Ядәч (уен)

Ядәч (рус. Бери да помни) — төрки халыкларның яратып уйный торган популяр уены, күп халыкларда очырый, теләккә уйнала.

Уенның тәртибе

Татарларда, гадәттә, гаиләдә тавык ашы (токмачлы аш; тавык шулпасы) пешерелгән көнне, түгәрәк өстәл артында башлана. Бу уен өчен кошның – күпчелек очракта тавыкның Y-сыман сөяге — (аны шулай ук оча сөяге, ядәч сөяге дип атыйлар; рус. дужка или вилочка (куриная кость в виде рогатки) һәм ике кешенең булуы шарт. Уен башланыр алдыннан шаһитлар каршында җиңүчегә бүләк турында килешенә. «Ядәч» дип әйтеп, әлеге сөякне сындыралар. Шуннан уен башланып китә. Кагыйдәләр буенча, уенчыларның һәркайсы, башка уенчы кулыннан берәр әйбер алганчы, «исемдә» дип әйтергә тиеш була, ул «хәтерлим» дигәнне аңлата. Уен уенчыларның берәрсе «исемдә» дип әйтергә онытканчы, «ядэч» дигән җавапны ишеткәнчегә кадәр дәвам итә, димәк, оттырачак. Кайвакыт уен шул ук көнне тәмамлана, ә кайчак берничә көнгә сузыла. Уенның яшь шартлары юк: аны олылар да, балалар да яратып уйный.

Октябрь революциясенә кадәр бай кешеләр бүләккә дип хәтта ат бирергә вәгъдә иткән, ә хәлсезрәк кавем тавык, йә булмаса пар чабата белән чикләнгән. Вәгъдә итеп тә бирелмәгән бүләк намуссызлык билгесе саналган һәм шартны үтәмәгән кешенең җәмәгать алдында хөрмәте төшкән[1].

Уен атамасының килеп чыгышы

«Ядәч» уенының атамасына лингвистик анализ күрсәткәнчә, бу сүз этимологиясе буенча гомумтөрки, үзенең «яд» тамырын борынгы иран теленнән ала һәм «хәтер» дигәнне аңлата. Бу шулай ук борынгы төрки тел сүзлегендә дә теркәлгән.

Бу хәзерге Үзәк Монголия һәм Төньяк Кытай территориясендә яшәгән борынгы төркиләр (һуннар) борынгы иран телен йөртүчеләр белән элемтәдә булуын һәм уенны шулардан үзләштергән булырга мөмкин дигән фикер уята[2].

Уенның бу атамасы татар телендә генә түгел, башкорт, чуаш, болгар, төрек телләрендә һәм Кавказ телләрендә дә бар, һәм алар охшаш яңгырашлы. Мәсәлән, болгар телендә уен исеме «ядец», чуваш телендә «йěтес» («етеш»), мари телендә «ятас», казакъ телендә «задаш» дип яңгырый. Шуңа күрә алынма безнең эраның IV гасырына кадәр, кабиләләрнең хәзерге Казахстан, Татарстан һәм Көнчыгыш Европа территориясенә миграциясе башлангач барлыкка килгән дип уйланыла[3].

Төрле хайваннар сөякләре булган уеннар күп кенә культураларда бар. Мәсәлән, рус мәдәниятендә тавык сөяге белән булган уен «Елец» дип атала (сөякнең диалекталь «ельчик» атамасыннан). Әмма уен кагыйдәләре төрки телле уеннан аерылып тора: анда хәтер һәм игътибар күнекмәсен түгел, ә багу элементлары күбрәк (һинд-европа мәдәниятендә дә шулай ук) . Рус мәдәниятендә шулай ук эре мөгезле терлек (сыерлар, кәҗәләр һ.б.) сөякләре белән дә уеннар бар[4].

Уен — сәхнәдә

«Ядәч! Истә!» (рус. Бери да помни) — нәфис фильм, комедия, мелодрама, режиссер Байбулат Батулланың 2023 елда төшергән фильмы[5][6]. Россиядә премьерасы 2023 елның 14 сентябрендә була[7]. Фильм татар телендә төшерелә һәм шул ук актерлар тарафыннан тулысынча рус телендә яңгыратыла.

Кәрим Тинчурин театры «Ядәч! Исемдә!» трагикомедиясен сәхнәләштерә. Спектакльнең премьерасы 2021 елның 2 декабрендә була. Авторлары — Айрат Бик-Булатов, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева, Йолдыз Миңнуллина; режиссеры — Сәрдәр ТАһИРОВСКИЙ (Венгрия); рәссамы — Анна Мария КУПАЖ (Венгрия), композиторы — Бакк-Давид ЛАСЛО (Венгрия)[8][9].

Искәрмәләр

  1. Ядәч һәм ядәчиләр. Безнең мирас (11 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2024.
  2. О чем может рассказать татарская игра с куриной косточкой? Безнең мирас (11 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2024.
  3. Функционирование родных языков в современном мире: в вопросах и ответах / авт.-сост.: Л.Р. Славина, А.Ф. Ханова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 70 с.
  4. Функционирование родных языков в современном мире: в вопросах и ответах / авт.-сост.: Л.Р. Славина, А.Ф. Ханова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 70 с.
  5. Рустем Шакиров, Регина Яфарова. «И тут Роза Хайруллина говорит: «А драматург Батулла жив?» Татар-информ, 29.07.2023
  6. Фильм Байбулата Батуллина «Бери да помни» вошел в конкурсную программу фестиваля «Короче». Татар-информ, 26.07.2023
  7. Бери да помни, 2023. Кинопоиск
  8. Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. www.tinchurinteatr.ru (25 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2024.
  9. Радиф Кашапов. «Шылды?» — «Шылды»: венгерский режиссер татарского происхождения тоскует по 90-м на Хади Такташа. Реальное время (3 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2024.

Әдәбият

  • Функционирование родных языков в современном мире: в вопросах и ответах / авт.-сост.: Л.Р. Славина, А.Ф. Ханова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 70 с.

Төркемнәр