йорты тормышы бөтен бизәкләре белән ачыла. Финалда геройларны, әлбәттә, гаилә киносының иң яхшы традицияләрендәгечә, яктылык көтә[6][7].
Алты яшьлек Илһам җәйләрен авылда үткәрә, әмма әти-әнисен бик сагына. Аның китәсе килә, телефонын кулдан төшермичә, әти-әнисен көтә. Тик алар кайта алмый: очкычлары һәлакәткә очрый. Әбисе белән бабасы хәсрәтләрен сиздерми, оныкларының күңелен күрер өчен әллә ниләр эшли. Рәсим бабай популяр «Ядәч! Истә!» уенын искә төшерә. Әлеге уен ярдәмендә Илһамның теләкләре үтәлә башлый. Уенда оттырган әби-бабасы авыл кибетеннән күпләп туңдырма, газировка сатып ала, көне буе робот булып сөйләшеп йөри һ.б. Башта булган хәлләр Рәсимнең хатыны Суфияга ошамый, әмма әкренләп уен бу гаиләнең тормышын да, бөтен авылның тормышын һәм хыялларын да бик нык үзгәртә. Ядәч уенына башка авылдашлар да кушылып китә. Авылдагы гап-гади, бераз борынгырак көнкүреш белән яшәүче татар йорты тормышы бөтен бизәкләре белән ачыла. Финалда геройларны, әлбәттә, гаилә киносының иң яхшы традицияләрендәгечә, яктылык көтә[8][9].
Актёрлар
Төп рольләрдә 8 актер катнаша:
- Рәсим бабай — Рабит Батулла
- Суфия әби — Роза Хәйруллина
- Илһам — Юныс Таиров
- авыл советы рәисе Рәшит — Алмаз Хәмзин
- участковый — Сирень Бәйрәмов
- Ришат — Нияз Мөбәрәкҗанов
- Илһамның әнисе — Алинә Насыйбуллина
- Илһамның әтисе — Нурбәк Батулла.
Төшерү төркеме
- Режиссёрлар: Байбулат Батуллин
- Сценарий авторлары: Байбулат Батуллин, Таһир Минһаҗев, Дарья Беседина
- Рәссам: Марфа Гудкова
- Операторлар: Максим Аркатов
- Монтаж: Кирилл Пискарев
Бүләкләре
- 2023 елда Калининградта X Бөтенроссия «Короче» кыска метражлы һәм дебют кинолар фестивалендә дебют программасында җиңүче[10][11].
Кызыклы фактлар
Бабай ролен режиссерның әтисе уйный. 85 яшьлек Рабит Батулланың бу кинодагы беренче зур роле. Фильмның кастинг-менеджеры — әби ролендә уйнаган Роза Хәйруллина. Кино төшерер алдыннан ул бары тик Рабит белән генә уйнаячагын әйтә. Роза Хәйруллинаның театры сәхнәсендә уйнаган беренче пьесасын Рабит Батулла язган була[12].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Рустем Шакиров, Регина Яфарова. «И тут Роза Хайруллина говорит: «А драматург Батулла жив?» Татар-информ, 29.07.2023
- ↑ Фильм Байбулата Батуллина «Бери да помни» вошел в конкурсную программу фестиваля «Короче». Татар-информ, 26.07.2023
- ↑ Бери да помни, 2023. Кинопоиск
- ↑ Косточка невозврата. Коммерсантъ (15 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2024.
- ↑ Финляндия татарлары - "Һай, йолдызым!" (1989). YouTube, 2:03
- ↑ Бери да живи. kinopoisk.ru, 12.10.2023 [рус.]
- ↑ Эльмира Сираҗи. «Ядәч»не карадык. Мәдәни Җомга, 6.10.2023, № 39, 4нче бит.
- ↑ Бери да живи. kinopoisk.ru, 12.10.2023 [рус.]
- ↑ Эльмира Сираҗи. «Ядәч»не карадык. Мәдәни Җомга, 6.10.2023, № 39, 4нче бит.
- ↑ 6 фильмов с фестиваля «Короче-2023», которые стоит увидеть. Статьи на Кинопоиске
- ↑ Главный приз – «БЕРИ ДА ПОМНИ», режиссер Байбулат Батулла. Фестиваль КОРОЧЕ
- ↑ Ольга Попова. «Это восторг»: рекомендую фильм «Бери да помни» от автора мемного ролика «А я думала, сова». www.journal.tinkoff.ru (6 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 октябрь 2024.
Сылтамалар
- Бери да помни, 2023, Россия. Кинопоиск [рус.]
- Бери да помни (2023). Кино-Театр.Ру [рус.]
- Рузилә Мөхәммәтова. Казан бомжын актриса иткән Байбулат Батулла: «Әтине яшәртәсе килгәнгә кино төшердем». Интертат, 16.08.2023
- Трейлер 1:43