Хөсәен Әхмәтов

Хөсәен Фәйзулла улы Әхмәтов (баш.  Хөсәйен Фәйзулла улы Әхмәтов, рус. Хусаин Файзуллович Ахметов; 6 гыйнвар 1914, Чыңгыз, Ыр өязе, Оренбург губернасы, Россия империясе8 гыйнвар 1993, Уфа, Башкортстан, Россия) — ССРБ һәм Россия композиторы, Башкортстан АССР Композиторлар берлеге идарәсе рәисе (1948—1953). РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1974), РСФСРның халык артисты (1990), Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты (1968).

Тәрҗемәи хәле

1914 елның 6 гыйнварында Россия империясенең Ырынбур губернасы, Орск өязе, Чыңгыз авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Баймак районы территориясе) туа.

1932—1936 елларда Мәскәү консерваториясенең Башкорт милли бүлегендә җыр сыйныфы буенча, 1936—1941 елларда һәм 1944 елда Ю. М. Яцевич белән А. Н. Александровта композиция сыйныфы буенча белем ала.

1941—1944 елларда Башкортстан АССРның Халык Комиссарлары Советы каршындагы Җөмһүрият радиофикация һәм радиотапшырулар комитетында музыкаль редактор булып эшли.

1946—1974 елларда Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе вазифасын башкара.

1948—1953 елларда — Башкортстан АССР Композиторлар берлеге идарәсе рәисе. 1948 елдан КПСС әгъзасы[1].

1976—1987 елларда — Башкортстан АССРның Хор җәмгыяте рәисе.

1993 елның 8 гыйнварында Уфада вафат була, Мөселман зиратында җирләнгән[2].

Иҗаты

Хөсәен Әхмәтов үз әсәрләрендә озын көй жанры үзенчәлекләрен кулланып, башкорт халык музыкасы традицияләрен үстерә.

Ул — 100 дән артык башкорт халык җыры һәм көенең нота язмалары, шулай ук тавыш һәм фортепиано өчен 400 гә якын авторлык җыры һәм романс, 12 вокаль цикл, 18 баллада һәм 4 поэма авторы.

Төп хезмәтләре

  • «Елъязма» симфониясе (1947);
  • «Советская Башкирия» (1950) документаль фильмына музыка (Рәүф Мортазин белән бергә);
  • «Ал да нур чәч халкыңа» романсы (Шәехзадә Бабич сүзләренә);
  • «Тау бөркете» балеты (Уфа, 1954, Нариман Сабитов белән бергә);
  • «Рус халкына мәдхия» кантатасы (1954, Хәниф Кәрим сүзләренә Мәскәүдә «БАССР әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге» (1955) өчен махсус язылган);
  • оркестр өчен сюиталар (1952, 1963);
  • кыллы квартет (1963);
  • кыллы оркестр, гобой, арфа һәм бәрмә кораллар өчен сюита (1967);
  • «Замандашлар» операсы (Уфа, 1971, Баязит Бикбай либреттосы);
  • «Биш шигырь…» вокал шәлкеме (1981, М. Акмулла сүзләренә);
  • «Нәркәс» операсы (Илшат Юмагулов трагедиясе нигезендә) (вафатыннан соң, 1994 елда улы Морат Әхмәтов сәхнәгә куя)[3];
  • «Пушкиниана» (А. С. Пушкин сүзләренә) шәлкеме;
  • «Рус лирикасы» һәм «Фарсы иле мотивлары» (Сергей Есенин сүзләренә) шәлкеме;
  • М. Ю. Лермонтов сүзләренә вокал шәлкем.
« Опера… Бу жанрда Хөсәен Әхмәтов үзен тирән фикерле музыкаль драматург, фикерче, оркестр язуын камил белгән һәм җырчылар тавышының барлык мөмкинлекләрен тирән аңлаган композитор буларак танытты. Аның башкорт нефтен беренче ачучылар һәм хезмәт ияләре турындагы «Замандашлар» операсының музыкасы гаҗәеп гүзәллек белән язылган. Операның иң якты кульминацияләренең берсе булган бер генә финалны — "Кояшка гимн"ны алу да җитә. Ә аның соңгы бөек әсәре, «Нәркәс» операсы, вакыйгалары урта гасырлар чорына барып тоташкан, мәхәббәтнең көчен һәм үлемсезлеген раслаучы трагедия. Бу әсәрдә дә заман рухын, каһарманнарның өмет-омтылышларын тамашачыга җиткерә торган тирән һәм чын мәгънәсендә гүзәл музыка урын алган.
Эльмира Минһаҗева. Талант на века. Ватандаш, № 4-2007
»

Гаиләсе

Хатыны — Рәүфә Фатих кызы, табиб-инфекционист. Озак еллар Башкорт дәүләт медицина университетының йогышлы авырулар кафедрасында эшли.

Балалары:

  • Зөлфирә (1939) — медицина фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациянең атказанган табибы, РФ МДФА Үзәк туберкулёз фәнни-тикшеренү институтының яңа мәгълүмат технологияләре бүлеге мөдире;
  • Гөлнара;
  • Мурат (1948—2006) — композитор, Мәскәү Композиторлар берлеге рәисе урынбасары (1991—1997), Башкортстан Республикасының халык артисты.

Исемен мәңгеләштерү

  • Уфада Әхмәтов яшәгән йортка мемориаль такта эленгән.
  • 1994 елда Башкортстан Республикасының Баймак районы Чыңгыз авылында, аннары Сибай шәһәрендә Х. Әхмәтов исемендәге музей ачыла[4].
  • 2009 елның 23 гыйнварында Башкорт дәүләт филармониясенә, оешуының 70 еллыгы уңаеннан, Хөсәен Әхмәтов исеме бирелә[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. АХМЕТОВ Хусаин Файзуллович Архивная копия от 22 июнь 2017 на Wayback Machine Театральная энциклопедия. Том 1/Глав. ред. С. С. Мокульский. — М.: Советская энциклопедия, 1961. — 1214 стб. с илл., 12 л. илл.
  2. Ахметов Хусаин Файзуллович. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2018. Архивировано 12 октябрь 2018 года.
  3. БР мәдәни тормышы, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-25 
  4. Гимназия — Музей им. Х.Ахметова. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2011. Архивировано 6 ноябрь 2013 года.
  5. Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2011. Архивировано из оригинала 10 сентябрь 2011 года. Хусаин Ахметов на сайте Башкирской государственной филармонии