Роберт Паль

Роберт Васильевич Паль (15 апрель 1938, Түбән Усылы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы2 апрель 2026, Уфа) — ССРБ һәм Россия язучысы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче һәм мөхәррир. Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (1969). Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1988). Башкортстан Республикасының халык шагыйре (2021).

Тәрҗемәи хәле

Роберт Паль 1938 елның 15 апрелендә Башкорт АССРның Авыргазы районы, Әлшәй игенчелек совхозының Түбән-Усылы авылында (хәзерге Башкортостан Республикасының Стәрлетамак районы, Беренче Май авыл советы) туа[1].

Стәрлетамак һәм Белорет педагогия училищеларында укый, 1961 елда Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетын (2022 елдан — Уфа фән һәм технологияләр университеты) тәмамлый[2]. Башкорт АССРның Кырмыскалы районында укытучы, соңрак редактор, баш мөхәррир, Башкорт китап нәшриятында баш мөхәррир булып эшли.

1986 елдан — Башкортстан Республикасы Язучылар берлегендә әдәби консультант. Ун елга якын әлеге иҗат берлегенең рус телендә язучыларның иҗат берләшмәсен җитәкли.

1998 елдан — «Бельские просторы» әдәби журналының бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары[3].

XX гасырның 50 нче елларында иҗат итә башлый, 1956 елдан әсәрләре нәшер ителә. 1964 елда Башкортстан китап нәшрияты шагыйрьнең «Тере мәкләр» исемле беренче шигырьләр җыентыгын («Башкнигоиздат») бастыра. Роберт Паль шигърият, проза, тәрҗемә жанрларында иҗат итә.

Ул Х. Гыйләҗевның, М. Галинең, Г. Рамазановның, Я. Колмыйның, Р. Бикбаевның, Ф. Тугызбаеваның, Т. Ганиеваның, Г. Юнысованың, А. Таһированың шигырьләрен, Мостай Кәримнең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. Роберт Пальның әсәрләре украин, казак, башкорт, татар, чуаш телләренә тәрҗемә ителгән.

2026 елның 2 апрелендә Уфада, озакка сузылган авырудан соң, вафат була[4].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1988);
  • Степан Злобин исемендәге әдәби премия (1998);
  • «Алтын Урал» әдәби премиясе (2008);
  • Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия (2009);
  • Башкортстан Республикасының халык шагыйре (2021).

Әсәрләре

  • Паль Р. Живые маки: Стихи и поэма. — Уфа: Башкнигоиздат, 1964. — 78 С.
  • Горизонты романтики: Стихи и поэма. — Уфа: Башкнигоиздат, 1966. — 72 С.
  • Третье свиданье: Стихи. — Уфа: Башкнигоиздат, 1968. — 144 С.
  • Высокое пламя: поэмы. — Уфа: Башкнигоиздат, 1969. — 92 С.
  • Лебединое поле: Стихи и поэма. — Уфа: Башкнигоиздат, 1972. — 128 С.
  • Иду до конца: повесть. — Уфа: Башкнигоиздат, 1973. — 206 С.
  • Железные люди, или Повесть о суровом времени, большом походе и верной мужской дружбе. — Уфа: Башкнигаиздат, 1974. — 104 С.
  • Есть у неба земля: Повесть. — Уфа: Башкнигоиздат, 1975. — 112 С.
  • Легенды будут потом: Роман. — Уфа: Башкнигаиздат, 1976. — 528 С.
  • Прикосновение. Поэмы, баллады, переводы. — Уфа: Башкнигоиздат, 1977. − 144 С.
  • На исходе ночи: роман. — Уфа: Башкнигоиздат, 1979. — 448 С.
  • До высоты звезды: стихи, поэмы. — Уфа: Башкн. кн. изд-во, 1983. — 96 С.
  • Отзовется в живых: роман-хроника в подлинных судьбах и документах эпохи. — Уфа: Башкн. кн. изд-во. Кн 1. 1985. — 296 с., Кн.2. — 1986. — 312 С.
  • Лицом к лицу: лирика. — Уфа: Башк. кн. изд-во, 1988. — 192 С.
  • Бессмертники — цветы вечности. — Уфа: Башк. кн. изд-во, 1990. — 368 С.
  • Плач одинокой кукушки: стихи, поэмы. — Уфа: Китап, 1993. — 160 С.
  • Книга судьбы: лирика. — Уфа: Китап, 1999. — 352 С.
  • Заглянуть в бездну: повести. — Уфа: Китап, 2008.
  • На земле и над землёй: роман, повести. — Уфа: Китап, 2013.

Искәрмәләр

  1. Паль Роберт Васильевич (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (29 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
  2. Лейла Аралбаева. В Уфе ушел из жизни народный поэт Башкирии Роберт Паль (рус.). ИА «Башинформ» (3 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
  3. Паль Роберт Васильевич (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (29 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.
  4. Лейла Аралбаева. В Уфе ушел из жизни народный поэт Башкирии Роберт Паль (рус.). ИА «Башинформ» (3 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 апрель 2026.

Әдәбият

  • Тимергалина Р. Писатели советской Башкирии: указатель литературы 1917—1978. — Уфа, 1980. — С. 125. (Дата обращения: 3 апреля 2026).
  • Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. Писатели земли башкирской. — Уфа: Китап, 2006. — С. 168, 169. — 496 с. — ISBN 978-5-295-03766-5. (Дата обращения: 3 апреля 2026).
  • Могучев А. Стихи, рождённые судьбой: о гражданском пафосе лирики Р. Паля // Истоки. — 2010. — сентябрь (№ 17) . — С. 4-5.
  • Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. Писатели земли башкирской. — Уфа: Китап, 2015. — С. 225, 226. — 496 С. — ISBN ISBN 978-5-295-06338-1. (Дата обращения: 3 апреля 2026).