Нариман Сабитов
Тәрҗемәи хәле
1925 елның 11 гыйнваренда Казанда, Татар драма театры артисты Гыйләҗ Сабитов гаиләсендә [2] туган. 1932 елдан Уфада. Мәскәү дәүләт консерваториясендә (В. Белый сыйныфы) (1944-1948) укый, композиторлык (А. Александров сыйныфы) һәм дирижёрлык (И. Дружинин сыйныфы) сыйныфларын тәмамлый (1953). 1954 елдан Уфада опера һәм балет театрында баш дирижёр вазыйфасында (1960-1969, дирижёр)
Иҗаты
Беренче һөнәри милли композиторларның берсе буларак, театр, симфоник, камера-вокал, ансамбль өчен һәм хор музыкалары үсешенә зур өлеш кертә. Н. Сабитов башкорт һәм татар фольклорына мөрәҗәгать итеп, заманча һәм классик композицияләр иҗат итә. Иҗатында бигрәк тә балет зур урын алып тора. Шулай ук җыр жанрында күп эшли: татар һәм башкорт шагыйрьләре сүзләренә язылган 200 җыр һәм романс авторы.[3]
Балет
Оратория-хор әсәрләре
- «Үлемсезлек» (Бессмертие), Гыйлемдар Рамазанов сүзләренә кантата (1952)
Камера-вокал әсәрләре
Камера-инструменталь әсәрләре
Симфонияләр
Дирижёрлык иткән спектакльләре
- «Патша кәләше» (Царская невеста) Н.А. Римский-Корсаков
- «Трубадур» Дж. Верди
- «Кармен» Ж. Бизе
- «Акбүзат»
- «Замандашлар»
- «Эсмеральда» балеты, Ч. Пуньи
- «Лакме» балеты, Л. Делиб
- «Өмет яры» (Берег надежды), А.П. Петров[4]
Гаиләсе
- Улы Рөстәм Сабитов (1955) - композитор, Салават Юлаев премиясе лауреаты[1]
- Улы Илдар Сабитов (1953) – архитектор, архитектура белгече, профессор
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Г. Сәләм премиясе (1968)
- Салават Юлаев премиясе (1972, вафатыннан соң)
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1955, 1971)
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1969)
Хәтер
Чыганаклар
- «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999
- «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
Сылтанмалар
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Помни про сайты, archived from the original on 2014-07-02, retrieved 2015-01-03
- ↑ Халык уен кораллары сайтында
- ↑ Уфа-гид сайты
- ↑ cultin.ru сайты
- ↑ Музыка бәйгеләре берлеге сайты