Газиз Әлмөхәммәтов

Газиз Салих улы Әлмөхәммәтов (баш. Ғәзиз Сәлих улы Әлмөхәмәтов, рус. Гази́з Сали́хович Альмухаме́тов; 29 октябрь 1895, Иске Мораптал10 июль 1938, Уфа) — совет җырчысы, композитор, җәмәгать эшлеклесе. Беренчеләрдән булып «Башкорт АССР халык артисты» мактаулы исеменә лаек булган җырчы (1929)[1].

Тормыш юлы

1895 елның 29 октябрендә Уфа губернасының Стәрлетамак өязе Мораптал авылында туган (хәзерге Башкортстан Республикасының Күгәрчен районы)[2].

Әнисе Галимә исемле, әтисе Салих батраклыкта йөргән, Газизнең биш абыйсы шулай ук ялланып эшләгәннәр.

Газиз 5—6 яшеннән җырлый башлый, моңы — әти-әнисеннән. Әтисе үпкә авыруыннан үлгәч, 7 яшеннән көтү көтәргә яллана. 1908 елда, абыйсы Габдрахман белән бергә, эш эзләп Ташкент шәһәренә китә.

Урта Азиядә җәен йөзем бакчаларында эшли, ә кышын мәдрәсәдә укый, җыр белән шөгыльләнә. Аны һәвәскәрләр кичәләренә чакыра башлыйлар, анда ул башкорт һәм татар халык җырларын башкара.

Ташкентта яшәгәндә, шәһәр паркларында концертлар куя. 1914 елдан Идел буе, Себер, Казакъстан төбәкләрендә яшәүче татар һәм башкорт халкы арасында концертларда чыгыш ясый. Репертуарында рус һәм чит ил композиторларының җырлары, романслары, арияләре, татар, башкорт халык җырлары һәм профессиональ музыкасы үрнәкләре, үз әсәрләре була[3].

Башкорт милли-азатлык хәрәкәтендә катнаша[4]. Башкорт хәрби шурасының (БХШ) Оренбург хәрби бүлеге каршындагы контрразведка составында хезмәт итә[5], 1918 елның 1 августыннан Кыпчак иреклеләр отряды җитәкчесе вазифасында була (БХШның 1918 елның 4 сентябрендәге 34 номерлы боерыгы нигезендә вазифасында калдырыла)[6][5].

1920 елда Ташкенттагы халык консерваториясендә шөгыльләнә, соңрак Мәскәү консерваториясендә консультацияләр ала[1].

1921 елдан концерт эшчәнлеген башкорт һәм татар халык җырларын җыю һәм композиторлык иҗаты белән бергә алып бара. Көнчыгыш халыклары фольклоры, башкорт һәм татар халык җырлары, аларның тарихы һәм легендалары белән кызыксына. Әкренләп фольклорчы-җыючы һәм башкаручы булып формалаша[3].

1922—1929 еллар

1922—1929 елларда Казанда яши, концертлар куя. Фатих Әмирхан либреттосына «Сания» операсының эскизларын яза, операны Солтан Габәши һәм Василий Виноградов белән бергә эшкәртә.

1925 елның 25 июнендә Казанда «Сания» операсының премьерасы уза. Аннан соң «Эшче» операсын (Мәҗит Гафури либреттосы, 1930) иҗат итә. Ике опера да уңышка ирешә: «Сания» операсының партитурасы, авторларының һәм башкаручыларының фотосурәтләре Франкфурт-на-Майне шәһәрендә узган халыкара күргәзмәдә күрсәтелә, ә «Эшче» операсы 1930 елның җәендә Мәскәүдә Бөтенсоюз милли театрлар олимпиадасында сәхнәгә куела[1].

1929—1938 еллар

1929 елдан тормышы һәм иҗаты Уфа белән бәйле. Әлмөхәммәтов — «Башҡорт сәвит музыкаһы тыуҙырыу өсөн көрәш юлында» (Өфө, 1933) дигән брошюра авторы, анда беренче тапкыр башкорт музыка мәдәниятенең торышы яктыртыла һәм аның үсеш перспективалары билгеләнә[7].

Уфада концертлар белән чыгыш ясый һәм музыка яза. Газиз Әлмөхәммәтов П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт студиясен оештыручыларның берсе һәм Башкорт филармониясен ачу инициаторы булып тора. Ул, сәләтле җырчыларны эзләп, республика районнарына чыга.

1929 елда БАССРның 10 еллыгына С. Х. Габәши һәм В. И. Виноградов белән берлектә «Башкортостан» тантаналы маршын яза[1]. Аны VII Бөтенбашкорт юбилей Советлар съезды делегатлары өчен оештырылган хөкүмәт концертында башкара. Бу съездда җырчыга «Башкорт АССРның халык артисты» исемен бирү турында карар кабул ителә[4].

