Рөстәм Сабитов

Рөстәм Сабитов (Рөстәм Нариман улы Сабитов, баш. Рөстәм Нариман улы Сабитов) – композитор, РФ (2007) һәм БР (1997) атказанган сәнгать эшлеклесе. С. Юлаев (2010), Дм. Шостакович (2001) премияләре лауреаты. БР композиторлар берлеге рәисе (1992-2005).

Тәрҗемәи хәле

1955 елның 5 декабрендә, Уфада композитор Нариман Сабитов гаиләсендә туган. Уфада сәнгать укуханәсенең музыка белгече бүлеген, дәүләт сәнгать институтының теория-композиторлар факультетын (1980, Е. Земцова сыйныфы) тәмамлаган. 1981-1983 елларда Мәскәүдә ССРБ Зур театрында стажировка (җитәкчесе Фуат Мансуров) үтә. Уфада опера һәм балет театрында (1983-1990, 2005 елдан) дирижёр, Уфа сәнгать институтында (1990-1993) һәм аның каршындагы махсус музыка мәктәбендә (1990-1997) укытучы булып эшли. 1998 елдан Нариман Сабитов исемендәге музыкант-башкаручыларның ачык бәйгесе сәнгать җитәкчесе.[1] 2012-2013 елларда Уфа опера һәм балет театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе.

Иҗаты

Төрле жанрларда һәм стильләрдә иркен иҗат итә. Халык көйләренең аһәңен заманча композиторлык техникасы белән көчәйтә.

Репертуар

Уфа опера һәм балет театрында

  • «Сильва», Имре Кальман
  • «Асрау-хуҗабикә» (Служанка-госпожа), Дж. Перголези
  • «Пер Гюнт», Э. Григ
  • «Травиата», Дж.Верди
  • «Моцарт и Сальери», Н.А. Римский-Корсаков,
  • «Аккош күле» (Лебединое озеро), П.И.Чайковский
  • «Сильфида», Х. Левенсхольд
  • «Буратино» (балет), Н.Г. Сабитов
  • «Пахита», Минкус
  • «Вальпургия төне» (Вальпургиева ночь), Ш. Гуно
  • «Төнге шәһәр балладасы» (Баллада ночного города), Журбин[2]

Әсәрләре

Балет

  • «Мәхәббәт һәм үлем» (Любовь и смерть) (1979, көнчыгыш легендалары нигезендә үзенең либреттосы)
  • «Прометей» балет-ораториясе (1998, М.Кәримнең «Ташлама утны, Прометей» трагедиясе буенча Н. Спектор либреттосы)

Симфония

  • Симфония (2002)
  • «Лорка» (2005)
  • Симфония (2007)
  • Эскрипкә һәм оркестр өчен концерт (1980)
  • «Симфония картиналары» (1992)

Камера-инструмент музыкасы

  • Кыллы квартет өчен «Зеркальные конструкции» шәлкеме (1978)
  • Кыллы оркестр һәм гобой (соло) өчен концерт (1984)
  • Кыллы оркестр һәм бәрмә кораллар өчен «Әтием ядкаре» (Памяти отца) поэмасы (1987)
  • Камера оркестры, 2 курай, кубыз, думбыра өчен «Халык стилендә бәләкәй симфония» (Маленькая симфония в народном стиле) (1996)
  • «Гаҗизлек» (Отчаяние) фортепьяно квинтеты (2003) һ.б.

Вокал музыкасы

  • Ф. Гарсия Лорка сүзләренә 5 романс (1976)
  • Сопрано һәм фортепьяно квинтеты өчен «Мәхәббәт һәм үлем» (Любовь и смерть) поэмасы (М.Кәрим сүзләренә) (1978)
  • Сопрано, инглиз рожогы һәм фортепьяно квинтеты өчен «Төнге тынлыкта» (В ночной тишине) (А. Исаакян сүзләренә) (1982)
  • Хор өчен «Япон шигъриятеннән» (Из японской поэзии) (К. Хитомара һәм О. Якимото сүзләренә) (1978)

Балалар өчен

  • Балалар хоры өчен «Балаларга» (Детское) миниатюралар шәлкеме (С. Маршак һәм халык сүзләренә) (1985)
  • Фортепьяно өчен пьесалар
  • Җырлар

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (2007)
  • БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1997)
  • Салават Юлаев премиясе (2010) – «Прометей» балетына язган музыкасы (1998) өчен
  • Дм. Шостакович исемендәге премия (РФ композиторлар берлеге) (2001)

ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1988)

Чыганаклар

Татарский энциклопедический словарь. Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр