Радик Гәрәев
Радик Арслан улы Гәрәев (рус. Радик Арсланович Гареев; 23 март 1956, Яңавыл, Яңавыл районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 29 октябрь 1996, Уфа) — опера һәм эстрада җырчысы (баритон), музыка-җәмәгать эшлеклесе. 1980 елдан — Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, шул исәптән 1990—1995 елларда театр директоры, бер үк вакытта 1991—1995 елларда хәзерге Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты укытучысы. РСФСРның (1989) һәм Башкорт АССРының (1983) халык артисты. Халыкара сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы.
Биографиясе
1956 елның 23 мартында Башкорт АССРының Яңавыл районы, Яңавыл бистәсендә[2] туа[3].
Булачак җырчының музыкаль сәләтләре аның балачагында ук ачыклана. Өйдә һәрвакыт музыка яңгырый: ата-анасы, абый-апалары башкорт, татар һәм рус телләрендә популяр совет эстрада җырларын да, халык җырларын да башкара. Радик Гәрәев һәр көйне тиз отып ала, телдән-телгә җиңел күчә, хәтта ике тавышта тамак белән җырлау осталыгын да үзләштерә (Салават Юлаев сүзләренә Ишмулла Дилмөхәммәтов импровизациясендәге "Уралым"ны башкарганда ул шушы алымны куллана)[4].
Унбиш яшендә музыка училищесына, аннары Уфа сәнгать институтына укырга керә һәм аны 1983 елда тәмамлый. Радик Гәрәевнең матур тавышы, сәхнә өчен яратылган төс-кыяфәте, эшсөючәнлеге игътибарсыз калмый. Икенче курста укыганда ук аны Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына эшкә чакыралар, һәм ул гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.
Аның опера репертуарында Онегин («Евгений Онегин», Пётр Чайковский), Жермон («Травиата», Джузеппе Верди), Фигаро («Севилья цирюльнигы», Җ. Россини), Аксасән («Урал илчеләре», Заһир Исмәгыйлев), Моралес («Кармен», Жорж Бизе) партияләре ныклы урын ала.
1990—1995 елларда Радик Гәрәев Башкорт дәүләт опера һәм балет театры директоры вазифасын башкара, опера солисты буларак та чыгыш ясый. Шул вакытта театр сәхнәсендә «Уфада Шаляпин кичәләре» халыкара опера сәнгате фестивале»н, «Рудольф Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивале»н үткәрә.
1996 елның 29 октябрендә вафат була.
Дискографиясе
Альбомнары
- «Сагындым» (1988);
- «Ты постучи скорей в моё окно» (Анне Вески белән) (1987).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Башкорт АССРның халык артисты (1983);
- РСФСРның халык артисты (1989);
- Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге бүләккә республика яшь җырчылар бәйгесе лауреаты (Уфа, 1979)[3].
- Бөтенсоюз (Днепропетровск, 1980) һәм Бөтенроссия (Сочи, 1980) совет җырларын башкаручылар бәйгесе лауреаты;
- «Кызыл канәфер» («Красная гвоздика») халыкара сәяси җырлар фестивалендә Гран-при (Сочи, 1983);
- Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты (1983).
Исемен мәңгеләштерү
- 2016 елның 2 ноябрендә Яңавылда, җырчы белем алган мәктәп ишегалдында Радик Гәрәевкә һәйкәл ачыла. Аның авторы — скульптор Хәлит Галиуллин[5].
- 2012 елдан Яңавыл шәһәрендә Радик Гәрәев исемендәге җырчылар ачык бәйгесе үткәрелә[3].
- Уфада җырчы яшәгән йортка мемориал такта эленә.
- Композитор Рәшит Җиһанов, Радик Гәрәевкә багышлап, оркестр белән орган өчен концерт дилогиясе иҗат итә.
- Шагыйрь Роберт Паль үзеңең «Уралым» шигырен РСФСРның һәм Башкортстанның халык артисты истәлегенә багышлый.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Радик Гареев // Discogs (ингл.) — 2000.
- ↑ 1990 елдан Яңавыл шәһәре
- ↑ 1 2 3 Башкорт энциклопедиясе — Гәрәев Радик Арслан улы [Тикшерелгән 22 март 2021]
- ↑ Радик Гәрәев башкаруында «Уралым»
- ↑ Республикада җырчы Радик Гәрәевкә һәйкәл ачылды. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2016 ел, 2 ноябрь [Тикшерелгән 3 ноябрь 2016]
Әдәбият
- Печаль моя светла… Радик Гареев в воспоминаниях. — Уфа, 1997.
Сылтамалар
- Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. [Тикшерелгән 22 март 2021]
- Певец, директор, человек… К юбилею Радика Гареева. Воспоминания супруги, заслуженной артистки БАССР Нажии Мухаметовны Гареевой. Журнал «Панорама Башкортостана», 23 марта 2021 года [рус.] [Тикшерелгән 24 февраль 2022]