1932 елдан Уфа музыка училищесында һәм, бер үк вакытта, Башкорт тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында эшли[1]. Ул «Ашкадар», «Буранбай», «Тәфтиләү», «Урал» кебек башкорт халык җырларын, «Куңгыр-буга» эпик әкиятеннән өзек һәм башка халык авыз иҗаты үрнәкләрен язып ала[3].

Концерт сәфәрләрендә һәм фольклор җыю экспедицияләрендә опера студиясе өчен яңа талантлар эзләвен дәвам итә, күп кенә булачак җырчылар, музыкантлар, композиторларның остазы була. Алар арасында — Бану Вәлиева, Хәбир Галимов, Габдрахман Хәбибуллин, Заһир Исмәгыйлев, Хөсәен Әхмәтов, Зәйтүнә Илбаева, Ульяна Калинина-Сыртланова, Әсма Шәйморатова, Мәрьям Габдрахманова, Мөслимә Мусина һ. б. бар.

Әлмөхәммәтов үз репертуарын халык җырлары, классик романслар һәм арияләр белән генә чикләми, үзе дә әсәрләр иҗат итә. Аның «Яман җил» балладасы — башкорт һәм татар музыкасында бу жанрда иҗат ителгән беренче әсәр. «Маяковский үлеменә» җыры үзенчәлекле, «Көймәләр», «Җырлар язам», «Агыйдел буенда» кебек лирик әсәрләре популяр була.

Булачак опера театры өчен милли репертуар әзерли. Ул С. Габәшигә, А. Ключарёвка яңа операларга заказ бирә. Чимарозаның «Яшерен никах» һәм Паизиеллоның «Гүзәл тегермәнче хатын» исемле итальян опералары башкорт теленә тәрҗемә ителә.

Уфада Әлмөхәммәтов ике тапкыр тиф белән авырый, ике кызы сабый чакта вафат була.

«Башкорт милләтчесе» буларак репрессияләнә. 1937 елның 11 декабрендә кулга алына[8], 1938 елның 10 июлендә атып үтерелә[3][1]. 1957 елда акланган[1].

Исемен мәңгеләштерү

  • 1968 елда Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге призга яшь җырчыларның Республика бәйгесе оештырыла;
  • 1994 елда Уфа шәһәренең Республика гимназия-интернатына аның исеме бирелә;
  • 1994 елда Г. С. Әлмөхәммәтовның тормышы һәм иҗаты турында «Башкортстан» ДТРК студиясендә «Сезгә җыр булып кайтырмын» («Я песней к вам возвращусь») дигән документаль фильм төшерелә (сценаристы Э. М. Давыдова, режиссеры Ф. С. Сафиуллина).
  • 1995 елда тууына 100 ел булу уңаеннан Мораптал авылында Г. С. Әлмөхәммәтов музее ачыла;
  • 2025 елның 31 октябрендә Уфада Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музеенда Газиз Әлмөхәммәтовның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уза. Биредә композиторга багышланган күргәзмә оештырыла;
  • Башкортстан Республикасы Милли әдәбият музее директоры Зәки Алибаев Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрына Газиз Әлмөхәммәтов исемен бирергә тәкъдим итә[9].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 Альмухаметов Газиз Салихович (рус.). bashenc.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  2. Э. М. Давыдова. Альмухаметов Газиз Салихович (рус.). Региональный интерактивный энциклопедический портал «Башкортостан» (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  3. 1 2 3 4 Әлмөхәммәдов Газиз Салих улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
  4. 1 2 Галина Г. С. К 75-летию Башкирского государственного театра оперы и балета: страницы истории // Ватандаш. — 2014. — № 2. — С. 189–200.
  5. 1 2 Таймасов Р. С. Участие башкир в Гражданской войне: книга первая. В лагере контрреволюции (1918 — февраль 1919 гг.). — Уфа, 2009. — С. 69. — 200 с. — ISBN 978-5-7477-2159-3.
  6. ЦГИА РБ. Ф. 1201, Оп. 2. Д. 2. Л. 20
  7. Ғ. С. Әлмөхәмәтов. Башҡорт сәвит музыкаһы тыуҙырыу өсөн көрәш юлында. — Өфө, 1933.
  8. Саламатова Г. Кровавое воскресенье кровавого года. //Статья в ж. «Ватандаш». 2013, № 6 (архив). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.
  9. Лейла Аралбаева. В Уфе предложили присвоить Башопере имя композитора Газиза Альмухаметова (рус.). ИА «Башинформ» (31 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2026.

Әдәбият

  • Атанова Л. П. Жизнь как песня. — Уфа, 1973.
  • Газиз Альмухаметов и Султан Габяши в Казани: Материалы и документы. — Уфа, 1995.